ростэм асаевнын гаилэсе биография

Гульназ Асаева

Биография

Старалась Гульназ Асаева, оттачивала манеру исполнения и берегла голос, чтобы петь проникновенные песни на национальном языке, но популярность среди молодежи ей принесло совсем не это. Повышенный интерес к девушке возник в связи с «башкирским Джастином Бибером» Элвином Греем.

Поговаривали, что молодые люди не просто коллеги по музыкальному цеху, а влюбленные. Масло в огонь подлил и сам Радик Юльякшин, подарив красавице на весеннем уфимском концерте в 2017-м огромного плюшевого медведя, букет алых роз и позвав замуж.

Детство и юность

Будущая молодая звезда национальной эстрады появилась на свет в 2-й день лета 1998 года. Любовь к песенному искусству была заложена в девочке с детства, ведь ее родители – уважаемые в Башкортостане артисты Лилия Биктимирова и Рустем Асаев. Супруги приняли решение жить отдельно, когда дочери исполнилось 4,5 года. А отчим – певец Фадис Ганиев – постарался сделать все, чтобы падчерица ни в чем не нуждалась.

Гульназ, рассказывая о семье, смеется: хорошо, что у нее два отца – один в Уфе, другой в Казани. Мужчины отлично ладят между собой, общаются, советуются в тех или иных вопросах, а то и отдыхают вместе. 4 июня 2015-го у Гульназ родился сводный брат Карим.

Появляться на сцене она начала довольно рано, еще будучи первоклассницей. В 10 лет в сфере интересов Асаевой оказались и танцы, последовал переход в хореографический колледж. Здесь девочка охотно участвовала в музыкальных спектаклях, демонстрировала творческие способности и подавала надежды.

Дальнейшую жизнь связать с пластическим искусством не удалось. Однажды на репетиции Гульназ серьезно травмировала ногу и первое время вообще не могла ходить. Новым местом учебы стал казанский музыкальный колледж.

Известно, что девушка живет отдельно от родителей с 15 лет. Переехала в Казань, затем вернулась в Уфу, где взрослые, полностью доверяя дочери, оставили в ее распоряжении квартиру, а сами перебрались в близлежащую деревню Таганай.

«Я по жизни одиночка. Люблю жить одна, самостоятельно. Я это поняла, еще будучи ребенком, поэтому мы сразу приняли решение жить отдельно, родители меня в этом поддержали», – поделилась певица.

На странице в социальной сети «Инстаграм» часто мелькают фотографии родных, сопровождаемые трогательными подписями, а также собственные детские снимки.

Музыка

Еще во время учебы в колледже Гульназ встала на профессиональный музыкальный путь. Упорство, трудоспособность, желание совершенствоваться и соответствовать знаменитым родителям сделали из девочки настоящую звезду татаро-башкирской эстрады. Успех закрепили дуэты с мастерами песенного искусства – Филюсом Кагировым, Русланом Сайфутдиновым, Алиной Гадельшиной и другими. В 2017-м свет увидел дебютный сборник «Мине онытырга мөмкин түгел», содержащий суперхит «Дулый буран».

Отвечая на вопрос журналистов о первом гонораре в размере 30 тыс. руб., девушка призналась, что он был за роль в короткометражном фильме Булата Юсупова «Визит». Кинолента основана на реальных событиях 1977-го и посвящена великому танцовщику Рудольфу Нурееву. Кстати, с полученной зарплатой она расправилась как истинная леди – потратила на косметику и наряды.

В репертуаре Асаевой – преимущественно синглы на башкирском и татарском языках. На «великом и могучем» к 2019-му их значительно меньше – «Все за тебя» и «Украду». Последний сразу после публикации обвинили в схожести с песней бывшей «фабрикантки» Сати Казановой.

«“Украду” мы написали сами с Илдусом Давляновым, моим аранжировщиком. Записывать ее оказалось непросто, потому что манера исполнения песен на русском языке абсолютно другая. Именно благодаря ей мы познакомились с продюсером, поэтому эксперименты однозначно будут продолжаться», – добавила она.

Далее в творческой биографии певицы наступили перемены. Она согласилась на условия московского продюсера и сменила имя на Джаннат (DjannAt) и имидж, перекрасилась в черный цвет. Что касается выбранного псевдонима, то, кроме утвержденного, рассматривались еще варианты Арайа и Асайа.

Личная жизнь

Как бы ни выглядела Гульназ и где бы она ни жила (в башкирской, татарской или российской столицах), ее творчество и личная жизнь активно обсуждаются везде. Как минимум дважды сватали талантливую красавицу коллегам по музыкальному цеху.

Источник

Рөстәм Асаев: “Кызым миңа “әти дими. ”

Рөстәм Асаев 20 яшендә өйләнә. Хатынына 16 яшь була. Бер елдан кызлары Гөлназ туа. “Яшь вакытта күп нәрсәне аңламыйсың. Кызыма биш яшь булганда аерылыштык”, – ди җырчы.

– Рөстәм, Лилия Биктимировага Уфа сәнгать училищесында укыганда ук өйләнгәнсең икән?

– 1996 елда. Ул – 1, мин 3 курс­та укыганда өйләнештек, мәш килдек. Яшьлек. Укыган вакытта өйләнешү бер дә кирәк әйбер түгел икән. 27-29 тирәләрендә өйләнсәң, бик әйбәт. Эшең, кесәңдә акчаң булырга тиеш.

Гаилә коргач, ватык-сынык машина белән “таксовать” итеп тә йөрдем. Ипилек-тозлык булса да керә, әмма акча күбрәк машинаны төзәтергә китә иде. Гаиләдә акча – зур мәсьәлә. Яшәгән саен авырая, бер-береңне аңламый башлыйсың.

– Яшь парларга өйләнешмәгез, авыр, дисәң, аңлыйлармы?

– Һәр кеше үзе күреп, үзе тоймыйча аңламый. Мине дә туй ясап әти-әни өйләндерде.

– Аерылышкач ни диделәр?

– Баштан сыйпамадылар инде. Бала өчен өзгәләнделәр.

– Әти-әниең кызың Гөлназны үстергән. Аерылган хатының да, син дә әти-әниең янына кайтып йөргәнсез.

– Йөрдек инде. Бала бит.

– Аерылышкансыз, ә кайчандыр бер-берегезне яраткансыз бит.

– Ярату калмады инде. Барып чыкмый, этле-мәчеле яшисең икән – аерылышырга кирәк.

– Беренче хатының Лилия Фәдис Ганиевка (Башкортстанның халык артисты) кияүгә чыккан. Лилия белән Фәдис авылга синең әти-әниең янына кайталар. Әти-әниең Фәдискә “кияү” ди икән.

– Дисәләр дисеннәр. Әти-әнигә: “Ник алай әйтәсез?” – дип каршы килмим. Матур яшәсеннәр.

– Кызың икегезгә дә “әти” дип әйтә икән.

– Әлбәттә, ул үстерә бит. Кызым миңа “әти” дими, “папа” ди. “Үзегез өйрәттегез”, – ди. Ә менә икенче никахтагы балаларым Мөслим белән Әминә “әти-әни” ди.

– Фәдис Ганиевның 4-5 хатыны булган диләр.

– Белмим. Кеше турында сөйләргә яратмыйм.

– Синең яшерен продюсерың – “Уютный дом”. Сине шул оешманың штатлы җырчысы дип сөйлиләр?

– “Уютный дом” җитәкчесе – гаилә дустыбыз. Марат әфәнде иҗатымны бик ярата, ярдәм итә. Киңәшләрен дә бирә, бик яхшы кеше.

– Гөлназ Асаева “Ваһапов фести­вале”ндә 3нче урынны алган, этеп керткәнсең, бик күп кеше каршы булган диләр, шундый сүз ишеттем.

– Жюрида булырга тиеш идем, булдырмадылар. Ничек этеп кертим ди?

– Гөлназ башта синең балаларыңны карашты, хәзер исә музыка училищесындагы укуын өзеп, Уфага, әнисенең яңа туган баласын карарга китте.

– Андагы ситуацияне белмим, анда барып яшәгәнем юк. Кызга алар тәрбия бирә. Гөлназның монда безнең белән яхшы элемтәдә булуына алар бигүк шат түгел. Көнчелек дигән әйбер бар. Барысы да катлаулы. Тегеләрнең сүзеннән чыга алмый. Авыр күчеш чоры, 16-17 яшь.

– Икенче хатының белән ничек таныштың?

– 2007 елның башында. Ун көнлек ялга авылга кайттым. Айгөл – безнең район кызы. Бик ошады. Бер эштән дә курыкмый. Төскә-биткә дә чибәр. Эшләп үскән кыз.

– Кая, фотосын күрсәт әле.

– Юк. Күз тия аңа. Икенче тапкыр өйләнү бик авыр икән, беренче тапкырында гына уйламыйсың, икенчесендә уйландыра. Хөрмәт итәм үзен. Ике бала үстерәбез, мине дә бала урынына карый. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Рөстәм Асаевның әтисе Мәҗит заманында колхоз рәисен йөрткән, хәзер авылларында мулла. Мәет тә юа, корбан да чала.

– Карале, Рөстәм, Фәдис Ганиев Башкортстанның иң көчле җырчысы икән, син аның авторитетыннан куркып Казанга килгәнсең, диләр.

– Башкортстанда мин соңгы егет түгел – опера җырчысы идем. Бүгенге көндә Башкортстанда халык артисты була идем. Мактанып әйтмим. Фәдис – эстрада, мин опера җырчысы, икебез ике төрле. Бик популяр вакытта киттем.

– Ник?

– Уфада миңа нәрсәдер җитми иде, иҗатыма үзгәрешләр кертәсе килде. Казанга укыр өчен килдем, консерватория, аспирантурага кердем.

– Ник опера театрында эшлә­мисең?

– Әйтә алмыйм. Һәр театрның үз тәр­тип­ләре.

– Синең турында: “Кешене куркыта торган салкын тавышлы җырчы”, – диләр.

– Мин “бас” тавышлы җырчы. “Бәхетле булып тума – тенор булып ту”, диләр. Спектакльдә матур партияләр тенорларныкы. Тенорларга кызыгам.

– Син туган ягыңда (Башкортстан, Благовар районы, Болышлы авылы) фермер булырга хыяллангансың. “Басуда каеннар үсеп утыра, шуңа җаным әрни”, – дигәнсең.

– Әйе шул, мәктәптә укыганда әти-әнигә әйтмичә күрше әбидән бурычка акча алып, күрше авылдан бозау алып кайткан идем. 9 класстан соң СПТУда бер-ике көн укыдым да ошамады. Авыл хуҗалыгын күтәрү өчен бик яхшы агроном, менеджер, җитәкче булырга, кешеләрне эшләтә белергә һәм бик күп акча кирәк.

ростэм асаевнын гаилэсе биография

Рөстәм Асаев кызы Гөлназ Асаева белән.

Источник

Рөстәм Асаев: «Яратам, дип әйтә белмим икән. »

ростэм асаевнын гаилэсе биография

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаевның быел Казанга күченеп килгәненә унөч ел була икән. Башкортстан республикасы Благовар районы, Балышлы авылы егетенең язмышын Казан белән бәйләгәндә очраклылык сәбәпче булса да, Рөстәм аңа һич үкенми.

Бердән, тормыштагы бер очраклылык та – очраклылык түгел, икенчедән – җырчы: «Казан ул – күпме карасам да, карап туймыйм, диярлек бәхет башкаласы», – дип елмая.

«Әле белте кыный, әле белте. »

Рөстәм кечкенә чагын аеруча бер җылылык, ярату белән искә ала. Үзгәртеп кору, талон чорларына туры килсә дә – әбиле-бабайлы булып үскән балачак, әтисе белән әнисенең иркә төпчекәе булган елларга рәхмәттән ары тагын ни әйтеп була ди?

– Көй чүлмәге булгач, уз апаң яратмагандыр әле.
– Бертуган апам Ләйсән белән туйганчы сугыша идек. Сәбәбен хәтерләмим, әмма бәдрәфкә кереп китсә дә, кача күрмәсен, дип саклап торган истә. Битендә мин салган буй-буй тырнак эзләре әле дә бар – син миңа пластик операция хакын түләргә тиешле бәндә, дип әле дә көлеп йөри.

– Бөтен эшне аңа аударып калдырырга тырышкансыңдыр да инде.
– Ә юууук! Эштән качкан булмады анысы! Бердәнбер эшләргә яратмаганым – бакча чүбе утау булгандыр. Калган бөтен нәрсәгә – җиң сызганып. Әтием Мәҗит авылда шофер булып эшләде – аның бөтен нәрсәдә уң кулы булдым – олавы-олавы белән, исенә- чүбенә бата-чума утын кисү-яру дисеңме, мал-туар караумы, бакча казумы. Әнием Рәмзилә исә авылда гомер буе завсклад булып эшләгән кеше. Аның эше – амбарда да шактый вакытны уздыра идем. Чәчү, урып-җыю вакытларында амбар алдыннан да рәхәтрәк, күңеллерәк җир юк бит ул – авыл шау килеп гөрләп тора, аннан әбәд тирәләрендә тезелешеп утырып, апалар пешереп алып килгән пирог-кекслар белән чәй эчү дисеңме, шул амбар янындагы асфальтта сәпиттә җилдерүләр булсынмы.

– Авылларның гөрләп торган вакытына туры килгән чор, име?
– Әйе шул. Безнең авыл әкәмәт зур иде ул. Болганчыграк елларда үссәк тә, тамак тук, күңел көр иде. Җимертеп эшли дә белдек, өлкәннәрдән тормыш зирәклегенә дә өйрәндек, киң карашлы булып үстек тә.

– Моның өчен әйбәт укырга да кирәк булгандыр.
– Әйбәт укыдым мин – өчле-дүртлегә генә (үлә-бетә көләбез)! Әмма мәктәптә бер дә юкка гел миңа эләгә иде. Сугышып яткан малайлар төркеменә килеп кенә кушылам – шундук укытучы апа да килеп чыга, иң гаеплесе булып мин калам. Туп тибешеп уйныйбыз – тәрәз ватучы булып мин танылам. Юкса, беркемнән артык та, ким дә җирем дә юк иде инде. Әмма укуга бик илтифат иттем дип алдашасым килми – бөтен хыял, үсеп җитеп, фермер булып эшли башлау, мал-туар үрчетү иде. Ә билгеләрне алырга партадаш малай ярдәм итте – иртән-иртүк моңа 20 тиенне шудырып куям да, өй эшен дә күчертә, дәрестә дә күз аның дәфтәрендә була. Апа көлә-көлә сөйли иде инде минем турында: мәктәптән кайтышка сумкасын ташлый да, иртән шул ачылмаган да букчасын тотып мәктәпкә китә иде, дип.

«Кеше әнә өч көндә алып кайтты»

– Фермерлык чынга ашмаган хыял булып калган, аңлавымча?
– Чынга аша башлаган иде ул. Иң башта – 14 яшьтә, мин үзем, күрше әбисеннән акча алып торып, күрше авылдан нәселле бозау – тана алып кайттым. Ул вакытта заманы өчен кыйбат та булгандыр инде, авылда шофер булып эшләгән туганны ризалатып, кузовка көч-хәл белән күтәреп, юлда үзем тотып кайттым мин аны. Әти белән әни ләм-мим бер сүз әйтмәде, акчасын күрше әбисенә бирделәр – үстердек без аны. Майя дип исем куштым, чыннан да нәселле, әйбәт булды ул. Аннан, үземне тулаем шушы өлкә кешесе итеп тоя башлагач, тугызынчы класстан соң, документларымны Чишмә бистәсендәге СПТУ-48гә илтеп тапшырдым. Фермер булам имеш. Әмма өч көннән, бөтенләй минеке булмавын аңлап, ташладым да, авылга кайтып киттем. Әти белән әни анда да сүз әйтмәде – документларны кире унынчы класска илтеп тапшырдым. Ул вакытта, уку тәмамласаң, ромбик формасында күкрәк тамгасы тапшыралар иде бит инде. Хәтерлим, ике малае дүртешәр ел училищеда укып, шул тамга алып кайткан күрше абыйсы ул вакытта минем турында: «Сез йөрисез инде дүртешәр ел ыштан туздырып, кеше әнә өч көндә ромбик алып кайтты», – дип шаярткан иде.

– Аның урынына фермерлыкны сәнгать кысрыклап чыгарган, име?
– Әйе, биш яшьтән аккардеонда уйнаган Рөстәмне кунакка килгән туган абзый Уфа сәнгать училищесына юнәлтте дә куйды шул. Менә анысы инде – чып-чын минем тәлинкә иде.

«Авантюрист булганмын»

– Кайда фермерлык та, кайда сәнгать дип бутап алыйммы соң шунда.
– Мин хәзер дә үземне сәнәк сабына сөялеп басып торган фермер итеп күз алдына китерәм! (көлешәбез) Ул канга сеңгән нәрсәләрдән котылып булмый икән ул. Сәнгать – ул күңел халәтенең икенче канаты. Җыр-моңнан читтә калган гаилә түгел иде без – әти ягыннан да, әни ягыннан да бар андый талант. Авантюристлыгым да булгандыр – мин җаным тарткан нәрсәне чынга ашырып карарга тырышам. Авыл хуҗалыгыннан да ерак дип әйтә алмыйм, җыр сәнгате дә бөтереп кенә йөртте.

– Анысын ташлап кайтасы килмәде инде?
– Юк. Башта училище тәмамладым бит инде, аннан консерваториягә укырга кердем – аларында су кебек йөздем. Уку тәмамлауга авылга кайтып урнашам, кебек уйлар, җилдә тарала килде.

– Монда иртә корылган гаилә, бала туулар да үз эшен эшләгәндер, дип гоманлыйм.
– Әйе, Лилия белән яшь, нәрсәнең-нәрсә икәнен дә чамаламаган вакытта гаилә кордык. 1998 елда кызыбыз Гөлназ туды. Консерваториянең бишенче курсын тәмамлаган елда юллар аерылышты.

ростэм асаевнын гаилэсе биография

– Бу темага сөйләргә яратмаганыңны белсәм дә, сорыйм әле – әгәр артык яшь булмасагыз, гаилә соңрак корылган булса – никахны саклап калып булыр идеме икән?
– Юктыр. Без икебез дә кызу, компромиссларга авыр бара торган кеше идек. Барыбер яшәп бетереп булмас иде. 6-7 еллык уртак тарихтан соң да ушка килер өчен шактый вакыт кирәк булды – җилкәдән авыр йөк төштемени. Кемнеңдер яхшы, кемнеңдер начар булудан да түгел ул – бер-беребезгә гаилә өчен туры килмәгән пар булганбыз. Аны аңларга яшьлек кенә комачау иткән. Әмма, шөкер, матур мөнәсәбәтләрдә калдык – кызыбыз Гөлназ безне сөендереп үсте.

– Кечкенә баладан чыгып китүе – иң авыры булгандыр?
– Гөлназны аны яшь тә өч аеннан минем әти-әни алып калып тәрбияләде. Укырга кергәнче диярлек ул авылда үсте, авылдагы балалар бакчасына йөрде. Ул яктан әнкәйнең өченче баласы белән бер инде ул Гөлназ – Алланың рәхмәте яусын әнигә! Әтисе төсле үк көй чүлмәген кочып-сөеп кенә үстерештеләр. Әни һаман көлеп искә ала әле: пырылдап кайткан бу бакчадан, табын тулы, суыткыч тулы җаның ни тели, шул ашарга бар бит инде. Бу, «берни дә юк» дип зарланып йөри икән. Әбисе, нәрсә кирәк соң сиңа, нәрсә җитми, кызым, дигәч, суыткычны шапылдатып: хет сагыз-мазар булсын иде инде, ди икән кечкенә Рөстәмовна.

«Тагын да әйбәтрәге булыр»

– Бу вакытта әле булачак хатының – ун яшькә кече Башкортстан кызы Айгөл хыялда да булмагандыр?
– Ул вакытта язмыш ишарәсе Айгөлгә үзенә күрә бер ым биргән булган. Әле әнисе исән вакытлар. Минем булачак әби туган тиешле апалары белән телевизордан минем аерылышу тарихын ишеткәннәр дә, жәлләп куйганнар. Әби: «Ярар, бар да әйбәт булыр әле, тагын да әйбәтрәге очрар юлында», – ди икән.

– Юраганы юш килгән?
— Әйе, әмма, кызганыч, үзе генә ул вакытны күрә алмады – бик иртә арабыздан китеп барды. Мин исә Айгөл белән кеше буларак формалашып җиткәч, ир-ат буларак аягымда басып торганда таныштым. Инде гаилә мөнәсәбәтләренә әзер чор иде димме. 2006 елда миңа Казанга килү тәкъдиме булды, Казан филармониясенә эшкә урнашкан вакытлар иде. 2007 елда Айгөл әнисез калды (әтисе дә бик яшьли үлеп киткән), 2008 елда, чираттагы ялга кайткан җирдән мин аны Казан күрергә килергә өндәдем. Шул килүдән җибәрмәдем дә – мәчеткә барып никах укыттык та, ул минем белән Казанда торып калды.

– Яратам, дип әйтү, икенче җитди адымга бару Рөстәмгә җиңел бирелдеме?
– «Яратам» дигән сүзне мин әйтә дә алмыйм, бәлки, ул сүзне аңлап та җиткермимдер әле. Нәрсә соң ул ярату – химия дәрәҗәсендәге бер-береңә тартылумы, ул баш әйләндергеч халәттән соң килгән бер-береңә тартылу, бер-береңнең булуыннан күңелдәге рәхәт халәтме, бергәләп авырлыклар-шатлыклар бүлешүме? Мин романтик та түгел, матур сүзләр дә әйтә белмим кебек инде, әмма Айгөлсез үземне күз алдыма китерә алмыйм. Ул искиткеч хуҗабикә, зирәк кеше, акыллы хатын-кыз. Юләр хатынын мактар ди.

– Рөстәмнең нинди икәненә килеп җиттекме? (Рәхәтләнеп көлешәбез)
– Шулай-шулай. Иҗат кешесе хыялый була инде ул. Шуңа аның белән яшәве дә ансат түгел. Айгөл ул яктан минем һөнәрне, аның «побочка»ларын аңлап кабул итте. Тавыш-гауга булганы юк, өйгә кайтасым килеп кайтам – кемнәр аңлар, шул аңлар.

«Без популяр түгел, әмма кирәкле дә»

– Биш минутка алданрак уятмаганга ярап булмыймы әллә?
– Шулайрак! (Көлә) Шул инде, шул – гел үзем. Балаларымның өчесе дә үземә охшаган. Кайвакытта шаяртып та куям инде – хатын да алыштырып карыйм юкса, барыбер минем клоннар туа. Айгөлгә дә кечесе белән ансат булмады – елак булды, аеруча әнисенә «каты төште», тулаем балалар карамагында бөтерелде. Хәзер кечесе дә итәктән төшеп килә – үзеңне кара инде, дим хатынга. Без хәзер кабат җитәкләшеп кенә йөрерлек егет белән кыз булып яши башларга тиеш.

– Гаиләдә бәхетле булуың күренеп тора, күз тимәсен, Рөстәм. Иҗатта да бәхетлеме син?
– Үзем теләгәнчә үк түгел шул. Кем әйтмешли, хәзер заллар тоткан, үз кагыйдәләрен алдан сөрүче кайбер җырчылар төсле үк популярлык юк – әмма кирәксез дә түгелмен. Аншлаг-аншлаг концертлар куям дип мактана алмыйм – минем формат бик эстрадага да туры килеп бетмидер. Халыкка югары сыйфаттагы иҗади продукт кирәкми дип, күңел төшкәләгән вакытлар да булгалый. Әмма алай да – оркестрлар белән эшләү, зур-зур дәрәҗәле чараларда катнашулар бер урында гына таптанмаска, эзләнергә этәрә.

– Популяр булмауда сезнең гаеп тә юк түгел инде – җырларыгыз сирәк ишетелә, килеп туган вәзгыять белән әллә ни көрәшергә теләк белдерүчеләр дә юк дәрәҗәсендә.
– Җырлар яздыруга килсәк, мин теләгән, күзаллаган аранжировкалар да эшләтеп булмый – нәтиҗәдә мин теләгән форматта җыр килеп чыкмый, ә ул чиле-пышлы җырны ротациягә бирү гомумән рациональ адым булмый. Сүзеңдә дөреслек тә бар, киртәләр дә җитәрлек.

– Күңелеңдә кояшмы синең, күләгәләр ешракмы?
– Үземне бәхетле кеше дип саныйм. Мин күзаллаган тормыш – аннан ничек зарлана алыйм ди? Балаларым өчәү, өчесе дә җитеш, матур тормышта яши. Мине аңлаучы, рәхәтләнеп иҗат итәр өчен бөтен шартны тудырырлык кешем – янәшәмдә. Иҗатым бара – зур-зур оркестрлар белән дәрәҗәле әсәрләр башкара алам, хөрмәт итүче тамашачым бар. Эшлисе эшләрем, омтылыр биеклекләрем дә бар. Алары белән дә бәхетле мин – алар мине үзгәрешкә, биеккә өнди.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Источник

Гөлназ Асаеваның әнисе Лилия Биктимирова: «Безнең кияү дә «бай» хәзер»

ростэм асаевнын гаилэсе биография

Инстаграм битләрендә җырчы Лилия Биктимированы күзәтеп барырга күпләр яратадыр. Әле соңгы арада күңелле яңалыклары да булды – кызы Гөлназ Асаеваны кияүгә бирделәр. Гөлназ – Лилиянең беренче никахыннан, Рөстәм Асаев белән уртак кызлары. Гадәттә, аерылышу күпләрнең үзара мөнәсәбәтләре начараюга сәбәпче була. Ә аларның бар да башкача.

Лилия Рөстәмнең хатыны Айгөл белән дә дус. Хәтта балалары да бергә уйнап үсә. Гаилә татулыгын ничек саклап калып була? Бу хакта Лилиянең үзеннән сораштык.

– Талашып яшәүдән мәгънә юк. Рөстәм белән бик яратышып өйләнештек. Кияүгә чыкканда миңа 16 яшь иде. Әмма кыяфәтем бер дә бала-чага төсле түгел, 20 – 25 яшьлек хатыннар кебек күренә идем. Гәүдә төзелеше дә сөбханалла иде. Минем яшь икәнемне кеше сизмәгәндер дә, – ди ул. – Ул чакта Рөстәмгә – 19 яшь. Арадагы хисләр көчле иде. Бер елдан кызыбыз туды. Мин башта авылда тордым, соңрак Гөлназны әбисе белән бабасына калдырып, Рөстәм янына киттем. Әмма гел бергә тора алмадык. Ул еш кына гастрольләргә чыгып китә иде. Үзеннән-үзе әкренләп аралар суынды. Без бер-беребездән читләштек тә, аерылырга кирәк, дигән карарга килдек. Гаиләдә икебез дә ут идек. Тормышта береңә су булырга кирәк икән.

Лилия бу сүзләрне хәзер бик тыныч сөйләсә дә, ул чакта Рөстәм белән аерылышу бер дә җиңел булмаган. Сагынулар да, күз яшьләре дә булган. Тик соңыннан бар да җайланып киткән.

Рөстәм үз тиңен тапкан, Лилия исә Фәдис Ганиев төркеменә эшкә килә.

– Ирем миннән 14 яшькә олы. Аның белән бергә кушылгач, ничек тә уртак бала алып кайтырга иде дип яши башладым. Фәдис шулкадәр кече күңелле, сабыйларны бик ярата. Хатын-кызны хөрмәтли белә торган кеше. Аларның нәселләрендә кешегә кычкыру юк. Хатын-кызны әни кеше буларак кабул итәләр. Ә аналар аяк астында оҗмах икәнен беләбез. Алардагы ирләр хатыннарын кулда йөртә. Тик кулда йөрткәнне аңлаган кеше кирәк аларга. Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын, диләр бит. Шуңа да мин Фәдисне яратып кына түгел, хөрмәт итеп тә яшим, – ди Лилия.

Уллары Кәримне алар бик озак көтә. 12 ел балалары булмый тора. 2014 елның октябрендә Лилия йөрәк астында сабый йөрткәнен белеп ала. Бу баланы ничек тә саклап калырга иде дип уйлый ул. Табибларның бар киңәшен үти, хастаханәдә озак вакыт ятарга туры килә. Шөкер, Кәрим исән-сау туа.

Фәдиснең ничек балкыганы бүген дә күз алдымда, ди Лилия.

ростэм асаевнын гаилэсе биография

– Баланы кулларына алгач та, нишләргә дә белмичә торды. И сөенде инде. Әле дә икесенең арасында ниндидер элемтә бар. Кәрим минсез тора ала, әтисез – юк. Шуңа да сабыйларыбызны тигезлектә үстерергә язсын, – ди Лилия.

Рөстәм Асаевның балаларын да бик яратабыз, ди ул.

– Кешеләр Рөстәмнең хатыны белән дус булуыма шакката. Ә нәрсәгә аптырыйсы соң? Иң мөһиме – алар бәхетле, без бәхетле. Гомергә шулай дәвам итсен. Безнең Кәрим беренче күрүгә Рөстәмнәрнең кызы Әминәне яратты. «Әни, мин аңа өйләнәм, ди. Апа кебек кара кызлар ошый миңа, дип тә өсти. Әле Рөстәм дә, киявем булырсың, әллә кайдан эзләп йөрисе булмас, дип Кәримне өметләндереп куйды. Шушы көннәрдә Мөслим белән Әминәне кунакка көтәбез. Үткәннәр белән яшәргә ярамый. Вакытында җибәрергә дә кирәк, – ди ул.

Лилияне «теща» булуы белән дә котладык. Ул кызы өчен бик шат булуын әйтте:

– Гөлназ бик акыллы, тырыш, эшчән гаиләгә эләкте. Кода-кодагыйларның тормышын күреп, шаккаттык. Аллаһы Тәгалә балаларыбызның бәхетләрен бирсен. Тигезлектә яшәсеннәр, – ди ул. – Безнең Вилдан да «бай» хәзер. Яшь бабасы, карт бабасы бар…

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Источник

Рустем Асаев: «В будущее смотрю с оптимизмом»

Опубликовано: 25.11.2006 0:00

ростэм асаевнын гаилэсе биография

По итогам хит-парада «Жиде йолдыз» («Семь звезд»), недавно проведенного телеканалом «ТНВ-Татарстан», телезрители признали лучшей песню в исполнении молодого оперного певца Рустема Асаева. Обладатель красивого и сильного баритона, он является лауреатом различных российских и региональных песенных конкурсов. В частности, буквально на днях певец занял первое место на конкурсе «Иртыш моны», проходившем в Казахстане. Как исполнитель классических оперных партий он выступал и за рубежом — в Португалии, Таиланде и др. Многие сегодня предсказывают 29-летнему Рустему Асаеву большое будущее как на оперной сцене, так и на эстраде. Предлагаем беседу с ним нашего внештатного корреспондента, представителя московского издательского дома «Право и государство» Гаяза Файзуллина.

— Рустем, для начала расскажите немного о себе.

— Родился я в деревне Былышлы Благоварского района Башкортостана 20 сентября 1977 года. В 1994 году окончил Уфимское училище искусств, в 1998-м — Академию искусств им. Загира Исмагилова по классу вокала. А нынче весной поступил в аспирантуру Казанской государственной консерватории, где моим педагогом является известный оперный певец, профессор Юрий Владимирович Борисенко. У меня большие планы на будущее, и, не довольствуясь достигнутым, нахожусь в постоянном творческом поиске, понимая, что только идущий осилит дорогу.

— Вы выступаете в двух ипостасях — как оперный и как эстрадный певец. Не приводит ли это к раздвоению и не снижает ли потенциал стать лучшим в одном из этих жанров?

ростэм асаевнын гаилэсе биография— Нет и еще раз нет. Все мои кумиры — Д.Хворостовский, Р. Гареев, М. Магомаев — признаны в обоих жанрах. Кроме того, я воспитывался на творчестве таких больших певцов, как И. Кобзон, Л. Лещенко, Х. Бегичев, И.Шакиров, Ф. Кудашева и др. Секреты эстрадных песен открывал для себя с помощью творчества Салавата Фатхетдинова, который, кстати, является моим земляком. По душе и Николай Басков, который достойно представляет искусство России на любой сцене.

— Какими жизненными принципами вы руководствуетесь и что особенно цените в других людях?

— Мне нравятся люди ответственные, целеустремленные, обладающие чувством сострадания, позитивной природной энергетикой. А что касается первого вопроса, то еще древние мудрецы говорили: относиться к другим людям надо так, как хочешь, чтобы они к тебе относились. Мне кажется, если это становится жизненным принципом, то успех и признание тебе обеспечены.

— Рустем, не прошло и года, как вы переехали в Казань, но ваш творческий почерк уже стал узнаваемым. Признайтесь, может, вмешалась чья-то «сильная рука».

— (Смеется.) Каждый француз стремится в Париж, каждый татарин — в Казань. Для нас, татар России, Казань является своеобразной Меккой. К тому же я приехал не с пустыми руками. В творческом багаже — пять лет работы на оперной сцене, сотни концертов, несколько музыкальных альбомов, в том числе и на татарском языке. Поэтому настроен довольно оптимистично. Главное, чтобы мне поверили, и я постараюсь работать на все сто. Ну, а если подставят свои крепкие плечи меценаты, то и на все двести! Сейчас готовлюсь записать очередной свой альбом, где будут представлены композиции на русском, татарском и итальянском языках. Кроме того, в настоящее время идет разработка интернет-сайта, на котором поклонники моего творчества смогут ознакомиться с графиком выступлений и послушать любимые песни. Признаюсь, в будущем мечтаю петь в оперном театре имени Мусы Джалиля. А значит, есть стимулы работать, совершенствоваться.

— Думаю, молодым казанским поклонницам будет небезынтересно узнать о вашем семейном положении…

— Не скрою, был женат. У меня есть любимая дочь Гульназ, несмотря на то, что она учится только во втором классе, уже мечтает посвятить себя сцене, как и родители. Возможно, если все будет складываться благоприятно, скоро она тоже начнет заниматься музыкой в Казани. Здесь гораздо больше возможностей для реализации ее мечты.

К слову, в нашем роду, со стороны как матери, так и отца, все были счастливы в браке, и я преклоняюсь перед этим. Но пока мое сердце остается свободным…

— А какое у вас хобби?

— Еще в детстве отец привил мне любовь не только к тальянке, но и к технике. Мальчишкой я успел поработать на комбайне, а сейчас неплохо управляю автомобилем. Кроме того, в последнее время, с приездом в Казань, испытываю необходимость расширить свой кругозор. Видите, у меня на столе много книг по татарскому искусству, стихи Тукая, Джалиля… И почти все свободное время сейчас отдаю чтению.

— Спасибо за интервью и желаю вам творческих успехов.

— А я, в свою очередь, желаю вашей газете многотысячных подписчиков в предстоящем году.

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *