татарский певец винарис ильегет биография

Винарис Ильегет Хәмдүнәнең улы?

«Йолдызлы хит-парад” проектын оештыручы, җырчы Винарис Ильегет тормышындагы кайбер серләрне ачкан.

татарский певец винарис ильегет биография

“KizilTan” электрон басмасы элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан теркәлгән.

Теркәлү саны: 2019 елның 24 маендагы Эл сериясе № ФС 77-75682.

Басманың яшь категориясе 12+

Сетевое издание «KizilTan» зарегистрировано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (РОСКОМНАДЗОР)

Регистрационный номер: серия Эл № ФС 77-75682 от 24 мая 2019 г.

Возрастная категория издания 12+

Гамәлгә куючылары: Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Башкортстан Республикасының “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе.

УЧРЕДИТЕЛИ: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан, Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан».

Баш мөхәррир Фаил Камил улы Фәтхетдинов.

Кабул итү бүлмәсе телефоны: 8 (347) 272-13-61.

Главный редактор: Фатхтдинов Фаил Камилович.

Источник

Винарис Ильегет: «Бала алып кайтырга курыксак та, тырышып карарбыз»

татарский певец винарис ильегет биография

«Әнием өч ел яман шеш белән көрәшә»

Винарис Ильегет — ул гел елмаеп торучы, һәрвакыт шаяртучы җырчы. Әмма барыбер синең дә күңелсез, депрессиягә бирелгән чакларың буладыр?

Әлбәттә, тормыш булгач, төрле хәлләр була, Алинәкәй. Минем дә күңелсез, авыр чакларым булгалый. Күпләр мине моңсу халәттә белми дә, чөнки мин, гадәттә, беркемгә дә үземнең андый чагымны күрсәтмим. Аңлатыбрак әйтсәм, күңелсез булганда, язмыш берәр кыенлык белән очраштырганда, үз эчемә кереп китәм, беркем белән дә аралашмыйм. Бәлки бу минем кимчелегемдер дә. Сиңа авыр булганда, киресенчә, якыннар белән аралашырга кирәк. Әмма мин алай эшли алмыйм. Андый чакларда мин кешеләрдән качам.

Авыр чакларда усал кешегә әйләнәсеңме?

Әйе, хәтта агрессиягә дә бирелә алам. Якын кешеләремә ялгыш сүз әйтмәс өчен, алар белән ачулы чакта аралашмыйм. Миңа берәрсе шалтыратса: «Бүген сөйләшәсем килми», — дим. Шулай да күпләр аралашырга теләмәвемне аңламый, һәм мин аларны үпкәләтәм. Күп очракта әниемә, апама берәр ярамаган сүз әйтә алам.

Нәрсә синең ачуыңны чыгара?

Ялган, үз сүзеңдә тормау! Кешеләр еш ялганлый, ә мин аларга сабый бала кебек ышанам. Мине алдаганнарын ачыкласам, психка әйләнәм. Тагын бер кимчелегем: хатаны үземнән эзли башлыйм. Гәрчә, күп очракта үзем гаепле булмасам да. Шулай ук әнинең сәламәтлеге өчен борчылам. Инде өч ел яман шеш белән көрәшәбез. Ул үлеп китсә…Аллам сакласын! Табиблар: «Ярты ел яшәячәк», — дигәннәр иде… Әле алга таба да яшәр!

Сиңа 42 яшь. Бәлки «сабый бала» кебек кешеләргә артык ышанырга кирәкмидер?

Кешеләргә ышанмыйча, ничек яшәп була соң?! Ышанган саен шул ук тырмаларга бассам да, барыбер ышанам. Йөзләгән тапкыр алданганым булгандыр инде. Кешеләрне үземә артык якын китерәм. Бүгенге заманда кешеләр бер-берсе белән файда өчен генә аралаша. Бәлки, 42 яшемә җитеп, ихлас булмаган кешеләрне чын кешеләрдән аерырга да тиешмендер, әмма юк — мин барыбер кешеләргә ышанам.

Үпкәче түгелдер син? Балачакта да ябык булмагансыңдыр, мәсәлән. Үпкәләтәләр идеме?

Юк, үпкәче түгелмен. Мәктәптә укыганда, миңа төрле сүз әйтүчеләргә кулларым белән «сдача» бирә идем. Балачакта кем сугышмаган икән?! Мине төрле сүзләр белән үпкәләтергә тырышалар, әмма мин аларга игътибар итмим, шуңа күрә тырышмасыннар да. Балачакта төрле сүзләр ишеткәнгә, хәзер андый кыек сүзләргә игътибар да итмим.

Сине алдаган, саткан кешене кичерү дөресме?

Мин һәрвакыт кешеләргә шанс, мөмкинлек бирәм. Үпкә хисем күп дигәндә ике көн саклана. Бер-ике көн усалланам да кичерәм.

Кешеләрне гафу итә белү — үзе бер сәләттер.

Әлбәттә, һәм кешене гафу итү кирәк тә. Ни өчен? Чөнки кемнедер гафу итеп, без сәламәтлегебезне кайгыртабыз. Шул ук рак авыруын гына алыйк. Онкология — ул үпкәләр, рәнҗешләр авыруы. Моны галимнәр, профессорлар инде күптән дәлилләде.

Синең әниең күп кешегә үпкәләгән микән.

Әнием сеңелләрен үстергән. Гаиләдә ул иң өлкән бала булган. Әнием борчуларның барысын да үз эченә җыя, кешегә сөйләми. Үпкәләүләрсез дә булмагандыр инде. Алар бит башка заманда үскән. Безнең гаиләдә әнине фәрештә, диләр.

Әтиең турында да сөйләп алчы. Белүемчә, ул инде безнең арада юк.

Әтием биш еш элек үлде. Мин яшермим, ул яһүд иде. Әтием белән әнием Пермьдә танышкан. Әти Пермь якларына хезмәт итәргә килгән, ә әнием әлеге өлкәдә яшәгән. Үз мәхәббәте өчен мөселман динен кабул итүче кеше минем әти. Ул әни белән танышканда, татарча бер сүз дә белмәгән. Әмма соңыннан өйрәнгән.

Мөселман динен кабул итсә дә, яһүд булудан туктамагандыр?

Яһүдләр, гадәттә, горур була. Әтием булдыра алганча барысын да өйгә алып кайта иде. Әмма әтием чын мөселман булып яшәде, һәм аны үзенең васыяте буенча Ислам дине йолалары буенча җирләдек.

Әтиеңнең үлүен сиңа кем хәбәр итте?

Бу хәбәргә әзер идем инде. Үлүенә дүрт көн кала, әтием инсульт кичерде. Ә бер ел элек сул аягын кискәннәр иде. Операция барышында, табиблар хата җибәргән — бер нервасын дөрес текмәгәннәр. Әтием көчле кеше иде, аягы үлә-бетеп авыртса да, ул аны күрсәтмәскә тырыша иде. Мәсәлән, гадәттә, протезларны бер елдан соң гына куялар, ә әтием үзенә протезны дүрт айдан соң куйдыртты. Ул күпне күргән кеше… Онкология авыруын да җиңеп чыкты ул. Авыруыннан соң тагын 25 ел яшәде.

Онкологиядән ничек котылды?

Операцияне югары квалификацияле белгеч ясады. Ул табиб та яһүд иде. Бөтен дөньяда иң беренчеләрдән булып әтиемнең тамак төбендә булган рак клеткаларының бер өлешен генә үтерделәр. Элегрәк тамак төбен тулаем кисәләр иде. Шулай итеп әтием егерме ел дәвамында ел саен берничә тапкыр Америкага чакыру ала иде. Һәм ул моның белән горурлана иде.

Әти, тормышны бик яратса да, авыртулары аны йөдәтеп бетергән иде инде. Инде бетәм, хатыныма авырлык китермим дип, ул агуланырга булган. Ә рак авыруын төрле агулар белән дәвалыйлар, бу билгеле. Әтием «Сулейма» дигән агу эчә иде. Хәзер бер көнне укудан кайттым да әтигә карасам, ул я зәңгәр, я яшел төскә керә… Нишләргә белмим. «Әти, ни булды?» — дим. Дәшми. Шулай да әти үлмәде: ул эчкән доза, киресенчә, аның барлык рак клеткаларын үтерде. Шулай итеп ул, сәламәтләнеп, үзе ашый һәм сөйләшә башлады. Берсендә хәтта үз куллары белән тотып шашлык та ашады. Америкадагы операция алдыннан аңа табиб: «Син әле шашлык ашаячаксың», — диде. Әти ашаганда табибның шушы сүзләрен гел исенә төшерә иде. Менә шулай итеп Аллаһ аны үзе коткарды. Әмма ул, чыннан да, үләргә уйлаган. Хәтта әнигә хат та язган булган.

Хатта ниләр язылган иде?

Миңа ул хатны әни укытмады. Бары тик соңыннан шушы хатта ниләр язылганын үзе сөйләде. Әтием соңгы юлга китәр алдыннан, бөтен дөреслекне ачып биргән. Хәтта кайдадыр улы булуын да язган. Гафу үтенгән… Әнинең беркайчан да бу теманы күтәргәне булмады. Ул әлеге дөреслекне үз эченә ут кебек йотты. Шушы хатны укыганда, әни нәрсә кичергән булгандыр, күз алдыңа китерәсеңме?

Абыеңны яисә энеңне табасың килмәдеме?

Нигә? Әти теләмәгән, әни дә теләми. Әти горур кеше иде, дидем бит. Хәтта үз сеңлесе һәм энесе белән, әниемә өйләнгәч, гомер буе аралашмады. Әмма мин шушы туганнарымны, «Жди меня» программасына язып, эзләп караган идем. Әтием, шушы программага язуымны белгәч, мине нык ачуланды. «Алар әниеңнән баш тартты, аны кабул итмәде. Рөхсәтемнән башка алар белән аралашырга тиеш түгелсең», — диде. Әти рөхсәт бирмәгәч, алар белән бүтән элемтәгә кермәдек.

Син дә улың белән аралашмыйсың ич. Әллә син дә горур яһүдме?

Мин татар! Ә улыма килгәндә, әйдә, бу темага сөйләшмик. Рәсми рәвештә балаларым юк.

Әлеге малайның әнисенә ничә яшьтә өйләндең?

Бу ялгыш булдымы? Эльмира балага узды?

Бу сер булып калсын.

Без 14 яшьтән аның белән дус идек. Беренче мәхәббәт, беренче тәҗрибәм… Булганы булган инде. Ялгышлар булмый түгел. Хәтта сиксән яшьтә дә кеше гашыйк булып хаталанырга мөмкин.

Аның язмышын «ваттым» дип уйламыйсыңмы?

Юк, Эльмира бәхетле. Мин аның өчен шат. Аның башка кешесе бар.

«Аларның пычраклыгы мине «бесило»

Винарис, Казанга ничәнче елны килдең?

2001 ел иде ул. 2002 елның февралендә «Барс Медиа» компаниясенә эшкә кердем. Ул елларда бу компаниядә Фәрит Таишев директор иде. Без бергәләп концерт бүлеген ачтык.

Нигә шушы компаниядән киттек? Син анда әллә ни озак эшләмәдең бугай.

Компаниядән киткәндә, татар эстрадасы сәхнәсеннән дә югалдым. Җырламадым, дияргә була. Бары тик берара Хәмдүнә Тимергалиева белән гастрольләргә йөреп алдым.

Пычраклык, шакшылык күп иде, Алинә. Артистлар ягыннан тагын да… Бәлки тәрбиям башкарактыр. Артистларның үзара мөнәсәбәте ошамый иде, мәсәлән. Продюсерлык, акча, секс… Менә. Шушы әйберләр бераз куркытты. Миңа кафе-рестораннар бизнесы белән шөгыльләнергә тәкьдим иттеләр. Бүген дә әлеге бизнес белән шөгыльләнәм. Ул елларны артистларның күбесе белән аралашасым, күрешәсем килми иде. Бүген дә кайберләре белән аралашмыйм. Аларның пычраклыгы мине «бесило». Хәзер дә татар эстрадасының халәтенә карап, күңелсезләнәм. Телевизорны кушасың да: «Монысы кем инде, тегесе кем инде?» — дип утырасың. Мин артист һәм аларның яртысын белмим. Кая кысылалардыр, күбесенең татар эстрадасында киләчәкләре юк бит. «Кто кого?!» уены бара хәзер. Һәр җырчы бер-берсен батырырга тырыша. Гадел итеп эшләргә кирәк!

«Татар эстрадасында киләчәкләре булмаганнар» нигә җырлый икән?

Мин үзем дә шуны аңламыйм. Үзмәшгуль булып кал, зур сәхнәгә кермә. Алар сәхнәгә миллионнар турында хыялланып килә. Телевидение белән радио эшчәнлегенә дә шаккатам. Аларга да акча эшләргә кирәк, аңлыйм. Әмма «худсовет» барыбер булырга тиеш. «Татарстан» радиосына егерме җыр алып килгән идем. Вафирә Гыйззәтуллина җырларымны тыңлагач, шушы егерме композициядән ике җырны гына кабул итте. Аның фикеренчә, калган җырлар радиога туры килми иде. «Менә шушы җырда менә мондый хата, тегесендә — тегенди» — дип аңлаталар иде. Ә хәзер… Радионы тыңлыйм: монда фальш, тегендә «лажа». Ничек шундый җырларны радиога кабул итеп була икән?!

Чама белән ун елдан соң син янә сәхнәгә кайттың.

Әнием җырлавымны теләде. «Барс Медиа» миңа үзе хезмәттәшлек тәкъдим итте. Продюсер Радик Артемьев: «Синең кебекләр хәзер юк», — диде. «Килеп китсәң ни була?» җыры белән танылып киттем. Әлеге җырның хит булуы белән килешәсеңме?

Колакка кысылып кала, әйе. Ул җырның хит булачагын белә идеңме?

Радик Иванович әлеге җырны тәкъдим иткәч, мин аңа: «Юк, аны җырламыйк, бу җырга егерме ел бит инде», — дидем. Мин үземне артык моңлы җырчы, димим. Җырлый беләм, әмма үз кимчелекләремне «плюс»ка әйләндерә алам. Миндә комплекслар юк! Шушы ук тазалыгымны да, мәсәлән, дөрес кулланам.

Винарис, ничә килограмм син?

Тәәәк… Хәзер үлчәүгә баскан да юк инде. 140 килограммдыр. Шулай да тазалыгым мине ямьсезләндерми дип уйлыйм.

Ябыгырга кирәк дип уйламыйсың?

Бу авырлыкны күтәреп йөрү авыр да була, ләкин мин үзем җиңел йөрим. Ябыга алмыйм, чөнки миндә шикәр диабеты, йөрәк авыруы. Миңа алай яртык селкенергә дә ярамый. Кайсыбер чыгышлардан соң хәлем кинәт начарая, чөнки, белгәнеңчә, мин сикереп биим. Бер 25-30 килограммны ташлар идем. Эндокринологларга да бардым, махсус диетларда да утырдым. Ябыгам, әмма кире җыям.

Ооооу, ашарга яратам! Миндә көч бар, әмма ихтыяр көче генә юк.

Ябыксаң, усал кеше булырсың син. Хәзер дә менә ике конфет бәреп куйдың, шуңа күңелең шат.

Ябыккач, кешегә кызык булмый башлармын төсле. Соңыннан ашамаганда кеше усал да булырга мөмкин, әйе. Син миңа интервью башында моңсу вакытларым турында сорау биргән идең. Шуны әйтә алам: кәефем булмаганда, ашаудан туктыйм. Өч-дүрт көн ашамыйча йөри алам, бары тик су гына эчәм.

Секс белән шөгыльләнгәндә, арымыйсыңмы?

Юк, арымыйм. Миңа әле 42 генә яшь бит. Зарланучылар да юк.

«Барысы да йолдызлар, әйтер идем бер матур сүз»

«Йолдызлы хит-парад» проекты турында сөйләче.

Әлеге проект белән концертлар куябыз. Мин аның җитәкчесе. Җырчыларга дәшкәч, күпләр Винарисның акча эшлисе килә дип уйлый. Кайсыбызның акча эшлисе килми икән?! Гадел итеп, алдамыйча эшләргә кирәк. Миллион эшләгәнбез икән, аны үзара тигез бүләргә тиешбез. Әмма аренда, реклама, салымнар турында да онытырга кирәкми. Әлбәттә, шушы миллионның яртысы гына кала. Кайчак әле танылуның беренче баскычында гына басып торучылар әллә нинди бәяләр куя. Шаккатам! Барысы да йолдызлар, әйтер идем бер матур сүз.

Берсе-берсен сата, дисең. Миңа Винарис Уфада концерт куя алмаган, диделәр.

Беренчедән, мин егерме кешегә дә концерт куярга әзер, чөнки җырчы халык өчен эшләргә тиеш. Шушы егерме кешене шаккаттыр, ул тагын егерме кешене үзе артыннан алып киләчәк. Тырышып-тырмашып эшләгән җырчыларны хөрмәт итәм. Мәсәлән, Тямаев, Бәдретдинова, Уразова. Калганнар эстрадага килергә дә өлгермәде — акча эшләргә китте. Тямаевның 15-20 кешегә концерт куйган вакытлары бар иде. Алардан барысы да көнләшә. Көнләшергә кирәк тә, чөнки алар сез эшли алмаганны эшли.

Уфада ниләр булды соң?

Безнең команданы администраторыбыз алдады. Исемен әйтмим. Уфадагы концерт турында: «600-700 билет сатылды», — диде. Бу сүзләрне ул иртәгә концерт була торган көнне әйтте. Ярый, ышандым. Соңыннан автобуста ул миңа: «Шул бер 400 кеше булыр инде», — диде. «Ничек инде? Нишләвеңне уйлыйсыңмы?» — дидем. Ә инде Уфага барып җиткәч, концертка ике сәгать калганда, ул миңа: «Йөз билет сатылды», — диде. Бу бит Уфа, Арча түгел! Сүгенеп аттым, нык ачуландым. Бу кешегә нинди генә сүзләр әйтмәдем… Реклама, аренда өчен түләнгән иде инде. Бер мең кешелек залда 160 кешегә концерт куйдык.

Бу кеше гафу үтендеме соң?

«Мин нишли ала идем соң?» — дип елады. Миңа әйтергә курыккан икән. Кеше үзе булдыра алмаган эшкә алынмасын иде. «Юк, миннән чыкмый», — дисең дә бетте. Мин, мәсәлән, нәрсәнедер эшли алмыйм икән, кешегә вәгъдә итмәячәкмен. Менә мине «Татмедиа» бинасының директоры итеп куй. Бар эшне бозып бетерәчәкмен бит. Монда да шулай ук!

Нишләп булдыра алмаганын әйтмәде икән?

Белмим шул. Билетларның сатылмаганын күргәч үк миңа әйтсә, ничек тә булса хәл итәр идек әле. Концертны куймаска да була бит! Ә ул ышандырды. Шулай итеп, үз кесәмнән 400 мең акча чыгарып түләдем.

«Мин үземә күпне рөхсәт итә алам»

Ләйсән Мәхмүтова белән сез нинди мөнәсәбәттә?

Ләйсән минем тормышымда күп нәрсәне үзгәртте. Ул үзенә тартып тора, ул апам кебек. Минемчә, без бер-беребезгә туры киләбез.

Хатын-кыз буларак ул сиңа кызыкмы?

Үзеңнең парың турында сөйләче.

Ул синнән көчлерәк түгелме? Акчаны күбрәк эшләмиме?

Нәрсәдәдер көчледер, әйе. Әмма ул мине тотачак. Хатын-кызлар ирләре артында таштан төзелгән дивар артында кебек булырга тиеш, диләр. Ә безнең очракта киресенчә. Без икебез дә дивар. Шулай ук ул: «Җомга синең көнең», — ди. Ягъни мин ир-ат буларак үз дусларым белән мунчага бара алам. Акчага килгәндә, без бу темага бик игътибар итмибез.

Гөлфиягә 42 яшь, шуңа күрә анда курку хисе бар. Тырышып карарбыз, Алла боерса.

Бәлки балалар йорты?

Бу фикер дә бар. Башта үзебез тырышып караячакбыз. Гөлфия белән уртак киләчәгебезне күрәм. Аңа кадәр булганнарга әллә ни ышанмый идем. Ә монда ышаныч та, мәхәббәт тә бар.

42 ел дәвамында хатын-кызлар күп булгандыр?

Мөнәсәбәтләр алай күп булмады. Әмма миңа рәхәт иде…(көлә). Гомумән алганда, бернәрсә өчен дә үкенмим. Әгәр хатын-кыз белән араларны өзсәм, матур итеп саубуллаша идем, дуслар булып кала идек. Бүген дә «бывший»ларымның күбесе белән без дуслар. Хәзер бер тарих сөйлим. 39 яшьлегемне үткәргән идем. Шушы мәҗлескә «бывший»ларым килде. Бер дустым: «Кара, «бывший“лар эшелоны утыра», — дип көлгән иде. Алар туган көнемә ирләре белән килгәннәр иде әле, өстәвенә. Булган икән, булган инде. Язмыш бит бу. Алар да кыз түгел иделәр ич.

Казанда яшәргә уйлыйсыздыр. Кайда яшәячәксез?

Гөлфиянең өе дә, фатиры да бар. Шунда яшәрбездер, Алла теләсә. Хәзер дә ешрак без анда кунабыз.

Юк. 100 % юк! Минем дә акчам бар һәм мин үземә күпне рөхсәт итә алам.

22 август дип планлаштырган идек. Әле менә карантин бит, карарбыз. Белмичә калмассың, тамашачым белән дә әлеге шатлыклы хәбәр белән бүлешәчәкмен.

Ярый, Винарис абый, беренчеләрдән булып миңа әйтерсең, яме? Хуш!

Источник

Винарис Илъегет: «Хәмдүнә апа үлгәч, микроинфаркт кичердем»

татарский певец винарис ильегет биография

Быел газиз әнисен югалткан, ә аннары коронавирус белән чирләп, хастаханәгә эләккән җырчы Винарис Илъегет әле дә үз хәленә кайта алмый. Винарис белән бүген күңелендә ниләр кичерүе турында сөйләштек.

— Винарис, әниең озак еллар буе яман чир белән көрәште. Соңгы көннәрендә кайда булды ул?

— Әнием онкология белән чирләде. Без бу явыз чир белән 9 ел буе көрәштек. Әнине булдыра алганча яшәтергә тырыштык. Кызганыч, ул коронавирус дигән зәхмәтне йоктырды. Үләренә 7 көн кала хастаханәдә ятты. Билгеле, мине анда кертмәделәр. Соңгы тапкыр кочаклашуыбыз шунда булды. Без соңгы көнгә кадәр видеоэлемтә аша аралаштык. Үләсе көнне хәле начарланды, реанимациягә салдылар. Иртәнге сәгать 3тә табиб шалтыратып, әнинең китүен хәбәр итте. Аны безгә ябык табутта бирделәр. Пермьгә алып кайтып җирләдек. Әнине кабат күрә алмавым өчен күңелем әрни.

— Төшеңә кергәне бармы?

— Бер тапкыр да кергәне юк. Кайвакыт төшемдә булса да, күрер идем дим. Әнине уйламаган бер көнем дә юк. Әти дә, үлгәненә тиздән 7 ел булса да, ике генә тапкыр төшемә керде. Без әни белән бик якын булдык. Мин аны әле дә һәрвакыт янымда тоям. Үлгән кебек түгел. Башымда берәр сорау туса, икеләнү булса, әнинең “әйе” яки “юк” дигәнен ишетәм кебек, ул миңа дөрес юл күрсәтә. Көненә 2-3 тапкыр шалтыратыша идек. Бер-беребезне тойдык. Үләренә 3 ай кала әни кулын сындырды. Миңа бу турыда әйтмәде, ләкин мин сизендем. Шалтыратып сораша башлагач кына сөйләде. Ул да шулай ук миңа авыр булганда, күңеле белән сизеп миңа шалтырата иде.

Апасының төшенә кергәли. “Бик матур итеп күрәм, гел елмаеп карап тора, янында мул табын”, дип сөйли. Аннан соң күрше апабызның төшенә еш керә икән. Бервакыт “суыткычны җыештырырга кирәк” дигән. Күрше апабыз суыткычны караса, онытылып калган һәм бозыла башлаган ризык бар икән. Икенче юлы “тузаннарны сөртергә иде” дип кергән. Әнинең төшемә кермәвен әйбәт диючеләр дә бар. Димәк, әнинең рухы шат. Чынлап та, мәчеткә һәрвакыт хәер бирәм. Исән чагында да бәхил булуын әйтте.

— Әниеңнең фатирына барасыңмы? Киемнәрен нишләттең?

— Мин анда барсам, елыйм. Бик авыр. 40 көннән соң, киемнәрен авылга алып кайтып туганнарга өләштем. Үземә истәлек итеп яраткан киемнәрен калдырдым. Мәрхүмә Хәмдүнә апаның да яшел күлмәген абыйсы истәлек итеп миңа бирде. Ул миңа әнием кебек якын иде.

— Әниең үлгәч, син дә коронавирус белән чирләдең. Хәтта хастаханәдә ятып чыктың. Хәзер хәлең ничек?

— Бу чирне бик авыр кичердем. Миндә шикәр чире дә бар, йөрәгем дә авыру, шуңа күрә барысы да катлаулы булды. Коронавирустан соң 20 килога ябыктым. Әкренләп җыелгандыр инде: Хәмдүнә апа Тимергалиева үлгәннән соң хастаханәгә эләктем. Әле ярый “ашыгыч” ярдәм чакыртканмын, бик тиз килеп җитте. Микроинфаркт кичердем. Ике атнага якын хастаханәдә ятып чыктым.

— Сәхнәгә чыгарга ярыймы?

— Ярый. Хәзер әкренләп эшли башладым. Яңа җырлар яздырам. Әмма мәҗлесләр алып бармыйм. Концертлар да оештырырга ниятем юк. Чакырган җиргә барып җырлап кайтам. Алай да әле бик тиз арам. Бу халәт 1 елга якын сузылырга мөмкин икән.

— Винарис, күптән түгел тагын бер кафе ачкансың икән. Сәхнәдән читләшергә исәбең юктыр бит?

— Банкет залыннан кала, тагын бер кафе ачтым. Ул Бауман урамында урнашкан. Хәзерге вакытта аш-су өлкәсендә төрле тәҗрибәләр ясыйбыз, халыкның күңеленә хуш килердәй ризыклар эзлибез. Үзең беләсең, концертларга ышанып яши торган замана түгел. Шуңа күрә эшмәкәрлек эшенә күбрәк игътибар бирергә булдым.

татарский певец винарис ильегет биография

Эльвира ШАКИРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Источник

В Верхнем Алькеево певец Винарис посвятил бабушкам свои песни о любви. ФОТО

татарский певец винарис ильегет биография татарский певец винарис ильегет биография татарский певец винарис ильегет биография

Каким бы наполненным делами и заботами не было лето, душе и телу все-таки нужны и отдых, и праздник.

К досугу призывают и теплые солнечные дни. Наверное, в какой-то мере еще и этим объясняется душевность малых Сабантуев в деревнях и селах, радость встреч на них, сердечные разговоры, в общем, все то, что делает их популярными у сельчан.

Таким же веселым, ярким оказался праздник, который прошел в деревне Верхнее Алькеево. Августовский день, хоть и по-летнему жаркий, уже чуток скромный, спокойный, он словно предназначен для проведения народного праздника. На большой площади посреди деревни собрались празднично одетые бабушки и дедушки, среднее поколение, молодежь и дети. То и дело подъезжают автомобили, из них выходят гости и тут же оказываются в объятиях друзей, родственников. Слышатся возгласы: «Приехали? Вот молодцы!», «Как поживаете? Я так соскучилась!».
Вскоре и сам праздник начался. Сразу же отмечу следующее: день деревни Верхнее Алькеево – это почти полностью инициатива и заслуга директора местного дома культуры, заслуженного работника культуры Татарстана Фании Мингазовой. Естественно, при участии и поддержке Нижне-Алькеевского совета сельского поселения. На этом празднике участвовали популярные эстрадные певцы Татарстана Альбина Апанаева, Винарис Ильегет, Джамиль Давлетшин, Гульнара Габидуллина, танцор Разит Мингазов – друзья Фании, которые приехали в Верхнее Алькеево по ее приглашению, показали бесплатный концерт, тем самым подарили сельчанам хорошее настроение. Кто-то едет в столицу, чтобы увидеть подобное представление! А здесь, в самой середине деревни, поют и танцуют популярные артисты! Слушай их, подпевай, выходи к ним на майдан и приглашай на танец. Даже ведущий был приезжий – Раиль Рамазанов с первых минут сумел задать дню деревни веселый, задорный тон.
Жителей Верхнего Алькеево приветствовал руководитель исполкома района Ильнур Юсупов.
– Прекрасный праздник вы задумали, сразу видно, что хорошо к нему подготовились. В этом году в рамках республиканской программы в Верхнем Алькеево отремонтировали здание школы и детского сада. А в следующем году постараемся включить в программу ремонт здания клуба. Поздравляю вас с праздником, живите дружно, сплоченно, пусть у вас будет много гостей! – сказал руководитель. Его поддержал глава Нижне-Алькеевского поселения Мансур Галиуллин, пожелав отличного отдыха и веселья. А когда к микрофону вышла уроженка деревни, народная артистка Татарстана Исламия Махмутова, земляки встретили ее дружными аплодисментами.
– Я горжусь своей деревней. Помните, мы здесь снимали фильм, который прославил Верхнее Алькеево по всей стране. Хочу поделиться одним воспоминанием. Я еще была совсем молодой, работала в школе. Однажды сидим, разговариваем с Риязом абый. Он говорит: «Исламия, настанут времена, везде будет электричество, а к нам подведут дорогу с асфальтом. Ты станешь артисткой, я буду подыгрывать тебе на пианино». Его уже нет среди нас, но все, о чем он говорил, а мы не верили, пришло в нашу жизнь. Посмотрите вокруг, в каких просторных домах вы живете. Есть и асфальт на дороге, и газ, и электричество. Я так люблю свою родную деревню! Спасибо вам, что пригласили, что заехали ко мне домой на машине и привезли сюда! – сказала наша знаменитая землячка.
Как рассказать тем, кто не был на празднике, так, чтобы они почувствовали его красоту и дух? Гремел в этот день праздник в Верхнем Алькеево! Альбина и Гульнара в своих песнях пели гимн деревне; Винарис, смущая бабушек, посвящал им свои песни о любви; Разит сам танцевал и других приглашал… Сельчане также не остались без ответа: ансамбль «Тургай», известный любителям песни в нашем районе, его гармонист Фаиль Хайбуллин порадовали односельчан древней татарской народной песней.
Конечно, где праздник, гости, там и знатное угощение предполагается. Фоат Мисалов, известный мастер плова, наварил его полный казан. Гостям это угощение пришлось по душе, горячий плов уплетали в обе щеки, так что Фоату пришлось еще раз заложить в казан мясо и рис. Были накрыты и столы, угощали всех желающих горячим чаем и сдобой к нему. Кафе «Актай» привез на праздник горячие шашлыки, жареное мясо, колбаски… Одним словом, веселись, радуйся, участвуй в играх и соревнованиях на майдане, раздели радость тех односельчан, кому вручили подарки (в день деревни славили самых пожилых и самых молодых, дружные семьи, двух мальчишек – будущих первоклассников и двух новорожденных, других заслуживших почестей односельчан).
Таким образом, праздник в Верхнем Алькеево удался на славу, он, как разноцветный фейерверк, подарил немало ярких впечатлений. А уже к вечеру в соцсетях появились фотографии с праздника и восторженные комментарии к ним: «Здорово было! Верхнее Алькеево – очень красивая деревня! А какой чудесный, гостеприимный народ там живет!».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *