рфин ганиуллина биография год рождения

Рәфинә Ганиуллина: «Сеңелләрем шәрә фотолар, тәмәке, алкоголь аша танылмакчы булды»

рфин ганиуллина биография год рождения

Рәфинә Ганиуллина сторисларында инстадусларының сеңелләре турындагы күпсанлы сорауларына җаваплар биргән.

«Сеңлегез Резеда Һиндстанда яши бугай. Кайтырга җыенмыймы?» — дип сораган беренче инстачы.

«Киткәненә ике ел була инде. Сторисларын карап барам, аңа анда бик күңелле кебек», — дип җавап биргән Рәфинә.

«Гөлсу юкка чыкты. Аккаунтын да бетергән. Аиша беләнме әллә алар?» — дигән сорауга җырчы болай дип җавап биргән:

«Алкоголь, cүгенү, шәрә фотолар, татуировка, тәмәке. Алар инстаграм аша үзләрен шулай танытырга хыялландылар. Ә хәзер акыл керде. Оят», — дигән ул.

«Туганнарыгыз белән аралашмаганга йөрәгегез әрнемиме? Әниегез моңа ничек карый?» — дип тә сораганнар. «Бу вакытлыча булырга тиеш. Без һәрвакыт бик тату булдык. Әниебез исемен тап төшерергә хакыбыз юк», — дип язган җырчы.

«Әниегезне кайсыгыз карый? Чиратмы?» — дип сораучыга: «Бүгенге көндә ул мөстәкыйль түгел. Һәр баланың бурычы — әти-әнисенә кадер-хөрмәт, кирәк булса, тәрбия күрсәтү. Бу сынау да түгел, бу чынбарлык, — дип җавап язган Рәфинә. — Иң өлкән бала буларак, нәрсә генә пешерсәм дә, сеңелләремне кунакка чакырам. Миңа каты бәрелгән вакытларында дәшми калам, чөнки үземне үрнәк күрсәтергә тиеш дип саныйм. Безнең мөнәсәбәтләрнең бозылуында минем гаебем юк. Әмма мин кичерә беләм. Гомумән, без кешеләрне ничек бар — шулай кабул итәргә өйрәнергә тиештер. Люция һәм Резеда белән араларыбыз әйбәт».

Источник

Рәфинә Ганиуллина «Кызлы йорт»ның яңа клибындагы аянычлы тарихны сөйли

рфин ганиуллина биография год рождения

рфин ганиуллина биография год рождения

«Кызлы йорт»ның «Туганнарым» җырына төшерелгән һәм күптән көтеп алынган клибы табадан төште. Клип беренче күренешләреннән үк күңелгә тәэсир итә, чөнки анда күп сынаулар аша узган көчле рухлы герой Ана Зөлфия ханымның язмышы сурәтләнә.

— «Туганнарым» җыры барлыкка килүгә үк, аңа клип төшерү идеясе туды. Бүгенге көндә эстрадада җиңел һәм шаян җырлар күп. Ә безнең саллырак, мәгънәлерәк тема күтәрәсе килде. Язмыш шулай хәл иткәндер инде: әни биш баласын җитәкләп әтидән китә һәм Арча районы Шушмабаш авылында яшәүче әтисе Мансур бабайга кайта. Әмма әни безне гомере буе әтигә карата яхшы мөнәсәбәттә үстерде. Клип нигезендә шушы күренешләр сурәтләнә, — дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Рәфинә Ганиуллина.

рфин ганиуллина биография год рождения
«Клипны Казанда әнинең сыйныфташы Мәүлия апаның бакчасында төшердек. Бабай ролен Мәүлия апаның энесе Фәрит абый башкарды. Эзләсәк тә, бабайга шулкадәр охшаш кешене таба алмас идек. Кыяфәте белән бабайга бик охшаган ул. Әнинең яшь чагын К.Тинчурин театры артисты, җырчы Зөлфия Вәлиева уйнады. Зөлфиянең ышандырып уйнавы мөһим иде һәм ул моны башкарып чыкты. Исеме белән генә түгел, күңел халәте белән дә әнигә охшады. Клипта шулай ук әни белән әтине дә күреп була. Клипның режиcсеры — Замирә Рәҗәпова. Гаиләдәге биш кызның бишесе дә сәнгать өлкәсендә булу — уникаль күренеш. Шуңа күрә безне сәхнәдә бергә күрү — әнинең зур хыялы иде. Киләчәктә тагын да эчтәлеклерәк проектлар башкару нияте бар, Алла теләсә, — диде Рәфинә.

P.S. Клипны төшергәннән соң, «Кызлы йорт»ның әнисе Зөлфия Мансур инсульт кичерә. Бу хәлгә кызлар бик нык борчыла, чөнки клипның дөньяга чыгуын кызлардан бигрәк әниләре көтә. Шөкер, бүгенге көндә Зөлфия ханымның хәле яхшы, әлегә ул хастаханәдә дәвалана. Герой Ананың савыгып өенә кайтуын, озак еллар буе яшәвен телибез!

Эльвира ШАКИРОВА, Интертат.ру

Источник

рфин ганиуллина биография год рождения

— Рәфинә, синең белән соңгы тапкыр менә-менә улың туарга торган көннәрнең берендә очрашып, озак кына сөйләшеп утырган идек. Шушы вакыт эчендә тормышың ничек үзгәрде?

— Икегез дә концертларга чыгып киткәндә бала кем белән кала?

— Ярдәмчеләребез дә бар, хәзер күбрәк үзебез белән концертларга алырга тырышабыз. Кешене дә борчыйсы килми, бала янда булганда күңел дә тынычрак.

— Улыгызны ничек тәрбиялисез?

— Матур гаилә булып яшәүнең сере нидә?

— Әниегез Зөлфия апаның хәлләре ничек (язучы, журналист Зөлфия Мансур)?

— Әниебез 2016 елның көзендә инсульт кичерде. Шундый авыр хәлдән соң аның әкренләп тормышка кайтуы үзе бер могҗиза! Әнине биш кыз чиратлап карыйбыз. Әле беребездә, әле икенчебездә кунак кызы булып йөри. Сөләйман белән мөнәсәбәтләре аеруча җылы. Ике бәби сыман, телевизор пульты өчен талашалар. Берсенә мультфильм, икенчесенә кино кирәк. Әни совет фильмнарын карарга ярата. Кич белән, һичшиксез, битенә, кулларына, аякларына крем сөртергә кирәк. Шунсыз йокларга яту юк. Әлбәттә, ул мондый тәрбиягә лаек! Актив, җир җимертеп эшләп йөргән кешенең шушы чир белән аяктан егылуы гына кызганыч. Хәзер күпне күргән, гомер иткән әнине санга сукмаган чакларны уйлап, үзәк өзелә…

— Балачагыгызның авыр үткәнен беләм. Әгәр шул елларга кайтсак, күз алдына иң еш килә торган күренеш?

— Без кечкенә вакытта җырлар сайлап, кичләрен өйдә репетицияләр ясап, концертларга әзерләнә идек. Ян-якларын песиебез Мырауҗан тырнап, җепләре чыккан чәчәкле диванда утырган бәхетле дә, шул ук вакытта әйтеп бетергесез моңлы да әни күз алдына килә.

— Элек әтиегез белән бик аралашмый идегез бугай. Соңгы елларда ул сезнең клипларда да күренде, интернетта фотолары да күзгә ташланды. Хәзер араларыгыз ничек?

рфин ганиуллина биография год рождения

— Каенанагыз белән мөнәсәбәтләр ничек?

— Асия әниебез Башкортстанның Тәтешле районында яши. Аралар ерак булса да, еш күрешеп, аралашып торабыз. Арабызга кысылмый, төпле киңәшләрен бирә. Яратып әйтә торган бер сүзе бар: «Талашып вакыт уздырмагыз!» Әлеге сүзләр гаилә тормышыбызда бер девиз булып тора. Арада әз генә талаш китсә дә, әнинең сүзләрен искә төшереп, туктарга тырышабыз.

— Сәхнәдә генә түгел, тормышта да үзеңне бик зәвыклы тотасың. Бу табигый халәтме, әллә үз-үзеңне шулай тәрбиялисеңме?

— Күңел халәтем, табигатьтән киләдер дип уйлыйм. Кайвакыт ул сыйфат тамашачы белән минем араны ерагайтып та җибәрә сыман. Чөнки татар тамашачысы беренче чиратта гадилекне ярата. Зәвыкка төрелгән гадилегемне дә халыкка күрсәтә алсам, уңышка ирешермен дип саныйм.

— Ялганны ничек кабул итәсең?

— Габделфәт Сафин белән эшли башлаган чорларыңны хәтерлисеңме? Иҗади тандем шулай дәвамлы булыр дип уйлаган идеңме?

Источник

Рәфинә Ганиуллинаның улы: «Əни, синең ике балаң бар, өченчесен әти алып кайтыр инде»

рфин ганиуллина биография год рождения

Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камалиевның олы уллары Сөләйман еш кына кызык җөмләләр әйтеп куйгалый. Иҗади гаилә «тапкыр җөмләләр»не инстадуслары белән дә бүлешә.

«Бүген хайваннар турында тапшыру карап утырабыз. Бер этне балаларга алып килделәр. Ветеринар: „Потерпи, девочка!“ — дип юата. Улыбыз Сөләйман: „Бу эт — хатын-кыз икән бит“, — дип бик аптырады. Аннары берьюлы өч көчек тапкан этне кызганып: „Әни, синең ике балаң бар, өченчесен әти алып кайтыр инде“, — диде», — дип язган Рәфинә Ганиуллина.

Инстачылар «күздән яшьләр чыкканчы көлдек», «балалар әйтсә, әйтә алар», «шәп әйткән» дип язган һәм рәхәтләнеп көлгән смайликлар тезгән.

420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте

+7 (843) 222-0-999 (1304)

Редакциянең электрон почтасы

Баш редактор урынбасары

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Intertat (Интертат) республика электрон газетасы редакциясе».

Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла.

Источник

«Юктан чыга бит ызгыш»: Рәфинә Ганиуллина бәрәңге аркасында ире белән талашкан?

рфин ганиуллина биография год рождения

«Өч ел элек миңа Рәзил 8 март бәйрәменә таба бүләк иткән иде. Ну ачуым чыккан иде ул вакытта, ләкин тора-бара бу таба минем якын дустыма әйләнде.

Беркөнне шул табада гөмбә белән бәрәңге кыздырдым.

Иң элек кызган майлы табага суган белән гөмбә турап салдым, аннары озынча итеп туралган бәрәңге җиппәрдем. Тозлап, су өстәп, капкач белән томалап куйдым. Шуннан, пешеп җитәрәк өстенә шакмаклап атланмай куеп чыктым да тагын бераз томалап тордым! Аның өйгә таралган хуш исләре-е-е-е! Рәзил табасы белән бөкләп тә куйды. Берзаман эче авырта башлады аның. Шуннан рәхәтләнеп талаша башладык!

Сездә дә шулайдыр инде ул?

Юктан чыга бит ызгыш!

— Ник күп ашадың соң дим?

— Тәмле итеп пешермәскә идең, үзең гаепле, ди!

Минем тәмам ачуым чыкты.

Минем, дөрестән дә, ачуланганда борын яфракларым кабарып, күбәләк канатлары шикелле җилпенә башлый.

Шуннан бирле бүтән бәрәңге кыздырганым юк әле!

Ни гаҗәп — талашкан да юк!

Гел әрләшми торсаң да күңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек була икән ул.

Əй, ярар, иртәгә тәмле итеп бәрәңге кыздырам әле. » — дигән Рәфинә Ганиуллина.

«Рәфинә, көлдем инде рәхәтләнеп, чынлап та бик дөрес язгансың, һәркемдә шул ук хәлдер ул», «Күгәрченнәр кебек берегез бер тәрәзәдән, икенчегез икенче тәрәзәдән очып, гөр-гөр килеп гөрләшеп яшәгез… Гомер бик тиз уза…», «Бик матур пар, бәхетле булыгыз», — дип яза халык.

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *