рустем асаев семья фото биография личная жизнь
Гульназ Асаева
Биография
Старалась Гульназ Асаева, оттачивала манеру исполнения и берегла голос, чтобы петь проникновенные песни на национальном языке, но популярность среди молодежи ей принесло совсем не это. Повышенный интерес к девушке возник в связи с «башкирским Джастином Бибером» Элвином Греем.
Поговаривали, что молодые люди не просто коллеги по музыкальному цеху, а влюбленные. Масло в огонь подлил и сам Радик Юльякшин, подарив красавице на весеннем уфимском концерте в 2017-м огромного плюшевого медведя, букет алых роз и позвав замуж.
Детство и юность
Будущая молодая звезда национальной эстрады появилась на свет в 2-й день лета 1998 года. Любовь к песенному искусству была заложена в девочке с детства, ведь ее родители – уважаемые в Башкортостане артисты Лилия Биктимирова и Рустем Асаев. Супруги приняли решение жить отдельно, когда дочери исполнилось 4,5 года. А отчим – певец Фадис Ганиев – постарался сделать все, чтобы падчерица ни в чем не нуждалась.
Гульназ, рассказывая о семье, смеется: хорошо, что у нее два отца – один в Уфе, другой в Казани. Мужчины отлично ладят между собой, общаются, советуются в тех или иных вопросах, а то и отдыхают вместе. 4 июня 2015-го у Гульназ родился сводный брат Карим.
Появляться на сцене она начала довольно рано, еще будучи первоклассницей. В 10 лет в сфере интересов Асаевой оказались и танцы, последовал переход в хореографический колледж. Здесь девочка охотно участвовала в музыкальных спектаклях, демонстрировала творческие способности и подавала надежды.
Дальнейшую жизнь связать с пластическим искусством не удалось. Однажды на репетиции Гульназ серьезно травмировала ногу и первое время вообще не могла ходить. Новым местом учебы стал казанский музыкальный колледж.
Известно, что девушка живет отдельно от родителей с 15 лет. Переехала в Казань, затем вернулась в Уфу, где взрослые, полностью доверяя дочери, оставили в ее распоряжении квартиру, а сами перебрались в близлежащую деревню Таганай.
«Я по жизни одиночка. Люблю жить одна, самостоятельно. Я это поняла, еще будучи ребенком, поэтому мы сразу приняли решение жить отдельно, родители меня в этом поддержали», – поделилась певица.
На странице в социальной сети «Инстаграм» часто мелькают фотографии родных, сопровождаемые трогательными подписями, а также собственные детские снимки.
Музыка
Еще во время учебы в колледже Гульназ встала на профессиональный музыкальный путь. Упорство, трудоспособность, желание совершенствоваться и соответствовать знаменитым родителям сделали из девочки настоящую звезду татаро-башкирской эстрады. Успех закрепили дуэты с мастерами песенного искусства – Филюсом Кагировым, Русланом Сайфутдиновым, Алиной Гадельшиной и другими. В 2017-м свет увидел дебютный сборник «Мине онытырга мөмкин түгел», содержащий суперхит «Дулый буран».
Отвечая на вопрос журналистов о первом гонораре в размере 30 тыс. руб., девушка призналась, что он был за роль в короткометражном фильме Булата Юсупова «Визит». Кинолента основана на реальных событиях 1977-го и посвящена великому танцовщику Рудольфу Нурееву. Кстати, с полученной зарплатой она расправилась как истинная леди – потратила на косметику и наряды.
В репертуаре Асаевой – преимущественно синглы на башкирском и татарском языках. На «великом и могучем» к 2019-му их значительно меньше – «Все за тебя» и «Украду». Последний сразу после публикации обвинили в схожести с песней бывшей «фабрикантки» Сати Казановой.
«“Украду” мы написали сами с Илдусом Давляновым, моим аранжировщиком. Записывать ее оказалось непросто, потому что манера исполнения песен на русском языке абсолютно другая. Именно благодаря ей мы познакомились с продюсером, поэтому эксперименты однозначно будут продолжаться», – добавила она.
Далее в творческой биографии певицы наступили перемены. Она согласилась на условия московского продюсера и сменила имя на Джаннат (DjannAt) и имидж, перекрасилась в черный цвет. Что касается выбранного псевдонима, то, кроме утвержденного, рассматривались еще варианты Арайа и Асайа.
Личная жизнь
Как бы ни выглядела Гульназ и где бы она ни жила (в башкирской, татарской или российской столицах), ее творчество и личная жизнь активно обсуждаются везде. Как минимум дважды сватали талантливую красавицу коллегам по музыкальному цеху.
Рөстәм Асаев: «Яратам, дип әйтә белмим икән. »
Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаевның быел Казанга күченеп килгәненә унөч ел була икән. Башкортстан республикасы Благовар районы, Балышлы авылы егетенең язмышын Казан белән бәйләгәндә очраклылык сәбәпче булса да, Рөстәм аңа һич үкенми.
Бердән, тормыштагы бер очраклылык та – очраклылык түгел, икенчедән – җырчы: «Казан ул – күпме карасам да, карап туймыйм, диярлек бәхет башкаласы», – дип елмая.
«Әле белте кыный, әле белте. »
Рөстәм кечкенә чагын аеруча бер җылылык, ярату белән искә ала. Үзгәртеп кору, талон чорларына туры килсә дә – әбиле-бабайлы булып үскән балачак, әтисе белән әнисенең иркә төпчекәе булган елларга рәхмәттән ары тагын ни әйтеп була ди?
– Көй чүлмәге булгач, уз апаң яратмагандыр әле.
– Бертуган апам Ләйсән белән туйганчы сугыша идек. Сәбәбен хәтерләмим, әмма бәдрәфкә кереп китсә дә, кача күрмәсен, дип саклап торган истә. Битендә мин салган буй-буй тырнак эзләре әле дә бар – син миңа пластик операция хакын түләргә тиешле бәндә, дип әле дә көлеп йөри.
– Бөтен эшне аңа аударып калдырырга тырышкансыңдыр да инде.
– Ә юууук! Эштән качкан булмады анысы! Бердәнбер эшләргә яратмаганым – бакча чүбе утау булгандыр. Калган бөтен нәрсәгә – җиң сызганып. Әтием Мәҗит авылда шофер булып эшләде – аның бөтен нәрсәдә уң кулы булдым – олавы-олавы белән, исенә- чүбенә бата-чума утын кисү-яру дисеңме, мал-туар караумы, бакча казумы. Әнием Рәмзилә исә авылда гомер буе завсклад булып эшләгән кеше. Аның эше – амбарда да шактый вакытны уздыра идем. Чәчү, урып-җыю вакытларында амбар алдыннан да рәхәтрәк, күңеллерәк җир юк бит ул – авыл шау килеп гөрләп тора, аннан әбәд тирәләрендә тезелешеп утырып, апалар пешереп алып килгән пирог-кекслар белән чәй эчү дисеңме, шул амбар янындагы асфальтта сәпиттә җилдерүләр булсынмы.
– Авылларның гөрләп торган вакытына туры килгән чор, име?
– Әйе шул. Безнең авыл әкәмәт зур иде ул. Болганчыграк елларда үссәк тә, тамак тук, күңел көр иде. Җимертеп эшли дә белдек, өлкәннәрдән тормыш зирәклегенә дә өйрәндек, киң карашлы булып үстек тә.
– Моның өчен әйбәт укырга да кирәк булгандыр.
– Әйбәт укыдым мин – өчле-дүртлегә генә (үлә-бетә көләбез)! Әмма мәктәптә бер дә юкка гел миңа эләгә иде. Сугышып яткан малайлар төркеменә килеп кенә кушылам – шундук укытучы апа да килеп чыга, иң гаеплесе булып мин калам. Туп тибешеп уйныйбыз – тәрәз ватучы булып мин танылам. Юкса, беркемнән артык та, ким дә җирем дә юк иде инде. Әмма укуга бик илтифат иттем дип алдашасым килми – бөтен хыял, үсеп җитеп, фермер булып эшли башлау, мал-туар үрчетү иде. Ә билгеләрне алырга партадаш малай ярдәм итте – иртән-иртүк моңа 20 тиенне шудырып куям да, өй эшен дә күчертә, дәрестә дә күз аның дәфтәрендә була. Апа көлә-көлә сөйли иде инде минем турында: мәктәптән кайтышка сумкасын ташлый да, иртән шул ачылмаган да букчасын тотып мәктәпкә китә иде, дип.
«Кеше әнә өч көндә алып кайтты»
– Фермерлык чынга ашмаган хыял булып калган, аңлавымча?
– Чынга аша башлаган иде ул. Иң башта – 14 яшьтә, мин үзем, күрше әбисеннән акча алып торып, күрше авылдан нәселле бозау – тана алып кайттым. Ул вакытта заманы өчен кыйбат та булгандыр инде, авылда шофер булып эшләгән туганны ризалатып, кузовка көч-хәл белән күтәреп, юлда үзем тотып кайттым мин аны. Әти белән әни ләм-мим бер сүз әйтмәде, акчасын күрше әбисенә бирделәр – үстердек без аны. Майя дип исем куштым, чыннан да нәселле, әйбәт булды ул. Аннан, үземне тулаем шушы өлкә кешесе итеп тоя башлагач, тугызынчы класстан соң, документларымны Чишмә бистәсендәге СПТУ-48гә илтеп тапшырдым. Фермер булам имеш. Әмма өч көннән, бөтенләй минеке булмавын аңлап, ташладым да, авылга кайтып киттем. Әти белән әни анда да сүз әйтмәде – документларны кире унынчы класска илтеп тапшырдым. Ул вакытта, уку тәмамласаң, ромбик формасында күкрәк тамгасы тапшыралар иде бит инде. Хәтерлим, ике малае дүртешәр ел училищеда укып, шул тамга алып кайткан күрше абыйсы ул вакытта минем турында: «Сез йөрисез инде дүртешәр ел ыштан туздырып, кеше әнә өч көндә ромбик алып кайтты», – дип шаярткан иде.
– Аның урынына фермерлыкны сәнгать кысрыклап чыгарган, име?
– Әйе, биш яшьтән аккардеонда уйнаган Рөстәмне кунакка килгән туган абзый Уфа сәнгать училищесына юнәлтте дә куйды шул. Менә анысы инде – чып-чын минем тәлинкә иде.
«Авантюрист булганмын»
– Кайда фермерлык та, кайда сәнгать дип бутап алыйммы соң шунда.
– Мин хәзер дә үземне сәнәк сабына сөялеп басып торган фермер итеп күз алдына китерәм! (көлешәбез) Ул канга сеңгән нәрсәләрдән котылып булмый икән ул. Сәнгать – ул күңел халәтенең икенче канаты. Җыр-моңнан читтә калган гаилә түгел иде без – әти ягыннан да, әни ягыннан да бар андый талант. Авантюристлыгым да булгандыр – мин җаным тарткан нәрсәне чынга ашырып карарга тырышам. Авыл хуҗалыгыннан да ерак дип әйтә алмыйм, җыр сәнгате дә бөтереп кенә йөртте.
– Анысын ташлап кайтасы килмәде инде?
– Юк. Башта училище тәмамладым бит инде, аннан консерваториягә укырга кердем – аларында су кебек йөздем. Уку тәмамлауга авылга кайтып урнашам, кебек уйлар, җилдә тарала килде.
– Монда иртә корылган гаилә, бала туулар да үз эшен эшләгәндер, дип гоманлыйм.
– Әйе, Лилия белән яшь, нәрсәнең-нәрсә икәнен дә чамаламаган вакытта гаилә кордык. 1998 елда кызыбыз Гөлназ туды. Консерваториянең бишенче курсын тәмамлаган елда юллар аерылышты.
– Бу темага сөйләргә яратмаганыңны белсәм дә, сорыйм әле – әгәр артык яшь булмасагыз, гаилә соңрак корылган булса – никахны саклап калып булыр идеме икән?
– Юктыр. Без икебез дә кызу, компромиссларга авыр бара торган кеше идек. Барыбер яшәп бетереп булмас иде. 6-7 еллык уртак тарихтан соң да ушка килер өчен шактый вакыт кирәк булды – җилкәдән авыр йөк төштемени. Кемнеңдер яхшы, кемнеңдер начар булудан да түгел ул – бер-беребезгә гаилә өчен туры килмәгән пар булганбыз. Аны аңларга яшьлек кенә комачау иткән. Әмма, шөкер, матур мөнәсәбәтләрдә калдык – кызыбыз Гөлназ безне сөендереп үсте.
– Кечкенә баладан чыгып китүе – иң авыры булгандыр?
– Гөлназны аны яшь тә өч аеннан минем әти-әни алып калып тәрбияләде. Укырга кергәнче диярлек ул авылда үсте, авылдагы балалар бакчасына йөрде. Ул яктан әнкәйнең өченче баласы белән бер инде ул Гөлназ – Алланың рәхмәте яусын әнигә! Әтисе төсле үк көй чүлмәген кочып-сөеп кенә үстерештеләр. Әни һаман көлеп искә ала әле: пырылдап кайткан бу бакчадан, табын тулы, суыткыч тулы җаның ни тели, шул ашарга бар бит инде. Бу, «берни дә юк» дип зарланып йөри икән. Әбисе, нәрсә кирәк соң сиңа, нәрсә җитми, кызым, дигәч, суыткычны шапылдатып: хет сагыз-мазар булсын иде инде, ди икән кечкенә Рөстәмовна.
«Тагын да әйбәтрәге булыр»
– Бу вакытта әле булачак хатының – ун яшькә кече Башкортстан кызы Айгөл хыялда да булмагандыр?
– Ул вакытта язмыш ишарәсе Айгөлгә үзенә күрә бер ым биргән булган. Әле әнисе исән вакытлар. Минем булачак әби туган тиешле апалары белән телевизордан минем аерылышу тарихын ишеткәннәр дә, жәлләп куйганнар. Әби: «Ярар, бар да әйбәт булыр әле, тагын да әйбәтрәге очрар юлында», – ди икән.
– Юраганы юш килгән?
— Әйе, әмма, кызганыч, үзе генә ул вакытны күрә алмады – бик иртә арабыздан китеп барды. Мин исә Айгөл белән кеше буларак формалашып җиткәч, ир-ат буларак аягымда басып торганда таныштым. Инде гаилә мөнәсәбәтләренә әзер чор иде димме. 2006 елда миңа Казанга килү тәкъдиме булды, Казан филармониясенә эшкә урнашкан вакытлар иде. 2007 елда Айгөл әнисез калды (әтисе дә бик яшьли үлеп киткән), 2008 елда, чираттагы ялга кайткан җирдән мин аны Казан күрергә килергә өндәдем. Шул килүдән җибәрмәдем дә – мәчеткә барып никах укыттык та, ул минем белән Казанда торып калды.
– Яратам, дип әйтү, икенче җитди адымга бару Рөстәмгә җиңел бирелдеме?
– «Яратам» дигән сүзне мин әйтә дә алмыйм, бәлки, ул сүзне аңлап та җиткермимдер әле. Нәрсә соң ул ярату – химия дәрәҗәсендәге бер-береңә тартылумы, ул баш әйләндергеч халәттән соң килгән бер-береңә тартылу, бер-береңнең булуыннан күңелдәге рәхәт халәтме, бергәләп авырлыклар-шатлыклар бүлешүме? Мин романтик та түгел, матур сүзләр дә әйтә белмим кебек инде, әмма Айгөлсез үземне күз алдыма китерә алмыйм. Ул искиткеч хуҗабикә, зирәк кеше, акыллы хатын-кыз. Юләр хатынын мактар ди.
– Рөстәмнең нинди икәненә килеп җиттекме? (Рәхәтләнеп көлешәбез)
– Шулай-шулай. Иҗат кешесе хыялый була инде ул. Шуңа аның белән яшәве дә ансат түгел. Айгөл ул яктан минем һөнәрне, аның «побочка»ларын аңлап кабул итте. Тавыш-гауга булганы юк, өйгә кайтасым килеп кайтам – кемнәр аңлар, шул аңлар.
«Без популяр түгел, әмма кирәкле дә»
– Биш минутка алданрак уятмаганга ярап булмыймы әллә?
– Шулайрак! (Көлә) Шул инде, шул – гел үзем. Балаларымның өчесе дә үземә охшаган. Кайвакытта шаяртып та куям инде – хатын да алыштырып карыйм юкса, барыбер минем клоннар туа. Айгөлгә дә кечесе белән ансат булмады – елак булды, аеруча әнисенә «каты төште», тулаем балалар карамагында бөтерелде. Хәзер кечесе дә итәктән төшеп килә – үзеңне кара инде, дим хатынга. Без хәзер кабат җитәкләшеп кенә йөрерлек егет белән кыз булып яши башларга тиеш.
– Гаиләдә бәхетле булуың күренеп тора, күз тимәсен, Рөстәм. Иҗатта да бәхетлеме син?
– Үзем теләгәнчә үк түгел шул. Кем әйтмешли, хәзер заллар тоткан, үз кагыйдәләрен алдан сөрүче кайбер җырчылар төсле үк популярлык юк – әмма кирәксез дә түгелмен. Аншлаг-аншлаг концертлар куям дип мактана алмыйм – минем формат бик эстрадага да туры килеп бетмидер. Халыкка югары сыйфаттагы иҗади продукт кирәкми дип, күңел төшкәләгән вакытлар да булгалый. Әмма алай да – оркестрлар белән эшләү, зур-зур дәрәҗәле чараларда катнашулар бер урында гына таптанмаска, эзләнергә этәрә.
– Популяр булмауда сезнең гаеп тә юк түгел инде – җырларыгыз сирәк ишетелә, килеп туган вәзгыять белән әллә ни көрәшергә теләк белдерүчеләр дә юк дәрәҗәсендә.
– Җырлар яздыруга килсәк, мин теләгән, күзаллаган аранжировкалар да эшләтеп булмый – нәтиҗәдә мин теләгән форматта җыр килеп чыкмый, ә ул чиле-пышлы җырны ротациягә бирү гомумән рациональ адым булмый. Сүзеңдә дөреслек тә бар, киртәләр дә җитәрлек.
– Күңелеңдә кояшмы синең, күләгәләр ешракмы?
– Үземне бәхетле кеше дип саныйм. Мин күзаллаган тормыш – аннан ничек зарлана алыйм ди? Балаларым өчәү, өчесе дә җитеш, матур тормышта яши. Мине аңлаучы, рәхәтләнеп иҗат итәр өчен бөтен шартны тудырырлык кешем – янәшәмдә. Иҗатым бара – зур-зур оркестрлар белән дәрәҗәле әсәрләр башкара алам, хөрмәт итүче тамашачым бар. Эшлисе эшләрем, омтылыр биеклекләрем дә бар. Алары белән дә бәхетле мин – алар мине үзгәрешкә, биеккә өнди.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Рустем Асаев: «В будущее смотрю с оптимизмом»
Опубликовано: 25.11.2006 0:00
По итогам хит-парада «Жиде йолдыз» («Семь звезд»), недавно проведенного телеканалом «ТНВ-Татарстан», телезрители признали лучшей песню в исполнении молодого оперного певца Рустема Асаева. Обладатель красивого и сильного баритона, он является лауреатом различных российских и региональных песенных конкурсов. В частности, буквально на днях певец занял первое место на конкурсе «Иртыш моны», проходившем в Казахстане. Как исполнитель классических оперных партий он выступал и за рубежом — в Португалии, Таиланде и др. Многие сегодня предсказывают 29-летнему Рустему Асаеву большое будущее как на оперной сцене, так и на эстраде. Предлагаем беседу с ним нашего внештатного корреспондента, представителя московского издательского дома «Право и государство» Гаяза Файзуллина.
— Рустем, для начала расскажите немного о себе.
— Родился я в деревне Былышлы Благоварского района Башкортостана 20 сентября 1977 года. В 1994 году окончил Уфимское училище искусств, в 1998-м — Академию искусств им. Загира Исмагилова по классу вокала. А нынче весной поступил в аспирантуру Казанской государственной консерватории, где моим педагогом является известный оперный певец, профессор Юрий Владимирович Борисенко. У меня большие планы на будущее, и, не довольствуясь достигнутым, нахожусь в постоянном творческом поиске, понимая, что только идущий осилит дорогу.
— Вы выступаете в двух ипостасях — как оперный и как эстрадный певец. Не приводит ли это к раздвоению и не снижает ли потенциал стать лучшим в одном из этих жанров?
— Нет и еще раз нет. Все мои кумиры — Д.Хворостовский, Р. Гареев, М. Магомаев — признаны в обоих жанрах. Кроме того, я воспитывался на творчестве таких больших певцов, как И. Кобзон, Л. Лещенко, Х. Бегичев, И.Шакиров, Ф. Кудашева и др. Секреты эстрадных песен открывал для себя с помощью творчества Салавата Фатхетдинова, который, кстати, является моим земляком. По душе и Николай Басков, который достойно представляет искусство России на любой сцене.
— Какими жизненными принципами вы руководствуетесь и что особенно цените в других людях?
— Мне нравятся люди ответственные, целеустремленные, обладающие чувством сострадания, позитивной природной энергетикой. А что касается первого вопроса, то еще древние мудрецы говорили: относиться к другим людям надо так, как хочешь, чтобы они к тебе относились. Мне кажется, если это становится жизненным принципом, то успех и признание тебе обеспечены.
— Рустем, не прошло и года, как вы переехали в Казань, но ваш творческий почерк уже стал узнаваемым. Признайтесь, может, вмешалась чья-то «сильная рука».
— (Смеется.) Каждый француз стремится в Париж, каждый татарин — в Казань. Для нас, татар России, Казань является своеобразной Меккой. К тому же я приехал не с пустыми руками. В творческом багаже — пять лет работы на оперной сцене, сотни концертов, несколько музыкальных альбомов, в том числе и на татарском языке. Поэтому настроен довольно оптимистично. Главное, чтобы мне поверили, и я постараюсь работать на все сто. Ну, а если подставят свои крепкие плечи меценаты, то и на все двести! Сейчас готовлюсь записать очередной свой альбом, где будут представлены композиции на русском, татарском и итальянском языках. Кроме того, в настоящее время идет разработка интернет-сайта, на котором поклонники моего творчества смогут ознакомиться с графиком выступлений и послушать любимые песни. Признаюсь, в будущем мечтаю петь в оперном театре имени Мусы Джалиля. А значит, есть стимулы работать, совершенствоваться.
— Думаю, молодым казанским поклонницам будет небезынтересно узнать о вашем семейном положении…
— Не скрою, был женат. У меня есть любимая дочь Гульназ, несмотря на то, что она учится только во втором классе, уже мечтает посвятить себя сцене, как и родители. Возможно, если все будет складываться благоприятно, скоро она тоже начнет заниматься музыкой в Казани. Здесь гораздо больше возможностей для реализации ее мечты.
К слову, в нашем роду, со стороны как матери, так и отца, все были счастливы в браке, и я преклоняюсь перед этим. Но пока мое сердце остается свободным…
— А какое у вас хобби?
— Еще в детстве отец привил мне любовь не только к тальянке, но и к технике. Мальчишкой я успел поработать на комбайне, а сейчас неплохо управляю автомобилем. Кроме того, в последнее время, с приездом в Казань, испытываю необходимость расширить свой кругозор. Видите, у меня на столе много книг по татарскому искусству, стихи Тукая, Джалиля… И почти все свободное время сейчас отдаю чтению.
— Спасибо за интервью и желаю вам творческих успехов.
— А я, в свою очередь, желаю вашей газете многотысячных подписчиков в предстоящем году.
Рустем асаев семья фото биография личная жизнь
ПЕРЕВОД: Рустам Асаев: «Радика Юльякшина не вижу и не хочу видеть в качестве своего зятя»
Узнали отношение к «любви» певцов Гульназ+Радик
В последнее время ничего не было слышно о любови самых обсуждаемых «звезд» эстрады – Гульназ Асаевой и Радика Юльякшина. Но на «сольный» концерт Гульназ в Казани, Радик опять пришел с букетом красных роз.
Показать полностью.
В связи с этим, корреспондент «Татар-информ» расспросила отца Гульназ Асаевой – Рустама Асаева о его отношении к Радику Юльякшину и о требованиях к будущим женихам.
— Рустам, ваша дочь популярна не только на эстраде, но и в рейтинге невест. Ей связывают то с Ришатом Тухватуллиным, то с Радиком Юльякшиным. Как человек, который женился рано, вы даете какие-либо советы Гульназ в выборе жениха?
-За кого только ее не выдали замуж. Я всегда говорил: выходи замуж за хорошего человека, который будет тебя уважать. Певец ли он, космонавт или водитель трактора – дело не в профессии. Я желаю, чтобы она вышла замуж за настоящего мужчину, чтобы они жили счастливо, красиво и в согласии.
— Очень темной оказалась «любовь» с Радиком Юльякшиным. Радик от уровня слухов дошел до предложения руки и сердца. Как вы относитесь к тому, если они будут встречаться?
— Это же дружеские встречи. Я только рад. Все будет хорошо, если Гульназ от Радика будет накапливать для своего творчества положительные и нужные стороны. Плохие стороны, конечно, не нужны. Пусть получает только положительные стороны.
— Видите Радика, в качестве зятя?
— В качестве жениха не вижу, и не хочу видеть. Я очень уважаю Радика и его творчество. Но всё же он, человек из другого мира.
Рөстәм Асаев: «Булган тавышымның 70 процентын киметеп күрсәтергә тырышам»
Рөстәм, намусыгыз кушмаган җирләрдә чыгыш ясарга туры килгәне бармы? Әйтик, күңелегезгә хуш килмәгән партияне яки депутатны яклап? Яки намуссыз икәнен үзегез күреп торган җитәкчене йә бизнесменны котлап…
Кызык сораудан башладык әле… Тормыш булгач, төрле җирләрдә чыгыш ясарга туры килә. Алай дип уйлый башласаң, тамашачы арасында да төрлесе бар. Бәлки, ул минем җырларны тыңларга тиеш тә түгелдер. Әмма җырчы буларак, мин үз эшемне дөрес эшләргә, намус белән башкарырга тиеш.
Бик матур гына җаваптан качасыз, ә? Андыйлар арасында чыгыш ясарга туры килдеме, юкмы?
Әйтә алмыйм. Бәлки ул кеше кемгәдер берәр начарлык эшләгәндер. Әмма бик начар җирләрдә чыгыш ясавым хәтеремдә юк.
Баш тартканыгыз да булмадымы?
Беләсезме, нәрсәдән генә баш тартам? Мин кыш көне урамда җырлаудан баш тартам. Чөнки тавыш аппаратыма салкын тия. Мин аны саклап йөртергә тиеш. Валлаһи дип әйтәм — нинди акчага да җырламыйм. Эшкә хатлар да китердем инде бу мәсьәлә буенча. Салкында җырласам, мин айлар буена чирләп ятарга тиеш булам. Тавыш — иң катлаулы корал, ачып, телләрен алыштырып булмый. Без бу катлаулы инструментны бик сакларга тиеш.
Аңлашылды. Сорауны матур гына борып куйдык. Сез җавап бирми торган, җавап бирергә теләми торган яки инде җавап биреп туйган сорау нинди?
Күп инде алар. Иң беренчесе — «Башкортстанны сагынмыйсызмы? Нәрсә монда күчәргә мәҗбүр итте?» Күчеп килгәнемә унбиш ел. Һаман да шул дежур сораулар.
Калган бөтен сорауларга җавап бирәсезме?
Төрле вакыт була инде.
Кеше үзен яратмаса, башкаларны да яратмый. «Эх, нәрсә эшләдем инде мин?» — дигән вакытлар була. Адәм баласы бит без — гел дөрес итеп эшли белмибез, ялгышлар булып куя.
Җыр мин теләгәнчә килеп чыкмаса, үземне бик ашыйм. Сыйфатсыз продукт китә бит. Аранжировщиклар белән проблема чыга, мәсәлән. Алар тиз-тизгә өйрәнгән, сыйфат дисәң, бәхәс китә. Кайберләре белән саубуллашам, башкача алар белән эшләмим. Дилетантлар белән бик авыр.
Күпме аранжировщикны «браковать» иттегез?
Күп түгел дә, берничә булды инде. Браковать итү дә түгел, аңлаша алмау. Аларга бит тизрәк эшләргә дә, акчасын алып котылырга кирәк. Ә минем белән катлаулырак: музыкаль белемем, колак бар — ишетәм. Башкортстанда яшәгәндә Айнур Фатыйхов дигән егет — көчле музыкант белән эшли идек. Мин аның ничек эшләгәнен беләм — миңа шул планка куелган. Кайчагында гармония дә дөрес бармый — шуны күрә торып ничек ризалашыйм? Мин бит акча түлим, берсен дә бушка эшләтмим. Килешмәсәм дә, алам инде эшләрен, акчасын да түлим, әмма икенче юлы бүтән кешедән эшләтәм.
Акча дигәннән, яшәргә акча җитәме?
Аллага шөкер! Булганыннан канәгать булырга кирәк, акча беркайчан да җитми ул. Акчага гына ябышып яткан егет тә түгел. Ләкин акча булмаса, берни дә эшләп булмый — шунысы начар.
Бер җыр күпмегә төшә эстрадада?
Уртача гына алыйк. Аранжировка — 15 мең, тавыш яздыру — 20 мең. Клип ясарга уйласаң, кимендә 70-80 мең сум. Яхшы итеп ясыйм дисәң, 150 мең сумнан башлана. Шуңа бер айлык ротацияне кушсаң, 15 мең тирәсе. Кыскасы, бер җырны кешегә җиткерәм дисәң, 300 мең сумга чыга, 500 мең сум да була ала. Әле 15-20 мең сумга автордан сатып алабыз — анысы онытылган.
Демократия һәм диктатура турында
Сез Казан филармониясе артистларының журналистлар белән очрашуында артистларны бер җитәкчелек астына берләштерү турында фикер әйттегез. Ә Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин эстраданы демократия чәчәк аткан урын дип саный. Артистка күпме демократия һәм күпме диктатура кирәк?
Иҗат кешесен читлеккә кертеп утыртып булмый, әлбәттә. Әмма тәртип дигән әйбер булырга тиеш. Хәзер кем генә җырламый? «Синең, энем, белемең бармы?» — дип сораучы булсын иде. Сәхнә — ул профессиональлек булырга тиеш. Исеме дә билгесез булган күпме кеше концерт куеп йөри! Алдашып йөрүчеләр дә бар — андыйларны да беләм. Булмаган исемнәрне өстиләр. Андый хәлләр булмасын өчен тәртип булырга тиеш. Артистлар регистрацияләнергә тиеш…
Теләмәсә, аны районнарга керттермәскә.
О, сезнең бик каты диктатура була икән монда.
Булмый. Тәртип кирәк! 800-1000 артист дибез икән, без бит чүп-чар белән халык башын чүплибез. Халыкка сыйфатлы, яхшы концерт куелырга тиеш.
Артистның дипломы булырга тиешме?
Әлбәттә инде. Сәхнәгә җитди карарга кирәк. Сварщик белән сварщикның да аермасы була. Теләсә кемгә газ торбасын эретеп ябыштырырга бирмиләр. Сәхнә өлкәсенә дә шундый тәртип кертер идем. Мин кертер идем димим, ә теләгем шундый.
Димәк, сез демократия белән килешеп бетмисез?
Аның белән дә килешәм. Мин демократияне иҗади яктан дип аңлыйм. Җырчыда эзләнү һәм киңлек булырга тиеш. Ә бу очракта мин биюче яки машина йөртүченең җырлап йөрүе турында әйтәм. Мин аларны кимсетмим. Һәр кешенең үз һөнәре. Матур җырлый торган машина йөртүче мәҗлесләрдә җырласын, профессиональ сәхнәне бозарга ярамый.
Безнең татар халкына күпме җырчы кирәк?
Заманында Фәридә апа Кудашева, мәрхүмә, мине вак-төяк җыр җырлаганга тирги иде: «Рөстәм, син бит шырпы түгел, син штучный товар. Сыйфатлы матур җырлар җырла!» — дия иде. Урыны оҗмахта булсын!
Күпме җырчы кирәк дибез инде?
Күпме дип әйтим икән? Мин чын җырчыларыбызны, беләсезме, кайда күрәм? Хөкүмәт дәрәҗәсендә оештырылган концертларда. Меңләгән артист булса да, дәрәҗәле концертларда һаман да шул ун-егерме кеше җырлый.
20 җитә дисез инде алайса?
50 җырчы, йә 100 булсын… Шушы егетләргә-кызларга затлы костюмнар, репертуар булдыру мөмкинлеге булсын иде. Аларны күреп: «О, татары приехали!» — дип әйтерлек булсын. Затлы булсын иде алар. Сан белән генә түгел, сыйфат булсын!
Эстрадада иң ачу китергәне?
Үзен артык зурга куеп йөргән кайбер яшь артистлар. Барысы да түгел, бик тәрбияле яшьләр дә бар. Андыйларны җырчы буларак та, кеше буларак та хөрмәт итәм. Җырчы кешедә яхшы энергия булырга тиеш.
«Яклау — ул әләм күтәреп, кычкырып йөрү генә түгел»
Митингларга чыкканыгыз бармы?
Нинди очракта җырчы Рөстәм Асаев вазгыятькә түзә алмыйча митингка чыга алыр иде?
Мин гаделсезлеккә бик каршы. Без халыкка хезмәт итәбез. Кирәк була калса, халык ягында булачакмын. Яклау бит ул — әләм күтәреп, кычкырып йөрү генә түгел. Бәлки, явызлык эшләргә уйлаган каты күңелле кешенең күңелен җыр белән эретә алырбыз.
Шиханнарны яклыйсызмы? (Бу сорауны биргәндә әле Башкортстанда Куштауны яклап каршылык бара иде — авт.)
Шиханнар… Кичә дә ул сорауны бирделәр. Табигатьне сакларга кирәк. Бөтен нәрсәне җимереп, тишеп бетердек бит инде. Миллион еллар торган искитмәле тау бит ул. Агачларны кисәбез, ниләрдер агызып, елгаларны бетерәбез, балыклар үлә. Балаларыбызга нәрсә калыр? Мин тауны яклап чыккан кешеләр яклы. Кешелеклелек сыйфаты буенча алар хаклы. Икътисад ягын карап, бөтен нәрсәне сатып, җимереп бетерикмени?!
Рөстәм, сез татар бит инде, әйеме? Татарлыгыгызны төгәл беләсезме?
Татар булып йөргәннәр кайчак башкортка әйләнеп куя бит. Шуңа алдан сорап куям: шәҗәрәгезне беләсезме?
Әни ягыннан башкорт түгел — без Сабитовлар. Әти ягыннан Асадулла бабай булган, Асаев фамилиясе шуннан кыскартылган. Казына торсаң, әллә ниләр табып буладыр, бәлки, татар яки башкорт кына да түгелдер… Каннарны белгән юк, иң мөһиме — үзеңне кем итеп хис итәсең бит. Кеше булырга кирәк!
Ә татар белән башкорт бәхәсләренә ничек карыйсыз?
Башкортта да, татарда да берничә кешенең тырнак астыннан кер эзләве инде ул. Минемчә, мондый әйбер булырга тиеш түгел. Ике республика бер-берсенең яхшылыкларын күреп, бер-берсенә тартылсын. Күршең тәмле ипи пешергән икән — син тагын да тәмлерәген пешерергә тырыш! Син шундый да, мин мондый дип, ыгы-зыгы ясап ятмыйк. Мин башкорт радиосы тыңлап, башкорт телевидениесе карап үстем. Башкортларның үзләре белән үстем дия алмыйм, алар безнең районда 1 процент кынадыр, районда бер генә башкорт авылы иде. Без авылда татарча укыдык. Апама бераз башкорт теле эләгеп калды — ул миннән олырак. Безгә юк иде инде. Татулыкка ни җитә! Башкортстан — әнием, Татарстан — әтием. Ык аша матур итеп чыгабыз да китәбез — күпер бар. Татарда да, башкортта да менә дигән искитмәле кешеләр күп.
«Буталышлар кайчакта үсешкә китерә»
Нишләп җырчылар театрга йөрми? Сезне анда бер дә күргәнем юк. Салават кына йөри Камал театрына.
Минем дә сезне театрда күргәнем юк. Димәк, төрле көннәргә туры киләбез. Мин театрларда булам. Тинчурин театрында аеруча еш булам. Концертларымны ул театрдагы Резеда Сәлахова белән Артем Пискунов алып бара. Алар алып баручы булып беренче миндә эшли башладылар.
Коллективларда буталыш-чуалышлар булып ала. Тинчуринда да булып алды. Андый очракта кемне дә булса яклап фикер әйткәнегез булдымы?
Коллективларда була инде ул, кызганыч. Матур гына бара-бара да, нәрсәдер килә дә чыга. Опера театрларында да дирижерларны ашау дигән әйбер бар. Без театрда эшләгәндә дә булды. Артистлар җыелып алалар да, кемгәдер каршы киләләр. Болар адәм баласына хас әйберләр. Ниндидер хәлиткеч вакыйгалардан соң үсеш була. Кешедә дә, коллективта да, сәнгатьтә дә…
Җитәкче була алыр идегезме? Җавапларыгызга караганда, була алыр идегез кебек.
Ууу… җитәкче… Булыр идем. Дипломатия бар. Әмма эмоция белән кызулык та бар. Әйткәнне аңламаучылар да бар бит. Ак икәне билгеле бит инде, юк, сары ди. Шундый вакытта эмоциональлек булгалап ала. Тәртипне яратам. Тегеләй-болай яткан әйбер нервыга тия. Укытучыбыз да тәртипкә өйрәтте.
«Нишләп безгә опера кирәкмәсен? Без төшеп калган милләт түгел»
Опера театрын сагынасызмы?
Сагынам. Сагынмаган көнем юк. Казанга күчеп килүемә бер генә секундка да үкенмәгән кебек, Уфа опера театрын да бик сагынам. Минем беренче адымнар башланган театр бит ул.
Театрдан китүегезнең ниндидер сәбәпләре бар идеме?
Казанга гашыйк булу инде. Опера театрыннан бер ай җибәрмичә йөрттеләр әле. Яшь белгеч булгач, минем китүем буенча министрлык та: «Нишләп яшь белгеч нәкъ менә Казанга китә?» — дип сораган. Мәскәү дә түгел, Питер да… Нигә Казан? Казан булуы миңа ул вакытта тиз генә китәргә комачаулады. Ә минем тавыш ягыннан үсәсем килде. Казан дәүләт консерваториясендә Борисенко Юрий Владимирович дигән укытучы барлыгын укытучым әйтте. «Шуңа аспирантурага барсаң яхшы булыр», — диде. Ринат Закировка бик рәхмәтлемен — эшкә алды. Яшәр урын бирде. Бүгенге көнгә кадәр Казан шәһәр филармониясендә эшлим, Аллага шөкер. Казанга килеп, урамда гына йөрмәдем, эшле булуым белән дә бәхетле.
Ләкин дәүләт опера театрыннан соң шәһәр филармониясе ул күтәрелеш түгел кебек… Дәрәҗә ягыннан…
Кызыклы сорау. Миңа монда килеп урнашу ачыш иде. Казанда яшәү үзе үк күңелемне дулкынландырды. Шул ук елны Казан консерваториясенә укырга кердем, Казан консерваториясенең Опера студиясенә җырчы булып урнаштым — аның җитәкчесе Әлфия Җаббаровага рәхмәтлемен. Зилә Сөнгатуллинадан җылы мөнәсәбәт күрдем, укытучым Юрий Борисенкога рәхмәт. Филүс Каһиров, Эльза һәм Артур Исламовлар һәм башка талантлы яшьләр арасында студент елларыма әйләнеп кайттым.
Сез атаган җырчылар Татар дәүләт опера театрында җырладылар. Филүс тә бер булса да җырлап карады. Ә сезнең җырлаган юк әле, кызганыч.
Мин филармонияне һәм эстраданы сайладым бит инде. Алай дисәң, «Ак бүре» операсында (ТР Дәүләт симфоник оркестры Игенчеләр сарае алдындагы мәйданда куйды — авт.) җырладым. Опера театрында үткән концертларда оркестр белән арияләр җырладым. Операда җырлап булмады, әйе.
Җырлыйсы килә, әлбәттә. Партияләрне искә генә төшерергә кирәк. Хәзер инде… Соң дип әйтә алмыйм әле. Минем бас партиясе өчен 45 яшьтә нормаль җырлый гына башлыйлар. Вакытым бар әле — үземне карт дип әйтә алмыйм.
Чакырсалар, йөгереп барасыз?
Әлбәттә. Барам. Ватан сорый икән — мин әзер!
Башкорт белән татарга опера кирәкме, ничек уйлыйсыз?
Башкорт белән татарга кирәкмәсә дә, башкорт белән татарның җырчы кызларына һәм егетләренә кирәк.
Бүгенге көндә операны түгел, классик җырларны да кабул итеп бетермиләр. Интернет һәм телевидениенең йөзләгән каналы халыкны чын сәнгатьтән читләштерде кебек. Опера спектакльләренә минем кебек музыкаль белем алган кешеләр бара, абруй өчен дип баручылар да бар. Аңламый да инде ул аны, «Мин бардым әле», — дип сөйләр өчен бара. Барыбер яхшы инде. Кирәкме-кирәкмиме дигәндә, опера — җырчы өчен иң югары, иң катлаулы жанр. Немецка, итальяга, французга кирәк булган опера нигә безгә кирәкмәсен?! Безнең милләт ул кадәр төшеп калган түгел бит инде.
Безнең милли опералар турында сүз алып барсак…
Милли опералар да кирәктер дип уйлыйм. Нигә кирәкмәсен?! Бүгенге көндә безгә Музыкаль театр җитми. Милли! Безнең «Башмагым», «Алтынчәч» кебек спектакльләребез бар. Эльмир Низамов кебек композиторларыбыз бар. Язарлар иде.
Әйтә алмыйм. Мин опера театрына эләгә дә алмыйм. Әйтик, бүген бушадым дип барып кына килер идем, юк, билет алып булмый. 2018 елда Австриягә бардым. Вена операсын күрәсе килә бит инде. Безне каршы алучы кыз белеште: «Риголетто», ди. Ул — иң яраткан операм. Минем анда өч партия җырлаганым бар. Европага беренче гастрольләрем дә «Риголетто» белән иде — Португалиягә бардык. Беренче тапкыр самолетка утыруым да иде ул, Мәскәүне дә беренче күрүем иде. Ул вакытта миңа 27 яшь иде. Андагы матурлык, чисталык. Спектакльдән чыктык — урамнарны шампунь белән юалар. Ак кроссовкиларга тузан да кунмады…
«Риголетто» дигәч, Португалия искә төште, Австриягә кире кайтыйк. Спектакль алдыннан 4 еврога билет алып, басып карарга мөмкин. Бездә дә шулай эшләсәләр, яхшы булыр иде. Афишаны карый башлаган идем: Аида Гарифуллина — «Джильда». Иң өскә менеп — аннан сәхнә бик ерак инде — «Риголетто»ны «су урынына эчеп» ләззәтләнеп карадым. Шуның рәхәтлеге! Яхшы тавышлар рәхәтлек бирә.
«Үз халкыма хезмәт итәсем килде»
Шулкадәр тәмләп сөйлисез. Сезне филармониядә генә йөртүе кызганыч.
Бер эләгеп китмәгәч, хәзер юк инде.
Үкенеч бар инде. Монда эшли башлагач та, мин Уфа театрына кайтып җырлаштыра идем әле. Консерватория дә классик әсәрләр җырлатып, күңелемне күтәрә иде.
Эльза белән Артур Исламовлар Европага да чыккаладылар, Рузил Гатин Европада. Ә сез Европа ягына карамагансыз.
Беләсезме, андый мөмкинлек бар иде. Әгәр мин Казанга түгел, Мәскәүгә киткән булсам… Вишневская үзәгенә эләгергә дә мөмкин иде. Әмма үз халкыма татарча хезмәт итәсе килү үз ролен уйнагандыр. Барыбер үкенмим. Үкенергә урын юк. Мин Казанда иҗат итүем белән бәхетле.
Казан хакына опера сәхнәсеннән баш тарткансыз. Татар халкы моның кадерен беләме?
Казан тамашачысының хөрмәт итүен мин сизәм. Минем монда үз урыным бар. Миннән яхшыраклар да күп. Начарраклар да бардыр. Мин менә шундый! Мин — Рөстәм! Мин Лев Лещенко кебек озак еллар җырларга хыялланам әле. Ике көнлек кенә җырчы түгел.
Популярмы икән мин, әллә «востребованный»мы икән? Аллага шөкер, кая барсам да таныйлар. Унар көн концерт куя алмыйм инде, әлбәттә, бер көнне тутыра алсам ярый. Эш анда гына түгел. Димәк, гаеп үземдә генә. Мин нәрсәдер эшләргә тиеш. Нәрсәнедер үзгәртергә тиеш. Репертуарныдыр, бәлки.
Нинди була инде ул халыкны җыя торган репертуар? «Әннә-гидер»ме?
Стильләштерелгән «әннә-гидер»дер. Зәвыкле аранжировка белән. «Әннә-гидер»не дә төрлечә җырлап була. Бездә кысылыбрак, буылыбрак җырлаганны яраталар. «Моңлы бит, тырыша бит», — диләр. Безнең татар халкы андыйны жәлли дә бит әле. Үз өстеңдә эшләргә һәм үз тамашачыңны тәрбияләргә кирәк. Рөстәмгә килдем дип үз тамашачың килсә, бөтенләй икенче энергетика була.
Ходай биргән талантны, булган мөмкинлекне тулысынча файдаландыгызмы?
Вокал ягыннан гына да димим. Бәлки, тагын ниндидер талантлар бирелгәндер. Менеджерлык һәм башкалар…
Менеджерлык дигәндә, аларның барысын да эшлибез бит инде. Микрофоннан да авыр әйбер күтәрмим дип йөрмибез. Репертуарны эшләп чыгасың — ул күпме хезмәт. Программа төзисең. Билетлары, афишасы… Үзең машина йөртүче дә, бухгалтер да, администратор да… Бөтен нәрсәне үзем аша үткәрәм.
Яратып эшлисезме, аптыраганнанмы?
Яратып эшлим. Кайбер җиргә барганда администраторлар тегеләй-болай итә башласа, алдашканнарын бик тиз беләм. Оештыручы буларак бер җитешмәгән ягым бар — әрсезлек юк.
Аны «тәрбияләп» булмыймы?
Нигә үзеңә каршы килергә? Миңа килешми дә ул. Ансыз да була. Кемдер ишекне бәреп керә. Мин борылып китәм. Горурлык булырга тиеш. Администратор буларак, бу миңа комачаулый. Бу — минем җитешсезлегем. Үзең өчен сорау авыр бит. «О ничек җырлый ул!» — дигән берәр директорың булса яхшы инде ул. «Мин шундый яхшы җырчы, алыгыз инде», — дип үзеңне мактап йөрисеңмени? Театрга килгәндә, ул яктан рәхәт: бөтен нәрсә әзер — киемеңне әзерләп бирәләр, грим салалар, оркестр уйный, билеты сатылган. Театр — бөек сәнгать.
Драма театрына кызыкмыйсызмы? «Зәңгәр шәл» кебегрәк?
«Зәңгәр шәл» өзекләрен, «Башмагым»да Зыя ролен уйнаганым булды. Ул балдежный әйбер инде. Артурлар, Филүсләр, Эльмира Кәлимуллиналар белән бергә идек бит инде… Алтын яшьләребез.
Бераз көнләшәсездер инде?
Әйе, мин алардан шактый олы. Әмма яшь турында уйламыйм. Балалар үскәннән генә күренә…
«Кияү зирәгрәк. Кыз хислерәк»
Балалар дигәннән, Гөлназ турында сорамасам, аны яратучылар гафу итмәс. Сезнең кайсыгыз популяррак?
Сез аның тәрбиясеннән канәгатьме?
Аның белән килешәсезме?
Ул дөрес әйтә. Йолдызлар мәҗлесләрдә кич буе йөрмиләр, матур итеп бер блок эшлиләр дә китәләр. Безнең ситуация башкача, менталитет та андый түгел. Сине чакырган кеше дә аңа риза түгел, аңа кич буена җырчы кирәк. «Кызым, минем алай булмый», — дим инде. Бер чыкканда татарча җырлыйм, икенчесендә русча. Арияләр, романслар да сорыйлар. Андыйны яратучы бер абзый бар. 50 яшьлек юбилеенда да җырладым, 55ендә дә, инде — 60. Базилио ариясе («Севильский цирюльник») булырга тиеш, Мельник ариясе («Русалка»)… Шуларны җырлаганда да күңел «ох» дип куя. Күңелдә классика йөри. Эстрадада бит җырда тәэсирлелек булырга тиеш. Вокал дип кенә түгел. Тавышның 70 процентын киметеп күрсәтергә тырышам. Күбрәк эмоциональлек өстим.
Гөлназ темасыннан матур гына китеп бардык. Әйләнеп кайтыйк әле. Кияүгә чыкканда сездән фатиха алдымы?
Алды. Икәү кайттылар. Егеткә килгәндә, кияүдән мин канәгать. Бер еллап күзәтеп йөрдем бит инде. Кызыма карата ихтирамы бар. Максаты бар. Мәш килеп эшлиләр. Нәрсә белән шөгыльләнсәләр дә, алар кеше талап йөрмиләр. «Әти, әни акча бир әле», — дип ятмыйлар. Берсен берсе тулыландыра. Алга таба нишләр — әлегә мин канәгать.
Әлеге парда Гөлназ өстенлек итәме? Чөнки Элвин белән җыр мәсьәләсендә конфликт булып алгач, егет фикерен әйтмәде, Гөлназ җавап бирде.
Гөлназның эстрадада тәҗрибәсе зуррак. Аның түзә алмыйча әйтәсе килә. Ә кияү сабыр, үз дәрәҗәсен белә. Дөреслегеңне белсәң, нәрсәгә аны кычкырып исбатлап йөрергә?!
Кияү хаклы дисезме?
Кияү зирәгрәк. Кыз хислерәк. Берсе кызганда икенчесе су сибеп торса, яхшы бит инде.
Кызны үзегез тәрбияләп үстергән булсагыз, башкачарак булыр иде дип уйламыйсызмы? Кайчакта аның гамәлләре белән килешмәгәндә: «Эх, каты ата кулы җитмәде», — дигән уйлар буламы?
Яшьрәк вакытында булгалады. Бергә үстермәгәч, нәрсә әйтсәң дә үпкәләр төсле. Еш күреп булмагач… Андый моментлар бар инде.
Яткырып суктырасы да килдеме?
Анысы да булгандыр. Юк, димим. Аллага шөкер, үсмер вакытлары үтеп китте инде. Хәзер инде әкренләп…
Сез аның сәхнә эшчәнлегеннән, репертуарыннан канәгатьме?
Нәрсә–нәрсә, Гөлназ репертуарны сайлый белә. Аның белән концертлар биргән бар — энергетикасы бар. Халык аны ярата — мактанып әйтүем түгел. Үзенә хас моңы, тавышы бар. Җырчының индивидуальлеге кирәк инде. Радиодан ишеткәндә: «Кем соң бу?» — дип торасы түгел. Әнә Илһам абый җырлый, әнә Зөһрә апа җырлый, әнә Рөстәм Закиров җырлый, әнә Гөлназ җырлый, диярлек булсын.
Шәп тезеп куйдыгыз!
Җырчы танылып торырга тиеш. Югыйсә, хәзер бөтенесе бертөрле.
«Ут сүнмәсен — мирассыз калуыбыз бар»
Җырчыларга җыр сайлау мөмкинлеге зурмы? Әллә бездә җыр кытлыгы бармы?
Минем өчен көй кытлыгы бар. Бик күп охшаш җырлар килә. Көйләр кабатлана. Оятсызларча өч җырны бер итеп ясап куялар. Бүтәннәр берни белми дип уйлыйлармы икән? Минем авторларым Альфред абый Якшимбетов, Фирзәр Мортазин… Аларның җырларын банкетларда да, концертларда да җырлыйм. Үтә торган җырлар.
Салават Фәтхетдинов сайлаганнан калган җырлар сезгә алайса.
Салават абыйның үз җырларын да җырлап үстек. Аңа олы ихтирам. Ул бер сезон җырлый да, матур-матур җырлар кала. Сайлап алабыз бит инде үзебез. Синең тавышка гына бара дип үземә махсус язучылар да бар.
Композиторлар хәзер җырны ничек бирә? Нота язу дигән әйбер бармы?
Техника заманы бит инде. Фирзәр, Альфред абыйлар баянда уйнап кына җибәрәләр. Бик җайлы ул.
Киләчәккә җырларның ноталары да калмыймыни?
Җырлар үзләре кала.
Борынгы заманнарга кайтканбыз икән, телдән телгә генә күчә алайса…
Иң мөһиме — ут сүнмәсен. Ут сүнсә, бетте — бөтен нәрсә туктала, бетә мирасыбыз. Ут бетсә, меңләгән артист үзләреннән үзләре бетә икән. Үзе җырлый ала торган 50-100 артист кала.
Композиторларны әйттең. Шагыйрьләргә дәгъваң юкмы?
Җыр сүзләрен кирәк булганда үзебез үзгәртәбез.
«Юк димә син, бар дип яшә,
Кеше сүзенә карама,
Төкер бар дөньясына», — дигән шигырь сүзләрен алдым. «Шөкер ит дөньясына», — дип җырларгадыр инде аны, әйеме? Шигырьдә ул, бәлки, үтеп китәр иде, җырда этика ягыннан матур түгел.
Рөстәм, төкер дөньясына дигәннән, тормышта тилелекләрне күп эшләдегезме? «Тилелекне яшь чагында эшләп калырга кирәк, югыйсә картайгач эшләвең бар», — дигән иде Туфан абый.
Яшь чагында тәти малай булып йөрмәдем. Әле дә «глупость» ясарга булдырабыз. Мин суфи абзый түгел. Әле охо-хо.
Нәрсә эшли алыр идегез?
Тормышта ниндидер «тилелекләр» эшләмисез, әйеме?
Бер тилелегемме, йомшак ягыммы — машина алыштыру. Машина чире. Тилелек бит инде ике-өч ел саен машина алыштыру.
Акчагыз кычкырып ятадыр…
Акча кычкырудан түгел. Эчке ихтыяҗ, башка суга да куя. Бу юньсезлек…
Бу бердәнбер юньсезлегегезме?
Ул акча түгү дигән сүз. «Рус баеса чиркәү сала, татар баеса хатын ала», ди. Хатын алыштыруны яшь чагында эшләп калдык инде, яшьли өйләнү тилелек булгандыр. Бик авыр вакытларда өйләнештек…
Татар халкына Гөлназ Асаеваны бүләк иткәнсез.
Аллага шөкер, үкенмим. Яшьлектә өйләнү тилелек, диюем. Кризис вакытлары иде, акча юк…
Ә хәзер тамашачыны залларга китереп булмаган вакытта, нәрсә белән акча эшли алыр идегез?
Такси йөртә алам, әмма хәзер алар мыж. Ә теге заманнарда алай түгел иде. Бервакыт яхшы киенгән бер адәм утырды. «Балдагыңны валютчикларга залогка биреп, ресторанга бер әрҗә коньяк алып килик әле, барсеткам каядыр бикләнеп калган, ди. Бирдем балдакны, алыштырды. Черниковка бистәсенә алып китте дә, бер җирдә туктатып, көтәргә кушты. Көтәм. Юк та юк инде. Башка сукты алдады дип. Кире теге валютчикка киттем. Татар абзые булып чыкты. «Йөзегеңне сатты бит», — ди. Акча эшләп, йөзекне кире сатып алдым. Абзый белән дуслашып киттек, ул авыр вакытта мине эшкә дә алды. Долларлар алмаштырып, капчык-капчык акчалар йөртәләр иде. Тагын бер вакыйга — бер егетне илттем. «Акчамны онытканмын, номерыгызны бирегез әле», — ди. Бирдем. Берничә көннән шалтыратып, акчаны китереп бирде. Шундыйлар да бар. Болар барысы да артистка образ өчен кирәк. Безне шулай өйрәттеләр.
Рөстәм, рәхәт инде сезнең куелган матур тавышны тыңлавы. Сөйләшкәндә дә сокланалардыр тавышыгызга, әйеме?
Бер хәзрәт диктор кебек, диде…
Хәзер андый дикторлар калмады инде.
Әйе «мәмәмә» киләләр. Радиога түбән тавышлар кирәк. Теге заманнарда Фоат абый Галимуллин «Казан сөйли» дигән кебек. «Казан» радиосын тыңлаулар бүгенгедәй хәтеремдә. Нинди шәхесләр эшли иде! Хәзер вакландылар. Борис Годуновны уйнарлык, тирән мәгънәле тәэсирле йөзле актер табуы авыр дип сөйләгән иде бер режиссер.
Вакландык. Бөтен яклап та.
Трагедия инде бу, әйеме?
Бу — трагедия. Тормыш безне ваклата. Шундый системада яшибез. Бу глобаль проблема. Хазанов Сталинны уйнагач инде…
Бер бездә генә түгел дип тынычланырга каламы инде?
Әлбәттә. Без әле — Аллага шөкер! Татар халкы ул югалмас! Телебез дә бетмәс.
Бик пафослы булды бу. Шулай да, сезнең башкаруда матур яңгырый бу сүзләр. Рәхмәт!
P. S. Рөстәм Асаевның эстрадада йөрүе гаделсезлек булып тоела. Юк, бу эстраданы кимсетү түгел, аның көчле вокалы башкаларның зәгыйфьлеген төртеп күрсәтә кебек.
Рөстәм Асаев белән сөйләшкәч, минем үзебезгә ачуым килде. Кадерен белмибез без бу җырчының. Милләт аны кадерли белми. Шәхсән миңа Рөстәм Асаев йөзеге югалган бриллиант каш кебек. Пластмасс йөзеккә куелган инде ул затлы каш. Әрәм.