рсим низамов биография семья жена дети
Рәсим Низамов: «Якыннарыма кирәклегемне тою мөһим» (ИНТЕРВЬЮ)
Тавышы моңнан гына торган Рәсим, баксаң, бөтенләй җырчы булырга хыялланмаган икән! — Җырлау сәләтем булса да, җырчы булырмын дип уйламаган идем. Казанга педагогия институтының музыка факультетына укырга керүемнең төп максаты — укытучы булу иде. Хәер, җырчы булып китсәм дә, максатымнан тайпылмадым дип исәплим. Җырларым белән халкыбызны сәхнәдән тәрбиялим дип саныйм. Сәхнә бит ул нәкъ тәрбия чыганагы булырга тиеш тә кебек.
“Иркә бала булып үсмәдем”
— Тәрбия дигәннән, иң башта әти-әниегез, авыл тәрбиясе турында сөйләшик әле.
— Авылда үскән һәр баланы хезмәт тәрбияли. Мин гаиләдә бер генә бала. Күпләр хәзер: “И, бер бөртек булгач, иркә булып үскәнсеңдер инде!” — диләр, һич юк. Мин башыннан сыйпап үстерелгән бала түгел! Киресенчә, абыйлы-апалы балаларга, бүлеп эшләгәч, эш азрак эләккәндер әле. Әтием Мөхәммәт — машина йөртүче, әнием Венера хисапчы иде. Әти иртә китә, кич кайта, әнинең сәламәтлеге мактанырлык түгел, хуҗалыктагы авыр эшләр барысы да минем җилкәдә. Ул бит хәзер генә авылда яшәү рәхәт — су-газы кергән. Ә бит боларның барысын да үзебез эшли идек. Бервакыт шулай физикадан хәрәкәт темасын үткәндә, укытучының: “Хәрәкәт ул, балалар, менә Рәсимнең көянтә-чиләкләр белән йөгерә-йөгерә су ташуы инде!” — дип чагыштыруы истә калган. Көн гел эш белән үтә иде, шулай да, ап-ак карда аунарга да, яшел чирәмдә йөгерергә дә вакыт таба идек.
— Укытучы булам дип йөргән улларының кинәт кенә сәхнә йолдызына әйләнүен ата-ана ничек кабул итте соң?
— Башта “артист кеше юлдан кайтып керми, тормышың ничегрәк булыр соң?” дигән шикләр булса да, алар бу карарны уңай кабул итте. Аннары бит мин сәхнәгә институтта укыган вакытта ук чыгып караган кеше, башта кызыксыну гына иде, аннары инде һөнәргә әйләнде.
— Туган як якын булгач, институтта укуның авырлыгы юк инде аның.
— Беренче елларда бик сагындырды, атна саен кайтып йөрдем. Ә инде аннары, укытучыбыз Миңгол Галиев безне — авылдан килгән балаларны үз канаты астына алып, вокал белән җенләндергәч, төнгә кадәр институттан чыкмый башладык. Авыл баласында ялкаулык юк бит ул — иртән сәгать тугызынчы яртыга киләбез, төнге унсыз кайту юк. Көнгә икешәр сәгать вокал белән генә шөгыльләндек — укыйм дигән кешегә мөмкинлек җитәрлек иде! Аннан ияләшә төшкәч, бәйрәмнәрдә, ялларда концертлар белән авылларга чыга башладык. Әле бик яхшы хәтерлим, концерт куярга дип чыккан бер төркем студент 1994 елның каты буранында 14 сәгать юлда утырдык — бу минем, мөгаен, иң истә калган гастролем булгандыр.
— Юл газабы — гүр газабы, диләр бит, гомеренең яртысы тәгәрмәч өстендә гастрольдә үткән артист кешенең юл маҗаралары моның белән генә бетмидер инде.
— Юк, әлбәттә! 2001 елда кыш көне бер төркем артист Уфага концерт белән кузгалдык. Чаллыга җиткәч, аппаратура төягән “Газель” машинабыз ватылды. Нишләргә белгән юк, кич бит концертка өлгерергә кирәк. Киттек машина эзләп, аппаратура төяргә таптык, үзебезгә барырга машина юк. Шунда бер белмәгән бер абый: “Бу дөньяда күрмәгәннәрем калмады, Әфганга кадәр барып җиттем, юлда йөрүнең ни икәнен бик яхшы чамалыйм!” — дип, гаражында торган өр-яңа машинасының ачкычын, документларын китереп тоттырды. Чит кеше иде ул безгә, ә бит мондый изгелекне хәтта якын дустың да эшләмәс иде!
Икенче очрак тагын шул ук Уфа яклары белән бәйле. Концерттан кайтырга чыктык, төнге сәгать унике, без артистларны төягән машина ватылды, ниндидер бер вак кына запас часте янып чыкты. Аппаратура төягән машина шул запас частьны эзләргә китте. Сүнгән машина эчендә салкынга чыдап булмый башлады, урамда да түзә торган түгел, 30 градус салкынлык. Ярый урманга якынрак җир иде, төшеп учак ягып җылынып та карыйбыз. Шуннан якындарак ут күренгән авылга киттек, бу булып чыкты чеп-чи урыс саласы. Ишегалдында машинасы торган һәр капканы шакып, урам буйлап бара торгач, бер урыс агае уянып чыгып, гаражыннан шул кирәкле запас частьны табып бирде. Ул да чит кеше иде! Шуны әйтәсем килә: чыннан да юл газабы — гүр газабы бит ул, юлда йөргәндә бер-беребезгә мәрхәмәтлерәк булсак иде.
“Урланган җыр җырламыйм”
— Бүген ярый инде урамнан тотып алып кергән һәр кешедән “йолдыз” ясаучылар бар, сез сәхнәгә аяк баскан чакларда танылу бик авыр булгандыр, мөгаен?
— Ул вакытның да үз мөмкинлекләре бар иде — чын конкурс-фестивальләр мине сәхнәгә алып менде. “Ягымлы яз”, “Татар җыры” (аны һич кенә дә хәзер үткәрелә торган “Татар җыры” белән бутарга ярамый) — болар чын сынау иде. Мин, мәсәлән, “Татар җыры” конкурсында өч тапкыр чыгыш ясадым (1993, 1995, 1997 еллар), бары соңгысында гына лауреат исеменә лаек булдым. Ә хәзерге конкурслар бизнес бит ул, урамнан кергән һәр кешедән җырчы ясап булмый, аның өчен талантың булган очракта да 5-6 ел укырга кирәк. Хәзерге көндә эстрадада бөтенләй башка һөнәр ияләре дә “йолдыз” булып йөри, аны чистарту өчен бер закон — фонограммага җырлауны тыю да җитәр иде.
— Сезнең хакта “ирешкән югарылыгын озак еллар дәвамында саклап кала алган җырчы” диләр, моның сере нидә?
— 16 елдан артык сәхнәдә иҗат итү дәверендә нәкъ шуңа омтылдым да инде. Моның өчен, әлбәттә, һәрдаим үзеңне камилләштерергә кирәк: тамашачының мәхәббәтен югалту өчен бер ялгыш сүз ычкындыруың да, бер ялгыш адым атлавың да җитә. Шуңа күрә үземне гел контрольдә тотарга тырышам. Аннары сәхнәдәге уңыш тулысынча репертуар белән бәйле. Миндә кемнәндер урлап алган җыр юк, барысы да үзем өчен язылганнар.
— Ә алар ничек сайлана? Җырларның сезнең язмыш белән тәңгәл булуы мөһимме?
— Минем өчен сүзләр белән көйнең тәңгәллеге мөһим. Темасы да тормышчан, сүзнең көче дә зур булсын. Бер үк “яратам” сүзен төрлечә яза бит шагыйрьләр — берсендә бигрәк тапталган сүз булып яңгырый, икенче шигырьне укыйсың, шул сүз йөрәккә тия. Менә шунда инде ул сүз көче! Ә үзеңнең язмыш турында гына җырлау, минемчә, һич дөрес булмас иде — үзен генә уйнаган артист чын артист була алмый бит. Без халык язмышын, аның көнкүрешен күз уңында тотарга тиеш.
— Кайсы авторларга өстенлек бирәсез?
— Фирзәр абый Мортазин белән эшләү бик җайлы. Аңа нинди җыр кирәген аңлатып та торасы юк. Җыр язгач, “Рәсим, сиңа гына дигән бер җыр бар!” — дип үзе шалтырата, ул җыр чынлап та минеке булып чыга. Зөфәр Хәйретдинов, Марсель Иванов, Фәрит Хатыйпов белән бик күп җырларыбыз бар.
“Кыш буе чана шуам”
— Һәр ир-ат өчен беренче урында эш, икенчедә генә гаилә, балалар, диләр.
— Мин алай аерып карый алмыйм. Эш — фронт, гаилә — тыл ул! Гаилә — бурыч та, җаваплылык та, терәк тә. Хатыным Энҗе белән бергә укыдык, әмма бер күрүдә гашыйк булдым дип әйтә алмыйм. II курста, көз көне колхозга эшкә җибәрделәр, шунда якыннан аралашып киттек. Укуны тәмамлагач, өйләнешеп тә куйдык.
Бүген хатыным балалар бакчасы мөдире, эше үтә җаваплы, четерекле. Хатын-кызга бит гаиләне дә, эшне дә бертигез алып барырга кирәк. Ике улыбыз Рүзәл белән Равилне дә үстерәсе бар. Әти сүзе иң азактан әйтелсә дә, төп тәрбияне балаларга барыбер әни кеше бирә. Аллага шөкер, аңлашып, матур яшибез.
— Тормышыгыздагы иң кадерле мизгелне искә төшерсәк?
— Ул, мөгаен, беренче улым туган көндер!
— Улларыгызның кайсында үз балачагыгыз чагылышын күрәсез?
— И, хәзерге заман баласын безнең белән чагыштырып буламыни?! Шулай да, олысы Рүзәл холкының тыныч булуы белән миңа охшаган. Кечкенәсе бер тик тотмый, кыш көне тау шудыртып рәхәтләндерә (Рәхәтләнеп көлешәбез — Э.Җ.) Минем ял көне туры килсә, чанасын әзерләп көтеп кенә тора, төнге уникесез кайтып та булмый аннары!
— Тиздән тамашачыгыз көтеп алган концертларыгыз җитә, шул хакта да сөйләшеп алыйк әле.
— 23-24 февральдә Филармония концертлар залында Казан тамашачысы алдында чираттагы имтихан тотуым. Концертны театральләштерүгә бик каршы булсам да, ул тулы канлы үтәчәк — аның үз сценарие, алып баручысы (быел Рәсим Низамов концертын Фәнил Вакказов алып барачак — Э.Җ.), биючеләре дә, чакырылган җырчылары да булачак. Үземнең остазларымны кунак итеп чакырасым килә. Аннары мин бит инде 4 ел рәттән “Татар моңы” конкурсында жюри әгъзасы, шунда катнашкан талантлы балаларның берничәсен үз концертыма чакыру нияте дә бар.
— Казанда үткән концертлар артистларның финанс хәлен кайсы якка үзгәртә?
— Казанда ел аралаш концерт бирүне максат итеп куйдым — бу үзеңне формада тотарга бик ярдәм итә. Әмма бу тамашалардан акча эшләүне максат иткәнем юк. Хәер, төбәсәң дә эшләп булмый — яңа җырлар яздыру, костюмнар тектерү, зал арендалау, чакырылган артистларга түләү — шушы чыгымнардан соң минуста калмасаң, бу иң яхшы нәтиҗә дигән сүз. Шунысын да яшерми әйтә алам: концертлар оештыруда спонсор дусларның ярдәме бик зур.
— Дуслар белән аралашу өчен вакыт каламы соң?
— Безне уртак хобби — волейбол ярату берләштереп тора. Атнага ике мәртәбә “Динамо” спорт комплексында җыелышып волейбол уйныйбыз. Уен барышында дуслар белән сүзгә килешү дә булырга мөмкин, әмма бөтен үпкәләр шул залда кала, алдан килешү буенча, без бәхәсне спортзалдан ары алып чыкмыйбыз. Бу безнең өчен аралашу да, ял итү, стресстан арыну да. Бөтен тискәре эмоцияләрдән арынып, өйгә тынычланып кайтабыз.
— Шулай да, кеше күңеленә һәрчак нидер җитми бит ул.
— Ул яшәүдән туктаганчы шулайдыр инде. Менә минем дә иҗаттан туеп, җырлаудан туктыйсы килгән чакларым була. Әмма сәхнә чир ул, сине болай гына җибәрми. Аннары тагын нидәндер күңел күтәрелеп китә дә, җиң сызганып эшкә тотынасың.
— Әле сезгә, иҗатыгызга гашыйк булган яшь, чибәр фанаткалар да илһам бирәдер?
— Хатын-кызларның игътибарын нибары һөнәремә кагылышлы дип исәплим. Бер күрүдә гашыйк булуга бөтенләй ышанмыйм. Кешенең эчке дөньясын белмичә торып, ничек итеп яратып булсын ди?!
— Сезнең яшәү яме нидә?
— Минем өчен һәрвакыт якыннарыма — хатыныма, балаларыма, әти-әниемә һәм тамашачыма кирәклегемне тою мөһим!
“Каеннар арасында” хиты белән халыкка танылган Рәсим Низамов Татарстанның халык артисты булды
Әле яңа гына табадан төшкән яңа исемле җырчы белән аралашып алырга да өлгердек.
Рәсим Низамов халык яратып кабул иткән һәм үзе яратып башкарган җырларын да хәтерендә яңартты.
– Тәнкыйтьне ничек кабул итәсез?
Тәнкыйть кәнфит түгел? диләр безнең халыкта. Ләкин ул булырга тиеш. Ансыз булмый.
– Бүген татар эстрадасына карата фикерләрегез. Кимчелекләре, төзәтәсе җитешсезлекләре бармы?
Төзәтәсе әйбер дип сөйләп, эченә кереп китсәк, ул күп төрле. Бу минем сүз генә түгел, төзәтергә кирәк дигән фикерләр күптән йөри. Хөкүмәт дәрәҗәсенә дә күтәрелгән мәсьәлә бу. Шулай да, бер урында гына тора дип әйтеп булмый, кемнәрдер алга омтыла. Яшьләр арасында сәхнәгә омтылыш, эзләнү бар икән, димәк, моны аңлау бар. Шушы эшнең авырлыгын тоеп, шуңа җигелеп эшләргә алынган җырчылар бар.
– Җырларны үзгәртеп башкаручыларга сез нинди карашта?
Автор җырын үзгәртүне зур гөнаһка саныйм. Аның калыбын үзгәртү, әйтик. Ул бит нотада язылган, шушы калыптан чыга икән, дөрес әйбер була алмый. Бу авторның хокукларын бозу. Ул оригиналда булырга тиеш. Халык җырларын күпмедер үзгәртү бар, ләкин халык күңеленә сеңгән, колагын ишетелгән җырларны алай итеп үзгәртүне дөрес гамәл дип санамыйм. Аны мелизмнар белән бизәү анысы икенче мәсьәлә.
– Татар альтернатива музыкасына карата мөнәсәбәтегезне беләсе килә. Заманча юнәлешләрдә җырлаучыларны тыңлыйсызмы?
– Алар да кирәктер, гел бертөрле генә җырлап булмый. Заманага яраклашып эзләнү булырга тиеш. Аның үз аудиториясе.
Жены самых богатых российских бизнесменов и чиновников (29 фото)
Каждый год журнал Forbes составляет рейтинг богатейших людей России, и что самое примечательное, практически все из участников рейтинга женаты. Предлагаем вам посмотреть на жен самых богатых людей нашей страны, которые стоят за самыми влиятельными мужчинами нашей страны.
Ирина Винер, 69 лет
Супруг: Алишер Усманов, 64 года Основатель USM Holdings, который объединяет активы в горнорудной промышленности и металлургии, телекоммуникациях, контролирует издательский дом «Коммерсантъ», а также владеет 30,2% акций лондонского футбольного клуба «Арсенал»
Состояние: 15,5 млрд долларов (5-е место в рейтинге Forbes «200 богатейших бизнесменов России»)
Сандра Мельниченко, 40 лет
Супруг: Андрей Мельниченко, 45 лет. Председатель совета директоров «Еврохима», СУЭК (Сибирской угольной энергетической компании) и Сибирской генерирующей компании
Состояние: 11,4 млрд долларов (9-е место в рейтинге Forbes «200 богатейших бизнесменов России»)
Елена Перминова, 31 год
Гражданский супруг: Александр Лебедев, 57 лет. Председатель совета директоров «Национальной резервной корпорации», совладелец нескольких газет
Состояние: 400 млн долларов (188 место в рейтинге Forbes «200 богатейших бизнесменов России»)
Марина Добрынина, 58 лет
Супруг: Виктор Вексельберг, 60 лет. Председатель совета директоров группы компаний «Ренова», президент фонда «Сколково»
Состояние: 13,4 млрд долларов (10-е место в рейтинге Forbes «200 богатейших бизнесменов России»)
Елена Фейгин, 38 лет
Супруг: Ян Яновский, 39 лет. Инвестиционный банкир, один из создателей корпорации «Биоэнергия» и First Nation Societe Bancaire, член советов директоров ряда российских компаний
Состояние: долларовый миллионер (точная сумма неизвестна)
Ирина Агаларова, около 62 лет (на фото: вторая слева, вместе с сыном Эмином, дочерью Шейлой и мужем Аразом)
Супруг: Араз Агаларов, 61 год. Президент Crocus Group
Состояние: 1,8 млрд долларов (51-е место в рейтинге Forbes «200 богатейших бизнесменов России»)
Ольга Карпуть, 34 года
Супруг: Павел Те, 54 года. Совладелец Capital Group
Состояние: 0,1 млрд долларов
Маргарита Лиева, 33 года
Супруг: Эдуард Таран, 49 лет. Владелец «РАТМ холдинга», куда входит завод «Экран» и предприятие «Гидромаш», президент «Российского Делового Клуба»
Состояние: 800 млн долларов
Людмила Лисина, 61 год
Супруг: Владимир Лисин, 61 год. Владелец Новолипецкого металлургического комбината и транспортно-логистического холдинга Universal Cargo Logistics Holding
Состояние:1,6 млрд долларов (3-е место в рейтинге Forbes «200 богатейших бизнесменов России»)
Екатерина Потанина, 42 года
Супруг: Владимир Потанин, 56 лет. Совладелец «Норильского никеля», крупнейшего производителя никеля и палладия в мире
Состояние: 1,4 млрд долларов (8-е место в рейтинге Forbes «200 богатейших бизнесменов России»)
Наталья Давыдова (около 34 лет, точный возраст скрывает)
Супруг: Иван Стрешинский, 48 лет. Партнер Алишера Усманова, гендиректор USM Advisors и один из самых богатых топ-менеджеров России по версии журнала Forbes
Состояние: долларовый миллионер (зарплата — 15 млн долларов в год)
Елена Тимченко (точный возраст неизвестен)
Супруг: Геннадий Тимченко, 64 года. Член совета директоров ОАО «Новатэк» Состояние: 1,6 млрд долларов (5-е место в рейтинге Forbes «200 богатейших бизнесменов России»)
Состояние: 14,2 млрд долларов (10 место в рейтинге Forbes «200 богатейших бизнесменов России»)
Елена Лихач (Скоч) (около 40, точный возраст неизвестен)
Супруг: Андрей Скоч, 51 год. Совладелец ЗАО «Газметалл», совладелец «Металлоинвеста», депутат Государственной Думы
Состояние: 7,9 млрд долларов (17-е место в рейтинге Forbes «200 богатейших бизнесменов России»)
Виктория Манасир, 35 лет
Супруг: Зияд Манасир, 51 год. Основатель компании Manaseer Group, которая занимается строительством, добычей и переработкой нефти и другими видами бизнеса
Состояние: 600 млн долларов (140-е место в рейтинге Forbes «200 богатейших бизнесменов России»)
Наталья Якимчик, 32 года
Супруг: Валерий Шевчук, 50 лет. Экс-глава Москомнаследия и бывший вице-президент Московской торгово-промышленной палаты, заместитель генерального директора ООО «ЕТК-Инвест»
Состояние: долларовый миллионер (точная сумма неизвестна)
«Время не лечит»: муж Васили Фаттаховой из Башкирии дал откровенное интервью
26 января исполнится 4 года, как ушла из жизни известная певица с неповторимым голосом, заслуженная артистка Татарстана и Башкортостана Василя Фаттахова.
Песня «Туган як» в исполнении народной любимицы популярна не только в республике, но и далеко за ее пределами. Напомним, певица ушла из жизни в расцвете сил в возрасте 36 лет. У Васили Фаттаховой остались двое детей — 8-летний сын Карим и 3-летняя дочь Камиля. Их воспитанием занимается отец, Ильгиз Абдракипов, и его родные.
Супруг артистки Ильгиз Абдракипов рассказал Медиакорсети о том, как старается жить ради детей. Также он поделился подробностями конфликтной ситуации вокруг недавно изданной книги памяти Васили Фаттаховой.
«Боль осталась и сегодня»
— Ильгиз , 4 года — это и много мало. Время лечит?
— Нет. Не лечит. Я с этим не согласен. Б оль как была так и осталась. Самое тяжелое — д ети растут без матери.
— Задам избитый, но все же актуальный вопрос. Вы не задумываетесь о попытке жениться еще раз?
Меня часто пытаются познакомить с кем-то. Сами женщины проявляют инициативу и пишут в социальных сетях. Все это дается мне тяжело. Я думаю только о детях.
— А о себе?
— А что о себе думать? В 40 лет разве о себе думают?
— А разве в 40 лет жизнь заканчивается?
— Расскажите о ваших детях.
— Как удается справляться одном у ?
«На книге о Василе хотели нажиться»
— Некоторое время вы работали в сфере шоу-бизнеса . Продолжаете организовывать концерты татаро-башкирских исполнителей?
— С ейчас почти этим не занимаюсь. М оя основная деятельность связана со строительством.
На мой взгляд, мир татаро-башкирского шоу-бизнеса очень изменился. Чрезмерно большое количество артистов, качество песен вносят свою не самую лучшую лепту в развитие данной сферы. Экономика России тоже дает о себе знать. Да и душа к этому не лежит. Нужен стимул, а его сейчас нет.
— Пару дней назад в Бал т ачевском районе состоялась презен т ация книги памяти Васили Фаттаховой .
— Да. Но к нига издана без моего со гласия. На ее презентацию меня н е пригласили, хотя я бы и сам не пошел.
— Что произошло?
Сдается мне, за предложением увековечить память о Василе на страницах книги скрывался писательский бизнес. У меня же и в мыслях не было продавать. Я хотел подарить эти книги в качестве памятного подарка близким и друзьям.
— Но книга воспоминаний о Василе Фаттаховой все же вышла?
— А вы знакомы с содержанием ?
— Собираетесь что-то предпринять?
— Какие планы на ближайше е будущее ?
Рәсим Низамов: “Эстраданы сүгәләр, әмма аңа юл күрсәткән кеше юк” (ИНТЕРВЬЮ)
Рәсим Низамовның соңгы арада яңа клиплары чыкканы юк, гәрчә мәгънәле һәм “хит” булган җырлары тупланса да. “Халык җырны яратып кабул иткәч, клип төшерергә өлгерми дә каласың”, – дип аңлатма бирүгә дә карамастан, алга таба тамашачыларга клип тәкъдим итәргә нияте барлыгын белдереп куйды.
Шушы арада исә Рәсим Низамовның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак концертына мәш килеп әзерләнгән вакыты.
— Сезнең театральләштерелгән концертларны ошатмау хакында билгеле. Ә асылда концерт нинди булырга тиеш?
— Беренче чиратта, концерт концерт булырга тиеш. Концерттан спектакль ясап бетерүне дөрес түгел дип саныйм, чөнки аның өчен театрлар бар. Халык тамашага, беренче чиратта, артистны күрергә, аның җырларын тыңларга килә. Кайбер артист артык мавыгып китеп, концертны спектакльгә әверелдерә, шуннан соң тамашачы да бер җыр тыңламый канәгатьсезлек белдереп кайтып киткән очраклар да бар.
— Үзегезнең тамашада ниләр тәкъдим итәсез?
— Әлбәттә, яңа җырлар булачак. Алар булмаса син иҗаттан туктагансың дигән сүз. Концертта иҗатташ дусларым, яшь артистлар катнашачак. Мәскәүдән килгән татар егете Марат Яруллин үз чыгышын тәкъдим итәчәк. Татарстаннан читтә, башка мохитттә үссә дә, кечкенәдән җырлап, милли моңны сеңдергән. Киләчәктә үзләре сәхнәгә чыгып, үз юлын таба торган җырчыларны чакырырга тырышам. Барлык яңалыкларны тамашачы концертта күрә алачак.
— Яшь артистларны педагогик осталык, эш тәҗрибәсеннән чыгып бәялисезме?
— Эш тәҗрибәсеннән дә, җырлау мөмкинлекләреннән дә чыгып бәялим. Хәзер бөтен кеше җырлый бит. Дөрес, араларында бик талантлы һәм өметле җырчылар бар. Бүгенге көндә сәхнәгә ниндидер ыргылу бара. Бу матур күренеш, әлбәттә, тик сәхнәгә чыкканда белем туплап чыгарга кирәк. Безнең татар халкы моңга бәйләнгән, шуңа да яшь артистларның халыкчанлыгына игътибар итәм. Җырның сәнгать икәнен онытмаска кирәк.
— Репертуарны җентекләп сайлыйсызмы?
— Егерме елдан артык иҗат иткәч тамашачыга нинди җыр кирәклеген тоя башлыйсың. Мин тормышчан җырларны сайларга тырышам, чөнки җыр — тәрбия чарасы. Җырчы композитор белән шагыйрьнең иҗат җимешен кабаттан үзе аша тудыра. Авторларга бит: “Җыр язып бир әле”, — дип кенә булмый, чөнки тиз генә сызып бирә торган әйбер түгел ул. Аны тоярга, үзең аша үткәреп чыгарып бирергә кирәк. Юкка гына Сара апа Садыйкова: “Сәхнә — изге җир”, — дип әйтмәгән.
— Татар эстрадасын еш тәнкыйтьлиләр, тик ничек һәм кайсы якка үзгәртергә кирәклеген әйтә алмыйлар. Җырчы буларак сез бу хәлне ничек бәяләр идегез?
— Һәркем тиешле юнәлеш буенча һөнәри белем алып хезмәт итәргә тиеш. Профессионал булмаганнар башка эшкә кысыла башлый икән, бу эшнең нәтиҗәсезлегенә китерә. Сәхнәдәге артистларны, сәнгатьне дә сүгәбез инде, чөнки бүгенге көндә эстрада ничек бар, шулай бара. Аны сүгүен сүгәләр, тик эстрадага ярдәм итүче дә, юл күрсәткән кеше дә юк. Кая тәгәри, кая барып төртеләсен беркем белми. Моны бүген генә үзгәртеп тә булмый. Мәсәлән, рус эстрадасында тәртип салына башлады, димәк, үзгәрешләр безгә дә килеп җитәчәк. Бүгенге көндә артистлар тере тавышка кайта башлады, тамашачыларга да кыска итәктән чыгучылар кызык түгел хәзер. Минемчә, худсовед системасын да кайтару кирәктер, чөнки телевизордан күргәнне һәм радиодан ишеткәнне тамашачы шулай тиеш, шулай дөрес дип саный. Элек бар иде «профессионал» һәм «үзешчән» төшенчәсе. Хәзер кемнең кем икәнен аерып булмый. Миңа Туфан абый Миңнуллинның: “Миңа үзешчәннең профессионал дәрәҗәсендә үзенә урын дәгъваләве, яки, киресенчә, профессионалның үзешчән дәрәҗәсенә төшеп, өстән-өстән генә эшли башлавы ошамый”, — дигән сүзләре бик якын.
— Фонограммаларны тыю турындагы канунны кертсәк, бик зур төркем җырчы сәхнәдән китәчәк дип белдердегез. Тормышта төрле хәл була, авырткан вакытта концертны өзмәс өчен үзегезнең фонограммага чыгыш ясаганыгыз булдымы?
— Иҗатның башланган чорында бик каты салкын тигән иде. Тамаша билгеләнгән, зал тулы. “Халыкка аңлатыйк, концертны күчерик”, — дисәм дә, оештыручылар уздырырга карар кылды. Әле ул вакытта кайсы җыр яздырылган, кайсысы юк. Шулай бердәнбер концертны эшләп чыгарга туры килде. Билгеле, башка шәһәрдәге тамашаларны күчердек. Әле дә хәтерлим: тамашачылар каршында хәлне аңлатып ишек төбендә гафу үтенеп тордым. Һәрбер чыгышымда тере тавышка җырлыйм, шуңа да мин фонограммага катгый рәвештә каршы.
— Концертларыгыз белән гастрольләргә чыгасызмы?
— Сирәк булса да чыккалыйм, тик соңгы арада кризис үзенең барлыгын сиздерә. Тик аңа карап кына эшләмичә, иҗат итмичә булмый.
— Иҗаттан тыш, спорт ягыннан да калышмыйсыз бит әле.
— Спорт белән шөгыльләнү — ул ял итү, аралашу чарасы да. Спорт — ул шул ук тормыш. Җыелып, волейбол уйнаганда уенга ныклап кереп китәбез, кызып китеп бәхәсләшкән чаклар да була, тик барлык үпкәләр шул мәйданчыкта кала да. Яшьләр дә килә, тик бер-ике уйнап карыйлар да, кемнең биле, кемнең тагын нәрсәседер авырта башлый. Гади генә ял итү чарасы дип караганда да кул-аяк сындырган чаклар да була. Һәрбер эшкә җиңелчә карасаң нәтиҗәсе булмый. Тренажер залына инстаграмга фото урнаштырыр өчен йөрүчеләр дә күп инде. Социаль челтәргә мөһим мәгълүматны куярга мөмкин, тик һәрбер адымыңны түгел.
— Балаларыгыз сезнең сукмак буйлап иҗатка кереп китмәгәннәр…
— Олы улым бүгенге көндә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында белем ала. Үзе шул юнәлешне сайлады. Ул музыка мәктәбен тәмамлады, чөнки белем бервакытта да комачау итми. Кече малайга әле 9 гына яшь, өченче сыйныфта укый. Ул футболга бик теләп йөри, техника, машиналар белән кызыксына. Автомобиль маркаларын, төзелешен, бәяләрен миннән дә күбрәк белә.
— Һөнәрегез буенча сез музыка укытучысы. Сәхнәдә җыйган тәҗрибәне дә эшкә җигеп, бу юнәлешкә дә ныклап алынып карыйсы килмиме?
— Мин ул турыда уйлыйм, бу якка бер адым ясадым да. Мамадыш районыннан шундый тәкъдим белән чыктылар. Бер төркем авыл балалары белән билгеләнгән көнне вокал белән шөгыльләнәбез. Район үзәгендә яшәүче балаларга ул яктан җиңелрәк, ә авылларда һәрвакыт музыка дәресләре булмый. Урта сыйныфтагы балалар белән эшлим. Аларда кызыксыну бар, теләп йөриләр. Җырлау беркемгә дә зыян итми. Бу эшне узган ел үземне сынап карар өчен башлаган идем, бәлки, киләчәктә музыкаль мәктәп дә булдырырмын.
Фотолар шәхси архивтан алынды.