солтан габши биография на татарском языке
Презентация по татарской литературе «Солтан Габэши»
Описание презентации по отдельным слайдам:
Солтан Габәши (Солтанәхмәт Хәсәнгата улы Габәши), композитор, музыка белгече, педагог, музыка-җәмәгать эшлеклесе. (1891-1942)
Тәрҗемәи хәле 1891 елның 13 маенда Казан губернасы Казан өязе Алат волостеның Тенивраг – Солабаш (хәзергеТатарстанның Биектау районы Кече Солабаш) авылында җәдит мулла Хәсәнгата Габәши гаиләсендә туа. Кече Солабаш мәдрәсәсендә, Уфада «Госмания» һәм «Галия», Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый (1899-1911); 1911 елда Уфада Оренбург Диния нәзарәтендә имам-хатиб һәм мөдәррис булып эшләү өчен имтихан тапшыра. 1912-15 елларда Уфа реаль училищесендә, 1915-17 дә Казан университетының юридик факультетында укый. 1918-22 дә Казан уку йортларында, шул исәптән Шәрекъ консерваториясендә (1920-22) эшли. 1922-32 елларда Шәрекъ музыка техникумында музыка теориясе һәм хор фәннәрен укыта, мөдир урынбасары, бер үк вакытта Казан уку йортлары һәм мәдәни-агарту оешмалары каршында хорлар оештыра.
1930 еллар башында аның иҗаты һәм җәмәгать эшчәнлеге вульгар социологизм карашларыннан чыгып кискен тәнкыйтьләнә. Шул сәбәпле 1932нче елда Казаннан Уфага күченеп китәргә мәҗбүр була. 1932-36 елларда Башкорт Милли мәдәният фәнни-тикшеренү институтында сәнгать белеме бүлеге фәнни хезмәткәре, бер үк вакытта Башкорт сәнгать техникумында музыка теориясен укыта һәм хор җитәкчесе булып эшли. 1936-41 елларда БАССР Халык комиссарлары советының Сәнгать эшләре идарәсе каршындагы музыкаль фольклор кабинеты фәнни хезмәткәре һәм мөдире. 1941-42 елларда Чалкак урта мәктәбендә музыка укытучысы. Габәши иҗат эшчәнлеген 1909 дан пианист һәм аккомпаниатор буларак башлый. Аннан соң Уфада, Казанда әдәби-музыкаль кичәләр, лекция-концертлар, вокаль ансамбль һәм хорлар оештыру белән шөгыльләнә.
Иҗаты Татар хор музыкасын үстерүгә мөһим өлеш кертә. Габәшинең композиторлык иҗатында милли сәхнә музыкасы әсәрләре зур урын алып тора. 1917-28 дә милли театрның Г. Исхакый, Ф. Бурнаш, К. Рәхим һ.б. пьесалары буенча куелган 10 нан артык спектакленә музыка иҗат итә. Габәши беренче татар опера коллективын оештыруда катнаша, беренче татар опералары «Сания» (1925) һәм «Эшче»не (1930, Г. Әлмөхәммәдов һәм В. Виноградов белән бергәләп) иҗат итүчеләрнең берсе була. Бу опералар Татарстанда композиторлык иҗаты һәм музыкаль башкару сәнгате үсешендә зур роль уйный. Габәши хор өчен, шулай ук вокаль һәм инструменталь әсәрләр иҗат итә, татар һәм башкорт җырларын эшкәртә.
Төп әсәрләре: «Сания» (1925), «Эшче» (1930) опералары (Г. Әлмөхәммәдов һәм В. Виноградов белән берлектә); «Зөләйха» (Г. Исхакый), «Таһир-Зөһрә» (Ф. Бурнаш), «Бүз егет» (К. Рәхим), «Фәтхулла хәзрәт» (Ф. Әмирхан), «Йосыф белән Зөләйха» (К. Әмири), «Җир уллары» (Һ. Такташ) һ.б. спектакльләргә музыка; «Кәккүк», «Оркыя», «Эшче кыз», «Ике заман», «Курай» җырлары; хор өчен татар һәм башкорт җырлары эшкәртмәләре; вокаль һәм камера-инструменталь әсәрләр, шул исәптән фортепиано өчен «Пикник», «Кайгы», «Кайгыдан соң шатлык», «Яшьлек» исемле пьесалар; симфоник оркестр өчен «Яңалиф маршы» (Г. Әлмөхәммәдов һәм В. Виноградов белән берлектә) һ.б.
Кәккүк (өченче вариант) Солтан Габәши көе Әхмәт Ерикәй сүзләре Кәккүк кычкыра урманда яз килгәч, Җир яшәргәч, кырларда гөл үскәч; Чут-чут итеп тирәкләрдә сандугач сайрый, Шул чагында йөрәкләрдә яңа дәрт кайный… Нигә ул шулай. Кәккүк тавышын ишетәсеңме урманда, Кем өчен ул анда шул чаклы моңлана? Кемне сагына ул һаман, хәсрәте бик яман, Өзгәләнә, яна ул тәмам, зарлана бичара. Ул да шул, мескенкәй, сагынадыр кошкаен, Иң матур, иң якын, җан өзгеч дускаен, дускаен. Кәккүк тавышы моңлы диеп, ямансулама, дустым, Моңлан, дип аңа үзем куштым. Их, моңлан, кәккүгем, урманда! Кәккүк тавышы бигрәк матур тыңларга: Күк-күк, күк-кү, күк-кү! Кәккүкләрне сайратырлык мәхәббәтем бар сиңа. Тыңла, иркәм, гөл генәм, кәккүк тавышын бер генә: Күк-күк, күк-кү, күк-кү! Кәккүкләрне монлатырлык мәхәббәтем бар сиңа.
Габәши Солтан
Габәши Солтанәхмәт Хәсәнгата улы. 1891 елның 1 мае, Казан губерниясе, Казан өязе Кече Солабаш авылы – 1942 елның 8 гыйнвары, БАССР, Борай районы Чалкак авылы. Композитор, музыка белгече, педагог, музыка-җәмәгать эшлеклесе
Эчтәлек
Белеме
Кече Солабаш мәдрәсәсендә, Уфада «Госмания» һәм «Галия», Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый (1899–1911).
1912–1915 елларда Уфа реаль училищесендә, 1915–1917 елларда Казан университетының юридик факультетында укый.
Педагогик һәм гыйльми эшчәнлеге
1918–1922 елларда Казан уку йортларында, шул исәптән Шәрекъ консерваториясендә (1920–1922) эшли.
1922–1932 елларда Шәрекъ музыка техникумында музыка теориясе һәм хор фәннәрен укыта, мөдир урынбасары. Бер үк вакытта Казан уку йортлары һәм мәдәни-агарту оешмалары каршында хорлар оештыра.
1930 еллар башында аның иҗаты һәм җәмәгать эшчәнлеге вульгар социологизм карашларыннан чыгып кискен тәнкыйтьләнә. Шул сәбәпле 1932 елда Казаннан Уфага күченеп китәргә мәҗбүр була.
1932–1936 елларда Башкорт Милли мәдәният фәнни-тикшеренү институтында сәнгать белеме бүлеге фәнни хезмәткәре, бер үк вакытта Башкорт сәнгать техникумында музыка теориясен укыта һәм хор җитәкчесе булып эшли.
1936–1941 елларда БАССР Халык Комиссариаты Советының Сәнгать эшләре идарәсе каршындагы музыка фольклор кабинеты фәнни хезмәткәре һәм мөдире.
1941–1942 елларда Чалкак урта мәктәбендә музыка укытучысы.
Иҗаты
С.Габәши иҗат эшчәнлеген 1909 елдан пианист һәм аккомпаниатор буларак башлый. Аннан соң Уфада, Казанда әдәби-музыкаль кичәләр, лекция-концертлар, вокаль ансамбль һәм хорлар оештыру белән шөгыльләнә.
Татар хор музыкасын үстерүгә мөһим өлеш кертә.
С.Габәшинең композиторлык иҗатында милли сәхнә музыкасы әсәрләре зур урын алып тора. 1917–1928 елларда милли театрның Г.Исхакый, Ф.Бурнаш, К.Рәхим һәм башка пьесалары буенча куелган 10 нан артык спектакленә музыка иҗат итә.
Габәши беренче татар опера коллективын оештыруда катнаша, беренче татар опералары «Сания» (1925) һәм «Эшче»не (1930, Г.Әлмөхәммәдов һәм В.Виноградов белән бергәләп) иҗат итүчеләрнең берсе була. Бу опералар Татарстанда композиторлык иҗаты һәм музыка башкару сәнгате үсешендә зур роль уйный.
С.Габәши хор өчен, шулай ук вокаль һәм инструменталь әсәрләр иҗат итә, татар һәм башкорт җырларын эшкәртә.
Иҗатында милли фольклор (бәетләр, озын көйләр) элементларын куллануга омтыла, Шәрекъ халыклары музыкасы белән кызыксына. Шул ук вакытта халык музыкасы традицияләрен Европа классик музыкасы тәҗрибәсе белән баету юлларын эзли.
С.Габәши, беренче татар музыкасы белгече һәм фольклорчы-этнограф буларак, фольклор экспедицияләре вакытында 200 дән артык татар, 100 ләп башкорт көйләрен җыя һәм туплый, музыка иҗаты турында лекцияләр укый, татар һәм башкорт телләрендә музыка буенча әсбаплар, дәреслекләр төзи, татар һәм башкорт музыка мәдәниятенә кагылышлы актуаль проблемаларны яктырткан мәкаләләр яза.
Аның иң мөһим язмаларының берсе – «Яңалиф» журналында татар музыкасы турында басылган (1931, №3-6) анкета сорауларына җаваплары. Анда татар музыкасы үсешенең киләчәктәге тулаем фәнни-тарихи юлын анализлауга беренче омтылыш ясала.
С.Габәшинең күпкырлы иҗат эшчәнлеге энциклопедик характерга ия булып тора, хәзерге татар һәм башкорт музыкасы мәдәниятенең төп юнәлешен билгеләүгә хезмәт итә.
Габәшиләр. Юкка чыкмаячакбыз
Хезмәтләре
Уфада музыка мәсьәләсе // Вакыт. 1910. 12 гыйнвар.
Музыканың эшләнеше // Безнең юл. 1925. № 7–8.
Татар сәхнәсендә музыка // Татар театры (1906–1926). Казан, 1926.
Татарстанда курайчылар һәм гармунчылар // Атака. 1932. № 1.
Программа по музыке для начальной школы. Уфа, 1933.
Әдәбият
Нигъмәтҗанов М. Солтан Габәши турында биографик белешмә: яңа документлар // Казан утлары. 1967. № 7.
Сәйдәшева З. Солтан Габәшинең тууына 90 ел // Казан утлары. 1981. № 5.
Хайруллина З., Гиршман Я. Султан Габяши // Композиторы Советского Татарстана. Казань, 1957.
Нигмедзянов М.Н. Султан Габяши // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.
Салитова Ф. Габяши Султан Хасанович: 100 лет со дня рождения // Ежегодник памятных музыкальных дат и событий. М., 1991.
Газиз Альмухаметов и Султан Габаши в Казани: материалы и документы. Уфа, 1995.
Султан Габяши: материалы и исследования: в 2 ч. Казань, 1994–2000.
Габаши Султан
Габаши Султан-Ахмет Хасангатович. 1 мая 1891 г., деревня Малый Сулабаш Казанского уезда Казанской губернии – 8 января 1942 г., деревня Челкаково Бураевского района БАССР. Композитор, музыковед, педагог, музыкально-общественный деятель
Содержание
Образование
В 1899–1911 гг. учился в медресе деревня Малый Сулабаш, «Усмания» и «Галия» в Уфе, «Мухаммадия» в Казани.
В 1911 г. сдал экзамен на звания имама-хатиба и мударриса в Оренбургском Магометанском Духовном Собрании в Уфе.
В 1912–1915 гг. продолжил обучение в Уфимском реальном училище, в 1915–1917 гг. – на юридическом факультете Казанского университета.
Педагогическая и научная деятельность
В 1918–1922 гг. преподавал в учебных заведениях Казани, в том числе в Восточной консерватории (1920–1922 гг.).
В 1922–1932 гг. преподаватель музыкально-теоретических и хоровых дисциплин, заместитель заведующего Восточным музыкальным техникумом, одновременно организатор хоров при учебных заведениях и культурно-просветительских учреждениях Казани.
В начале 1930-х годов творческая и общественная деятельность С.Х.Габаши подверглась резкой критике с позиций вульгарного социологизма. В связи с этим С.Х.Габаши в 1932 г. вынужден был покинуть Казань и переехать в Уфу.
В 1932–1936 гг. он работал научным сотрудником отдела искусствоведения Башкирского научно-исследовательского института национальной культуры, одновременно был преподавателем музыкально-теоретических дисциплин и руководителем хора Башкирского техникума искусств.
В 1936–1941 гг. научный сотрудник, заведующий кабинетом музыкального фольклора при Управлении по делам искусств Совета Народных Комиссаров (СНК) Башкирской АССР.
В 1941–1942 гг. учитель музыки средней школы деревни Челкаково.
Творчество
Творческую деятельность С.Х.Габаши начал с 1909 г. в качестве пианиста и аккомпаниатора. В дальнейшем в Уфе и Казани занимался организацией литературно-музыкальных вечеров и лекций-концертов, детских утренников, вокальных ансамблей и хоров.
Особый вклад внес в развитие татарской хоровой музыки.
Большое место в композиторском творчестве С.Х.Габаши занимают музыкально-сценические произведения.
В 1917–1928 гг. создал музыку к более чем десяти спектаклям национального театра по пьесам Г.Исхаки, Ф.Бурнаша, К.Рахима и др.
С.Х.Габаши участвовал в создании первого татарского оперного коллектива и явился одним из авторов (совместно с Г.Альмухамедовым и В.Виноградовым) первых татарских опер «Сания» (1925 г.) и «Эшче» («Рабочий», 1930 г.), которые способствовали развитию композиторского творчества и музыкально-исполнительского искусства в Татарстане.
С.Х.Габаши – создатель хоровых, вокальных и инструментальных сочинений, обработок татарских и башкирских народных песен. В творчестве преимущественно тяготел к традиционным элементам национального фольклора (баитам, протяжным напевам), интересовался музыкой народов Востока. Вместе с тем искал пути гармоничного синтеза народных музыкальных традиций с опытом европейской музыкальной классики.
С.Х.Габаши, будучи первым татарским музыковедом и фольклористом-этнографом, собрал в фольклорных экспедициях свыше 200 татарских и более 100 башкирских напевов, читал лекции по музыкальному творчеству, создавал учебники, пособия по музыке на татарских и башкирских языках, писал статьи по актуальным проблемам татарской и башкирской музыкальной культуры.
Одна из наиболее значимых его публикаций – ответы на вопросы анкеты журнала «Яналиф» о татарской музыке (1931 г., № 3–6). В них была предпринята первая попытка научного осмысления итогов исторического пути и дальнейшего развития татарской музыки.
Многосторонняя творческая деятельность С.Х.Габаши носила энциклопедический характер и послужила становлению основных направлений современной татарской и башкирской музыкальной культуры.
Мы не исчезнем. (Габяши). 2009
Сочинения
Уфада музыка мәсьәләсе // Вакыт. 1910. 12 января.
Музыканың эшләнеше // Безнең юл. 1925. № 7–8.
Татар сәхнәсендә музыка // Татар театры (1906–1926). Казан, 1926.
Музыка турында безнең сораулар. «Яңалиф» анкетасы // Яңалиф. 1931. № 3–6.
Татарстанда курайчылар һәм гармунчылар // Атака. 1932. № 1.
Программа по музыке для начальной школы. Уфа, 1933.
Литература
Хайруллина З., Гиршман Я. Султан Габяши // Композиторы Советского Татарстана. Казань, 1957.
Нигмедзянов М.Н. Султан Габяши // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.
Салитова Ф. Габяши Султан Хасанович: 100 лет со дня рождения // Ежегодник памятных музыкальных дат и событий. М., 1991.
Газиз Альмухамедов и Султан Габаши в Казани: материалы и документы Уфа, 1995.
Габяшев Р. Исповедь счастливого человека // Казань. 1996. № 5/6.
Султан Габяши: материалы и исследования: в 2 ч. Казань, 1994–2000.
Нигъмәтҗанов М. Солтан Габәши турында биографик белешмә: Яңа документлар // Казан утлары. 1967. № 7.
Сәйдәшева З. Солтан Габәшинең тууына 90 ел // Казан утлары. 1981. № 5.
Рәимова С. Солтан Габәши // Идел. 1995. № 1–2.
Солтан габ?ши биография на татарском языке
Әдәбиятка ул зур тормыш мәктәбе үтеп, яшәешнең тулы гаммасын, ягъни аның табыш-югалтуларын, менү-төшү кебек һәртөрле тирбәлешләрен үз әче тәҗрибәсендә кичереп, иҗатның да максат белән табылган татлы газап икәнен яхшы аңлап килгән кеше. Шуңадыр, бәлки, аның язганнары да төрле эзләнүләр белән тулы, күп юнәлешле, күп тармаклы, әмма, талантлы шәхесләргә хас булганча, тоткан юлында ул — дәвамлы, үз-үзенә таләпчән һәм нык ихтыярлы.
Равил Рахмани, әдәбият галиме, тәнкыйтьче. 1996
Язучының язу диапазоны бик киң. Ул күп өлкәләрне колачлый. Әмма шунысы хак: С.Шәмсинең үз стиле, язу манерасы, сюжет төзү үзенчәлеге бар.
Мәхмүт Әхмәтҗанов, тәнкыйтьче. 1998
С. Шәмси иҗатын күпкырлы дип атап, аны төрле юнәлешләргә бүлеп күрсәтсәк тә, без аны тулы бер комплекста күз алдында тотарга тиешбез. Чөнки С. Шәмси — тарихчы, С. Шәмси — прозаик, С. Шәмси — публицист — аерым-аерым була алмый. Ул еш кына бер үк әсәрендә талантының берничә юнәлешен ачып бирә. Аның без алда күрсәтеп үткән сыйфатларына тәрҗемәче эшчәнлеге дә органик рәвештә ялганып китә.
Рафис Корбан, шагыйрь. 1996
С. Шәмси эшчәнлегенең соңгы еллардагы төп кыйбласы — милли тарихыбызның чуалып каткан төеннәрен художество ысулы белән реаль чынбарлык аша, документаль җирлектә чишүдән гыйбарәт. Автор бер үк вакытта үткен, йөгерек каләмле язучы да, тарихның томанлы тыгыз пәрдәсен күтәреп, хакыйкатьне янып-көеп эстәүче эзтабар, тикшеренүче дә. Аның өчен булып үткән вакыйгаларны үз ихтыярыңча ыспайлау да, аларга иннек-кершән ягу да ят төшенчәләр.
. Минем өчен «Низаглы йортта» китабы — С.Шәмсинең соңгы еллардагы җентекле иҗади эзләнүләренең бер җитлеккән җимеше сыйфатында кабул ителә. Әлбәттә, автор тарих белән матур әдәбият ялганышында инде күптәннән эшләп килә. Бу төр җитди хезмәтләре белән үзен җәмәгатьчелеккә каләм остасы гына түгел, әзерлекле тикшеренүче-галим итеп тә танытты. Әлеге әсәре белән исә ул сикәлтәле иҗат үреннән ныклы адымнар белән өскә менүен янә бер кат раслады.
Равил Әмирхан, тарихчы галим. 2002 Солтан Шәмси
Ильмира Нәгыймова: «Руслан эчсә, шайтанга әверелә»
«Мин моңа озак килдем»
Руслан сезнең аерылышуны кире кага. Сине «взломали», дигән иде.
Нигә алай дигәнен белмим, әмма мине «взломать» итмәделәр.
Бу мәгълүмат таралгач, Руслан сиңа ни диде?
Ул ахырга кадәр минем Инстаграмга чыгаруыма ышанмады. Мин аңа соңгы адым шул булачак, дидем. Инстаграмга чыгарам икән, димәк ул sos дигән сүз, башка чара юк, ул мине гел тилмертеп ятачак, ә халык белгәч, ул куркачак.
Инстаграмга чыгарасың икән, мин синең шәрә фотоларыңны чыгарам, бөтенесе күрсеннәр, дип әйтте.
Руслан әти буларак нинди? Балаларга да агрессивмы ул?
Руслан эчмәгәндә әйбәт. Әмма эчсә, алдында анасы торамы, баласымы — аңа барыбер.
Бәлки, аны дәваларга кирәктер?
Ун ел дәвамында шулай булдымы?
Дөресен әйтәм: 2012 елда никах укыттык. Ул нык исерде. Мин шул төндә үк дөрес эшлимме, юкмы икән дип уйладым. Никах укыткан көннең кичендә үк исерек килеш чәчемә ябышкан иде. Элек йөргән егетләремнән көнләште. Шунда ук барысы да билгеле булган инде, тик мин яраттым, гашыйк идем, берни күрмәдем, ишетмәдем, дигәндәй.
Шулай да бәхетле көннәрегез булгандыр?
Бәхетле көннәребез дә булгандыр инде. Мәсәлән, 30 яшемә җитеп, чит ил күргәнем юк, балалар белән чыкканым юк. Быел чит ил паспорты ясаттык, ул үземне генә җибәрми. Үзе чыга алмый. Шуңа күрә минем чит ил дә күргән юк, гел эш, эш, ипотека, кредит.
Аның әти-әнисе белән син нинди мөнәсәбәттә? Алар сиңа ни ди?
Мин Русланның әти-әнисен хөрмәт итәм. Алар бик яхшы кешеләр. Руслан үзе дә начар кеше түгел, эчсә генә шайтанга әверелә. Аек Руслан Кираметдинов һәм эчкәне — ике кеше. Аек Руслан Кираметдинов ул — ялкау. Урманга да эшкә керде инде, тагын да күбрәк бурычларга батты, бер тиен акча алып кайтмады. Пандемия вакытында минем Инстаграмнан реклама акчасына яшәдек. Миңа халык «Руслан урманда эшли, ә Ильмира рәхәттә ята, акчасына коена», — дип язды. Әйе, тот! Реклама хисабына яшәдек. Аның белән хәзер кайбер дуслары да аралашмый, аның кем булуын аңладылар. Алар бөтен сүзләремне раслый ала.
Эчүен ташласа, кабат бергә була алырсызмы?
Юк, бергә булмыйбыз. Бетте. Мин моңа озак килдем.
Хәзер ул кайда? Язамы, шалтыратамы?
Кайда икәнен белмим. Минем машинамда каядыр китте. Беренче машинабызны аның исеменә кредитка алган идек. Бергә эшләп, кредитны түләдек. Мин Эльмира Сөләйманова белән эшли башлагач, ул миңа машинаны бирми иде. Абыйның яисә әтинең машинасын алып, гастрольләргә йөри идем. Ярты ел мин Эльмира белән концерт куеп йөрдем. Шушы ярты ел дәвамында Руслан кредитны түләмәгән. Машина миндә булмагач, нигә мин кредитны түләргә тиеш?! Мин дә түләмәдем. Ахырда бездән ул машинаны банк хезмәткәрләре алды. Ничә ел түләп… Шулай итеп машинасыз калдым. Соңыннан кабат машина алдык. Анысын үземнең исемемә. Хәзер тагын менә миндә машина юк. Ярый, мин яңаны алырмын әле, Алла боерса. Ә аннан өч тапкыр машина йөртү таныклыгын алдылар. Ул машинаны исерек килеш йөртә. Берәрсен бәргәнче туктамас инде.
Минем турында: «Борынын чөйгән», — дип язалар. «Руслан бит ул тыныч, Ильмира шул хәлгә җиткергән», дип язалар. Мин күңелдәгенең барысын да сөйләсәм… Мин әле ун ел дәвамында булганнарның бик әзен генә сөйләдем. Минем тирә-юньдәге кешеләр, дуслар барысын да белә. Халыкның барысын да белүе миңа кирәк тә түгел. Мине халык сәхнәдә Руслан белән көтмәсен дип күрсәтергә теләдем.
Син бик чибәр, көнләшүе дә бардыр?
Аныңча, мин аннан танылганрак җырчы булырга тиеш түгелмен. Ул шуңа көнләште. Мин нишләтим соң? Халык үзе сайлый бит. Ул беренче булырга тиеш икән… Мин үз иҗатымны, сәләтемне күмеп куя алмыйм бит инде. Үземчә тырышам, эшлим. Ул да тырышсын!
Суккан икән. Фотолар белән уртаклаштың.
Сукмады түгел инде. Минем паникага бирелүләрем, күпме борчылуларым. Тыныч яшисем килә.
Берәр егет белән аралашканыңны күргәне булмадымы?
Менә ун ел яшәп, бер тапкыр да хыянәт иткәнем булмады, Аллага шөкер. Нәрсә белән генә ант итим? Ул хәтта дус кызларымнан да көнләшә. Мин дусларым белән башка аккаунттан язышам.
Соңгы «пик» ни булды? Нигә барысын да сөйләргә булдың?
Күпме түзәргә була инде? Менә соңгы эчүе пик булды. Мин аңа бәхет телим. Мин аны хатын-кыз буларак туктата алмадым. Аның юлында шушы эчүен ташлатырлык хатын-кыз очрасын иде. Минем сабырлыгым җитмәде.