раил нургалиев крш биография

«Мин татарча көрәшәм»: Татарстанның иң көчле көрәшчеләренең берсе Раил Нургалиев белән ачыктан-ачык әңгәмә

Кисәк кенә сорасаң, ул ничә тапкыр Татарстан, Россия чемпионатында батыр калуын да әйтеп бирә алмаска мөмкин. Чөнки җиңүләре күп! Сабан туйларында җилкәсенә менеп кунаклаган тәкәләр санының хисабын бик теләсә дә әйтеп бирә алмаячак. Алары тагын да күбрәк. Әле Татарстанда быелгы бәйрәмнәр башланырга да өлгермәде, ул инде Әстерханда узган Федераль Сабан туеннан көрәш батырына бүләк ителгән автомобильгә утырып кайтты. Көрәшеп алган ничәнче машинасы, дисезме? Анысын ул сер итеп саклый. Париж батыры булса да, авылларча гадилеген саклап калган Теләче батыры Раил НУРГАЛИЕВ белән Сабан туйлар алдыннан җәелеп китеп сөйләшү мөмкинлеге туды.

“БЕЗ ЯХШЫРАК КӨРӘШӘБЕЗ”

– Раил, шушы көннәрдә генә Парижга күрмәгәнен күрсәтеп – Марс кырында узган Сабан туенда бил алышып кайттыгыз. Бәйрәмнең оештырылыш дәрәҗәсен, мактау сүзләрен читкә куеп, көрәш турында гына сөйләшик әле. Читтән карап торганда, татар көрәшчеләренә халыкара аренада каршы торырлык көрәшчеләр юк кебек. Чынлап та, җиңү җиңел биреләме?

– Спортта, аеруча аның көрәш төрләрендә, бер җиңү дә җиңел бирелми торгандыр инде ул. Сүз дә юк, без – татар милли көрәше белән шөгыльләнүче егетләр, үз көрәш төребездә башкалардан көчле. Чөнки нәкъ менә көрәш төрендә безнең профессиональлек югары. Башкаларга безнең көрәшне тиешле дәрәҗәдә аңлау, тәҗрибә җитми. Шуңа да яхшырак көрәшәбез, осталыгыбызны яхшырак күрсәтәбез.

Париждагы турнирга килгәндә, анда 13 илдән килгән көрәшче бил алышты. Катнашучылар аз булса да, келәмгә көрәшә белмәгән кеше чыкмады. Аларның барысы да халыкара класслы спорт осталары, йә булмаса үз көрәш төрләре буенча спорт осталары. Күпчелек көрәш төрләре бер-берсенә охшаган бит ул. Төп асылы – көндәшне аркага салырга кирәк. Алымнар гына аерыла. Бездә күтәреп көрәшергә кирәк булса, кайбер көрәш төрләре башкачарак алымнар куллана. Шуңа да турнир алдыннан күрсәтмә чыгышлар ясарга туры килде. Нәтиҗәсе булды – башка көрәш төре белән мавыгучылар да татар көрәшенең алымнарын бик чиста кулланырга өйрәнде.

раил нургалиев крш биография

– Көрәш буенча даими булмаса да, дөнья чемпионатлары да уздырабыз, Универсиаданы да көрәш белән бизәдек. Шулай да, игътибар итсәк, башлыча төрки халыклар гына безнеңчә көрәшкә яраклаша ала.

– Азия илләрендә көрәш, дөрестән дә, алга киткән. Әйтик, үзбәк һәм кыргызларның көрәше безнекенә якын. Алар да безнең кебек күтәреп, сыгылып, көндәшен аркага салып көрәшә. Ә охшаш көрәш төренә яраклашуы җиңелрәк. Әлеге ил көрәшчеләренең яхшырак бил алышуы да шуңа бәйледер.

– Күп кенә халыкларның үз көрәш һәм аларда сөлге ярдәмендә көч сынашу булганлыктан, барысын берләштерү һәм дөнья күләмендә тизрәк үстерү өчен билбау көрәше дә җитми идеме?

– Килешмим. Һичшиксез, татар көрәшен дә таныту кирәк. Билбау көрәше бит әле ул яңа спорт төре. Мин үзем белгәннән бирле татарча көрәшәм, ә билбау көрәше турында 17 яшьләрдә генә ишетә башладым. Шуңа да күңелгә үзебезнеке якынрак. Аны үстерергә кирәк, дип саныйм. Сүз дә юк, бу килештән көрәшне дөньякүләм аренада дәрәҗәсен саклап калып булмаячак. Дөнья дәрәҗәсенә чыгар өчен ярышларны күбрәк уздырырга кирәк. Көрәш буенча дөнья чемпионатының да даими рәвештә уздырылганы юк.

– Барысы да акчага барып терәләме?

– Бөтен эш акчага бәйле. Мин шундый фикердә. Ниндидер кертемнәр булганда гына нәтиҗәсе арта, тәгаен көрәш төрләре дә массакүләм спортка әйләнә ала. Ни өчен яңа спорт төре булган билбау көрәше буенча ел саен дөнья чемпионаты уздырыла соң? Чөнки аңа үз вакытында матди яктан ныклы нигез салынды. Бу урында нигез салынган еллардагы Халыкара билбау көрәше федерациясе президентының, шушы спорт төрен үстерүгә күңелен биреп эшләгән шәхес – Риф Гайнановны телгә алырга кирәктер. Билбау көрәшен үстерү өчен зур өлеш кертеп калдырды ул. Шуның нәтиҗәсендә әлеге спорт төре белән кызыксынучылар саны да артты, көрәшчеләргә призлар да яхшы иде. Соңгы елларда билбау көрәшендә дә бераз түбән тәгәрәү күзәтелә башлады. Моны Риф Гайнановның якты дөньядан китүе белән бәйләп аңлатыр идем. Әгәр дә ул арабызда булса, билбау көрәше тагын да югарырак дәрәҗәдәге спорт төренә әйләнер иде. Кызганыч, билбау көрәшен Олимпиадада күрсәтмә чыгышлар программасына кертү турындагы хыяллар сүздә генә калды.

БАБАЙЛАРЧА КАЛСЫН

– Шунысы да бар бит әле: билбау көрәшендә бүген башлыча ирекле көрәш, грек-рим көрәше, самбо һәм татар көрәшеннән күчкән көрәшчеләрне күрәбез. Димәк, әлеге көрәш кемнеңдер ипиен дә тартып ала кебек.

раил нургалиев крш биография

– Беренче карашка шулай булып тоелса да, көрәшчеләргә дөньякүләм аренага да юл ачуын онытмаска кирәк. Миңа 4 мәртәбә билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы булып танылырга насыйп булды. Бу уңышларның сере – кечкенәдән көрәшеп үсүдә. Чөнки билбау көрәшенә татар көрәшеннән кереп китүе җиңелрәк. Татар көрәше – иң авыр көрәш бит ул. Чөнки бездә көндәшне күтәреп аркага салырга кирәк. Бездә аяк чалу да, болгау һәм алдауларга урын юк. Менә шул татарча да көрәшә белүем, нык булышты. Билбау көрәшендә дә татарча көрәшәм.

– Кабат үзебезнең бил алышуга әйләнеп кайтыйк әле. Аны халыкара дәрәҗәгә күтәрергә тырышу, бабайлардан килгән миллилеген, үз йөзен югалтуга этәрде түгелме?

– Дөрестән дә, кагыйдәләрне үзгәртү ошап бетми. Кагыйдәләр татар көрәшендә дә күтәрмичә көрәшүгә юл ачты. Безнең көрәш басып торуга әйләнде. Чөнки күтәреп ата белмәсәң, кисәтүләр белән генә дә җиңеп чыгып була. Шуңа да келәмдә көрәшче алым эшләргә, аркага ятып, оттырудан курка. Кагыйдәләр китабын кулга алып укыганым юк. Кирәк тә түгел. Чөнки минем өчен көрәшнең төп асылы – бабайларыбыз көрәшкәндәге кебек, күтәреп аркага салу. Көрәш кагыйдәләрен төзегән профессорлар белән бәхәсләшергә хакым да юктыр. Әмма кагыйдәләрне яңадан карап чыгарга, үзгәрешләр кертергә кирәклеген бик яхшы беләм.

– Хөкемдарлар кагыйдәгә һәрчак буйсынып хөкем итәме?

– Көчле көрәшчегә хөкемдар гына аяк чала алмый, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әйе, көчле булуыңны исбатлар өчен кайчак көндәшеңне ике тапкыр рәттән алып салырга да туры килә. Ләкин бүген көчле көрәшчеләр күп һәм келәмдә тигез көрәш барганда хөкемдарның ялгышлыгы зур роль уйнарга мөмкин. Яшермим, ялгыш бәя бирүләр миңа карата да булды инде ул. Мактанып әйтүем түгел, тормышта һәм келәмдә дә гадел булырга тырышам. Шуңа хөкемдарларның да үз эшенә җитди каравын телим. Кызганыч, хөкемдарлар тарафыннан кемне дә булса яклау, ялгышулар элек тә булган, алга таба да кабатланачак инде ул.

– Моннан ничек котылырга соң?

– Юллары сайланды инде – зур ярышларда бәхәсле мизгелләрнең видеосын кабатлап карарга мөмкин, хөкемдар белән килешмәгәндә алышны туктатып торырга була. Ләкин азаккы бәя чыгарганда видео кабатлауны карарга көрәшне аңлый торган кешеләрне генә якын җибәрер, аларның гадел һәм намуслы булуларын теләр идем.

САБАН ТУЕ – ҖИРЛЕ КӨРӘШЧЕ ӨЧЕН

– Раил, синең көрәштә Россия күләмендәге беренче җиңүеңә шактый вакыт узды. Шул еллар белән чагыштырып карасак, Россия төбәкләрендә үсеш күзәтеләме? Көрәшчеләр кайларда яхшырак үсте?

– Элек ничек булган, хәзер дә безгә көндәшлекне башкорт көрәшчеләре генә күрсәтә ала. Алардан тыш аерым төбәкләрдән берничә көрәшче үсеп чыгарга мөмкин. Ләкин бу башка төбәкләрдә көрәш белән шөгыльләнү мөмкинлекләре юк дигән сүз түгел. Татарлар яшәгән төбәктә көрәшебез дә яши. Кайбер төбәкләрдә аны Татарстаннан киткән кешеләр дә үстерә. Себер якларында, мәсәлән, безнең яклардан китеп урнашып, көрәш өчен җан атып йөрүче кешене беләм.

раил нургалиев крш биография

– Аның каравы бүген Татарстан авыл Сабан туйларында көрәшчеләр азайды. Моны мәйданга чыгып баскан профессионаллар алдында колхозчы ир-атларның куркып калуы белән бәйле, дип санамыйсыңмы? Дөнья чемпионы булсаң да, үз авылыңда көрәшәсеңме?

– Беренче мәртәбә авылыбыз Сабан туенда батыр калган вакытны искә төшердең әле. Икенче курста укыган вакыт иде ул. Авылыбыз әллә ни зур булмаса да, без үскәндә көрәш мәктәбе – районда иң көчлеләрдән саналды. Шуңа да авылда батыр калып, алтын кош тоткан кебек идем. Хәзер көрәшеп машина отсам да, ул вакыт – беренче тәкә алган чаклар онытылмый. Атна буе үзеңне герой санап, урамда йөрүләре үк икенче.

Хәзер авылда көрәшмим инде. Мин мәйданга чыгып бассам, берәүнең дә көрәшмәячәген беләм. Килешәм, бүген профессиональлек артты һәм авыл Сабан туйларындагы көрәшчеләр санын киметте. Профессиональ көрәшчеләр күп бит – авыл саен таралсалар, җирле көрәшчеләргә рәт тә калмый. Сабан туе елга бер генә килгәч, һәр кешенең көрәшәсе киләдер инде, күрәсең. Ләкин миңа авылларда җирле көрәшчеләрнең үзара әүмәкләшеп көрәшүләрен күрү кызыграк. Ә андыйлар кечкенә авылларда да 15 кеше җыела инде ул. Үзем өчен зуррак Сабан туйларын гына сайлыйм.

– Ярышлар санын арттыру, ә моның өчен акча кирәк, дидек. Татар көрәшен дөнья күләмендә таныту өчен тагын ни җитми?

– Теләктер, мөгаен. Азия, Европа илләре белән элемтәләрне ныгытырга, күрсәтмә чыгышлар, ярышлар аша аларда көрәшкә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Сүз дә юк, һәр башкарылырга тиешле эш ахыр чиктә акчага барып тоташа. Хәзер заманы да башка төрлерәк шул – авылларда да күп кенә спорт төрләре белән шөгыльләнергә була. Бу яхшыга, әлбәттә. Әмма без үскәндә авылда көрәштән башка спорт түгәрәге дә булмагач, мәҗбүри диярлек шушы юлны сайладык. Көрәшче булмасам, спортта беркем булмас идем бит.

Менә шул кечкенәдән көрәшеп үскәнгә күрә, көрәшебезне кайбер башка спорт төрләре белән чагыштырам да, әзрәк ачу килгән вакытлар да була. Әйтик, Татарстанда футбол, хоккейда күп акча тотыла. Көрәш төрләрен үстерүгә шуның беразын гына тотсак та, көрәш ничек үсәр, аңа тартылучылар артыр иде! Дөньяга чыгаруның төп юлы шул да инде.

раил нургалиев крш биография

Тольяттида узган соңгы Россия чемпионатын гына алыйк. Анда батыр калган көрәшчеләргә, ялгышмасам, 100 мең сум акча бирделәр. Анысы да данлыклы Хәбил Бикташев тырышлыгы белән. Көрәшчеләрнең ил беренчелегендә аңа кадәр мондый приз күргәне юк иде. Нишләп әле шуны ел да кабатламаска. Елга бер була торган ярыш бит бу! Хоккей, футбол белән чагыштырсак, бик аз акча бит әле бу. Ә футболчыларның нәтиҗәсе кайда? Безнең көрәшчеләрне җыеп, шул акчаның беразын гына түләсәләр, начар уйнамас, кыйнап булса да беренче бишлеккә менеп урнашыр идек.

“ҖИҢЕЛӘ БАШЛАГАНЧЫ КӨРӘШӘЧӘКМЕН”

Раил Нургалиевның сорауларга кыска һәм оста җавап бирә алу сәләтен тикшердек.

– Үзеңнең иң зур җиңүләр санын беләсеңме? Ничә тапкыр Татарстан, Россия, дөнья беренчелеген оттың икән?

– Җиңүләрне санаган юк. Ил күләмендәге җиңүләрдән соң Равил Гарифуллович (Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры – ФС) әйтеп тора. Кызыксынып, исәп алып барганы өчен рәхмәт.

– Ә машиналар, тәкәләр саны ничәгә тулды?

– Машиналарны санап барсам да, сер булып калсын – уннан артык икәнен генә әйтә алам. Тәкәләрнең исәбе юк.

– 31 яшьтә уннан артык машина. Көрәшчеләр бай яши, дип әйтеп буламы?

– Үземне бай көрәшче санамыйм. Ансат булса, кеше көрәшеп кенә акча эшләр иде. Сизеп торам, тагын машина откан инде, диючеләр дә бар. Ләкин моның өчен туктаусыз шөгыльләнү, какшаган сәламәтлекне дә искә алырга кирәк.

раил нургалиев крш биография

– Нинди машинада йөрисең?

– Әлегә машинам юк. Иптәшем белән икебезгә бер машина.

– Буш вакытыңны ничек уздырасың? Көрәштән кала нинди шөгыльләрең бар?

– Футболчы да бит әле мин – һәвәскәрләр лигасында туп тибәм. Әлегә безнең “Ратар” командасы лигада беренче урында бара. Мин яхшы һөҗүмчеләрдән саналам. Күнегүләргә өлгереп булмагач, күбрәк старт составына гына эләгеп булмый.

– Иң зур җиңүең?

– Алар берничә – авыл Сабан туенда батыр калу, 75 килограммда көрәшкәндә финалда Кукмараның легендар батыры Фәһим абый Кадыйровны җиңеп, спорт остасы исемен яулау һәм беренче тапкыр машина оту.

– Иң зур җиңелү – Универсиадага үтә алмаудыр, мөгаен?

– Бәлки, шулдыр. Сайлап алу турнирының финалында оттырдым. Берәүне дә гаепләмим. Ләкин минем күңелдә әлеге алыш көндәшнең генә түгел, татар көрәшенең матур алымнарына кагыйдәләрнең дә аяк чалуы белән истә калды. Каршылыкны хөкемдарлар тудырмаса, мин җиңелүемне һәрчак таныйм.

– Иң көчле көрәшче кем?

– Келәмгә чыккан һәр көндәшемне көчле көрәшчегә саныйм, хөрмәт белән карыйм. Ә Татарстанның батыр көрәшчеләре рәтенә, кайберләренең бил алышуын күргәнем булмаса да, Данил Галиев, Айрат Гыйлаев, Айдар Хәйретдинов, Илнар Әхмәтҗанов һәм Ильяс Галимовны кертер идем.

– Син телгә алган Айрат Гыйлаев, Айдар Хәйретдинов кебек көрәшчеләр авыр гәүдәле пәһлеваннарга каршы чыгып, республика күләмендә узган турнирларда баш батыр өчен көрәшнең төп бизәгенә әйләнә иде. Республика чемпионатында баш батыр исеме өчен көрәш әйләнеп кайтса, пәһлеваннарга каршы чыгар идеңме?

раил нургалиев крш биография

– Яхшы приз булса, бер тапкыр бик нык әзерләнеп, чыгып карар идем. Ләкин баш батыр исеме өчен генә сәламәтлегемне какшатырга җыенмыйм.

– Үз карьераңда син күтәреп сала алган иң авыр көрәшче кем булды?

– Ульяновскидан килеп, Татарстан районнары өчен көрәшүче Сергей Павлик белән 7 мәртәбә көрәшеп, әле бер тапкыр да оттырганым юк. Ә аның авырлыгын чамалыйсыздыр (Сергей Павлик февральдә Зәйдә узган турнирда 169 килограмм булуын әйткән идеФС).

– Павлик димәктән, ул пилмән яратам, дияргә ярата. Синең кебек батыр булу өчен үсеп килүче көрәшчеләр ничек тукланырга тиеш?

– Пилмәнне мин дә яратам аны. Авылча тукланам – ит ризыкларына өстенлек бирәм. Аннары, мин бит ашарга гына түгел, пешерергә дә яратам. Мәктәптә укыганда баллы торт пешереп класста беренче урын алган идем. Өчпочмак кебек камыр ризыклары пешерүдән дә тәм таба идем. Хәзер өйләнгәч пешеренгән юк инде.

– Тормыш иптәшең көрәшне аңлыймы?

– Очрашып йөргән вакытта ук Чулпан көрәш ярышларына йөрде. Аңлый. Җиңелсәм, елап алырга да мөмкин. Ләкин аны әле бер тапкыр гына – Универсиадага эләгә алмыйча гына елаттым. Чулпан белән Бәхтияр исемле малай үстерәбез.

– Улыңны да көрәшкә бирерсеңме?

– Әле аңа 1 яшь тә 3 ай гына. Ләкин аны көрәшкә бирмәячәгемне хәзердән үк әйтә алам. Чөнки татар көрәше – иң авыр көрәш. Сәламәтлеген какшату өчен улымны көрәшкә бирергәме? Спортка сәләте бар икән, Олимпиягә кергән спорт төрен сайлар. Анысына каршы килмәс идем.

– Ничә яшькә кадәр көрәшергә исәплисең?

– Әле сәламәтлек булганда 35 яшькә кадәр көрәшергә исәплим. Җиңелә башлаганчы көрәшәчәкмен.

. Саубуллашыр алдыннан Раил үзенең тагын бер сәләтен ачты – шигырьләр сөйләргә ярата икән бит ул! Бактың исә, мәктәптә укыган елларында тарих һәм әдәбият фәннәрен яратып укыган, ятлаган шигырьләренең 80 проценты исендә икән. Безгә ул Дәрдемәнднең “Кораб” шигырен бүләк итеп, көн буена җитәрлек кәеф бүләк итеп китте.

Фәрит САЛИХОВ. Солтан ИСХАКОВ фотолары.

Источник

Көрәшче Раил Нургалиев: «Минем җиңүдән көнләшүчеләр бар»

раил нургалиев крш биография

«Без Муса белән дуслар»

— «Манзара» дан соң сез яздырган аудиоязмалар интернетта таралды. Сез анда Муса турында «циркның түбәләреннән әйләндереп төшердем» дип, хөкемдарлар турында «Муса Җәлил турниры бездә үтә, хөкемдарлар да үзебезнеке» дип әйтәсез. Бу шаяру гынамы?

— Циркта булган көрәштә Муса Галләмовны җиңеп чыгуым күп кешегә ошап та бетмәде бугай. Бигрәк тә Теләчедәге кайбер кешеләргә. Минем җиңүләрдән көнләшүчеләр бар бит ул.

Мин циркта Мусаны дөрес итеп җиңдем. Баллар аермасы да зур иде. Көрәштән соң Теләчедәне Тәфкил абый белән сөйләштем. Ул миңа телефоннан: «Син анда дөрес җиңмәдең», тегеләй-болай дип әйтте. Ниндидер эш буенча шалтыраткан иде ул, шуннан сөйләшеп киттек инде.

Аннары мин аңа аудиоязма җибәрдем. Әлбәттә, арттырып сөйләдем. Тегендә аттым, монда аттым дип. Бу бары тик аның ачуын чыгару өчен генә иде.

Шул аудиоязманы ул ниндидер төркемгә җибәргән һәм язма Мусага да барып җиткән. Аннары миңа Муса шалтыратты. Әлбәттә, аңа ошамаган инде. Мин аңа «бу аудиоязманы уйнап кына җибәрдем» дип әйттем. Муса исә, «Муса Җәлилгә ныклап әзерләнәм, карарбыз кем көчле икәнен» диде. Аннан соң тагын шаяртып кына: «Хөкемдарлар безнеке, атсаң да бер балл да бирмиләр» дип җибәрдем Мусага. Ну үзегез күрдегез бит инде, ничек балл бирмәсеннәр инде. Мин аны шаяртып кына җибәрдем бит инде. Шуннан таралган нәрсә инде бу.

Бу аудиоязманы тарату дөрес булмады инде. Без аңа кадәр Тәфкил абый белән телефоннан да сөйләшкән идек бит. Алар бер-берсенә сылтады инде, мин җибәрмәдем, ул җибәрде дип.

— Сез хәзер Муса белән дуслармы соң инде?

— Әлбәттә. Без келәмдә генә көндәшләр. Бер-беребезне һәрвакыт хөрмәт итеп кенә көрәшәбез. Сугышып, талашып йөргән юк. Кем көчле, шул җиңә.

— Сез хөкемдарлар белән дә конфликтка еш керәсез. Аларга ышанмыйсызмы?

— Мин хөкемдарлар белән конфликта бары тик алар нәрсәнедер күреп бетермәгән очракта гына керәм. Син көндәшеңне чистага атып, аннан бер башка өстен буласың икән, анда хөкемдар да, беркем дә берни эшли алмый инде. Ә ике көрәшче дә профессионал булганда авыррак.

Түбән Камада шундый бер хәл булды. Анда да Муса белән көрәшә идек. Хөкемдарга Муса «захват»ны кочаклап тота дидем. Шуның өчен миңа бер кисәтү бирделәр. Тагын бер тапкыр кабатлап әйттем — икенче кисәтүне бирделәр, сөйләшәсең диделәр. Тик ул чыннан да кочаклап тота иде, ә алай итеп «захват» алырга ярамый.

Радик Сәлахов белән көрәшкәндә аяк чала дип төшереп калдырдылар бер. Әүхәт абый баш хөкемдар иде ул ярышта. Аннары әйтте: «Раил, гафу ит, аяк чалынмаган икән анда, видеоны карадым», — диде. Мин анда чыннан да аяк чалмадым. Андый чакта, әлбәттә, конфликтка керәсең була инде. Бүтәннәр дә карап тора бит аны.

Авыл хуҗалыгы призларына үткән ярышта да Мусага җиңелдем бер. 4:4 булып бара иде исәп. Ул чакта Муса ятты, ә аңа кисәтү бирмәделәр. Әле ул вакытта «накрывание» өчен кисәтү бирергә дигән кагыйдә бар иде. Бөтен якларны да карап бетерәсе бар шул хәзер. Юкка тавышланып йөрмим бит инде.

«Сабантуйларда бүләкләрне әбиләргә биреп калдырам»

— «Батыр» төшенчәсе үз йөзен югалтты дип уйламыйсызмы? «Безнең батырларыбыз» дип пост куйгач, «Муса Җәлил белән чагыштырырдай батырлар юк. Алар акча өчен генә көрәшә. Татарның батыр улы дип әйтердәй көрәшчеләр юк» дип яздылар. Килешәсезме?

— Муса Җәлил сугышта үзен корбан иткән. Без бит көрәшчеләр, спортчылар. Бөтенләй чагыштырып булмый монда. Акча өчен генә дип. Акча юк бит инде анда. Сез һаман шул акчага бәйләнәсез. Ул турыда сөйлисе дә килми.

— Көрәш белән шоу-бизнесны тәңгәлләштереп карап була. Көрәш тә бизнеска әйләнеп бара дигән сүз белән килешәсезме соң?

— Кайсы җире бизнес соң аның? Юк, әлбәттә.

— Ул командалар туплауда сизелә. Шуңа өстәп, халык легионерларны «монысы да сатылган» ди, яки хыянәтче дип атый.

— Сездән беренче тапкыр ишетәм. Кемнең кайсы командада көрәшәсе килә, шул команда өчен көрәшсен. Команда җиңә икән, ул районга, район башлыгына престиж. Һәр команданың җиңәсе килә. Әгәр дә көрәшчеләрне алган район аларга эш бирсә, матди ярдәм күрсәтсә, кирәкле шартлар тудырса, минемчә бу бер дә начар түгел. Көрәшчеләр дә болай гына ризалык бирмиләр.

— Сез дә Теләчедән Биектауга күчтегез? Моны якыннарыгыз ничек кабул иттеләр?

— Якыннарның миңа беркайчан да каршы килгәннәре юк. Үзең ничек дөрес дип саныйсың, шулай эшлә, шунда көрәш диделәр. Теләче өчен мин туганнан бирле көрәштем. Соңгы өч елда Биектау өчен көрәшәм, Биектауда эшлим дә.

— Бер вакыйганы сөйләделәр. Имеш, сез Сабантуйда бүләккә бирелгән кер юу машинасын тибеп очыргансыз. Дөресме бу?

— Минем андый әйберләрне тибеп очырганым юк. Сездән беренче тапкыр ишетәм әле. Кайвакыт авыл Сабантуйларына барабыз. Юк, бу юлы көрәшмим дип барасың, киемнәр дә алмыйсың, ә көрәшәсе килә бит. Ярар, язылып кына чыгыйм дип керәсең дә, шул киеп килгән киемнәрең белән генә көрәшәсең инде бары. Тибеп очырган әйберләрем булмады. Анда микродулкынлы мичләр, чәй сервислары бирәләр бит инде. Шунда нинди өлкән яшьтәге әбиләр бар, шуларга биреп калдыра идем.

Ничек инде бүләк итеп бирелгән әйберне тибеп очырасың? Оятсызлык бит ул. Кеше теләсә нәрсә сөйләргә мөмкин инде. Ярар, сөйләсеннәр, Аллаһы Тәгалә күрә ул.

«Бүгенге көндә мин — көрәшче»

— Сезнеңчә, көрәшче карьерасын кайчан туктатырга кирәк?

— Һәрбер профессионал спортчы үзенә кайчан китәргә кирәк икәнен сизә. Яшьнең катнашы да юк моңа. Әгәр дә син формада икән, җиңәсең икән, сәламәтлегеңә карыйсың инде. 50 яшькә кадәр дә җиңеп йөреп була бит.

— Ә сез?

— Майда миңа 34 яшь тула, Алла Боерса. Хәзерге көндә мин әйбәт формада. 106 кг мин. Алла Боерса, берничә кило җыеп, 130 кг үлчәү авырлыгында көрәшергә иде. Анда да көрәшә алам мин.

— Димәк, киләсе биш ел әле көрәшәчәксез?

— Белмим күпме. Тик көрәшәм әле.

— Ә аннары? Тренерлык?

— Иң үкенечле җиңелүегез истәме?

— 2013 елда Универсиадага сайлап алу этабында җиңелдем. Мин күтәреп алдым бер метр өскә, ул ике аягын тыкты да һәм минем өскә төште. Кисәтүләр буенча 1:1 булды да, мин бары югары «стойка» да оттырдым. Шулай килеп чыкты инде. Минем ул малайга җиңелгәнем дә юк иде. Артык үкенеч тә дип әйтмәс идем, барыбер дә күңелдә калды инде. Нишләтәсең инде. Аннары бик күп турнирлар, дөнья беренчелекләрен оттым, Аллага Шөкер.

— 34 яшь тула дисез. Җиңелеп елаганыгыз бармы соң?

— Хәтерләмим. Бәлки кечкенә чакта булгандыр. Хәзер җиңелсәм дә бик авыр уздырмыйм.

— Сез откан машиналарның саны бармы ул?

— Саны? Күп машина оттым, күп.

— Келәмдә күпчелек вакытта сез хуҗа булып каласыз. Ә гаиләдә кем хуҗа?

— Тормыш иптәшем белән «син хуҗа, мин хуҗа» дип аерып утырмыйбыз. Бер-беребезне тыңлап, киңәшләшеп, юл куеп яшибез.

— Балаларыгыз татарча сөйләшәме?

— Әйе. Гаиләдә гомумән татарча гына сөйләшәбез. Тормыш иптәшем белән кыз һәм малай үстерәбез. Әле малайга дүрт кенә яшь тулды, балалар бакчасына да яңа йөри башлады.

— Татар әдәбияты белән танышып барасызмы? Китаплар укыйсызмы?

— Тормыш иптәшем китапларны күп укый. Үзем хәзер караштырып кына барам, бераз гына инде. Укыган вакытта китапны күп укый идем анысы.

— Татарча берәр шигырь сөйләп китегез әле.

Туйда тормыш иптәшемә сөйләгән идем бу шигырьне.

— Мәктәптә ятлаган бөтен шигырь дә хәтердә. Бер унбишләп шигырь беләм. Мәктәп дигәннән, безнең мәктәп районда иң кечкенә мәктәпләрнең берсе иде. Олы Кибәхуҗадан мин үзем, укыдым Кече Кибәхуҗада. Тик көрәш буенча бөтен ярышларда беренче идек. Беренче тренерым Марсель абый Асадуллин шөгыльләндерде безне. Бөтенебез дә диярлек чемпионнар идек. Көчле идек. Теләче көрәш буенча хәзерге вакытта да көчле инде.

Моннан 25 ел элек мәктәптә бүтән түгәрәк тә юк иде. Булгандыр инде анда, бию, мәсәлән. Без көрәшкә йөри идек. Көрәштә футболы да, баскетболы да, волейболы да була. Безгә инде туп булса, шул җитә иде.

— Авыл Сабантуен ничә яшьтә оттыгыз?

— 18 яшьтә үзебезнең авыл сабантуенда тәкә алдым. Иң зур җиңү минем өчен шул. 23-24ләрдә Теләчедә район Сабан туе батыры булып калдым. Әйткәнемчә, Теләчедә көрәшчеләр күп, барысы да көчле. Район Сабан туен җиңеп чыгуы да җиңел түгел шул.

Источник

Рашид Нургалиев: биография, деятельность, личная жизнь и интересные факты

Биография министра

раил нургалиев крш биография

Рашид Нургалиев родился в небольшом городке Джетыгаре, который находится на территории современного Казахстана. В 1956 году.

Его отец был кадровым силовиком, всю жизнь проработавшим в органах внутренних дел. Гумар Нургалиев занимал должность начальника колонии №4, располагавшейся в республике Карелия. Вышел на пенсию в звании полковника внутренней службы.

В 1974 году успешно поступил в Петрозаводский государственный университет. Там же проходил обучение на военной кафедре.

В органах безопасности

раил нургалиев крш биография

Сразу после окончания университета Рашид Гумарович Нургалиев в течение двух лет работал учителем физики в средней школе в родном поселке. Только после этого поступил на службу в органы государственной безопасности.

С 1981 году он становится сотрудником КГБ. Для начала трудится в Карельской АССР, на должности оперуполномоченного в Калевальском районном отделении. За успешную и плодотворную работу его в скором времени переводят в отделение города Костомукшск. Затем Рашид Нургалиев возглавил Медвежьегорское районное отделение.

После распада Советского Союза продолжил работу в Федеральной службе безопасности. В республике Карелия он руководил отделом по борьбе с терроризмом.

Работа в центральном аппарате

раил нургалиев крш биография

В 2000 году Нургалиев получает пост заместителя директора Федеральной службы безопасности.

Перевод в МВД

раил нургалиев крш биография

По специфике своей работы он продолжает курировать борьбу с незаконным оборотом наркотиков, а также разворачивает масштабную кампанию против организованной преступности. Рашид Нургалиев, должность которого на тот момент позволяла ему принимать важные управленческие решения, настоял в 2003 году на создании центра по борьбе с терроризмом, который стал частью главного управления по борьбе с организованной преступностью.

Министерский портфель

раил нургалиев крш биография

В последний день 2003 года с поста министра внутренних дел ушел Борис Грызлов. За неделю до этого он подал прошение президенту Владимиру Путину об увольнении с должности главы МВД в связи с избранием депутатом Государственной думы. Его место во главе Министерства внутренних дел занял Нургалиев Рашид Гумарович. Должность эта дала ему большие возможности в решении проблем с терроризмом и организованной преступностью. Сначала Нургалиев стал исполняющим обязанности министра, окончательно утвержден на этот пост указом президента в марте 2004 года.

Стоит отметить, что уход Грызлова с высокого поста был связан не только с его парламентской деятельностью. Пребывание у руля МВД неоднократно было связано со скандалами.

Министерство внутренних дел долгое время всячески отрицало существование таких пунктов. Однако журналисты и правозащитники регулярно фиксировали факты избиений и пыток участников несогласованных политических акций в таких учреждениях.

Все эти факты, может быть, не прямо, но косвенно повлияли на решение Грызлова перейти на работу в Государственную думу.

Работа на посту главы МВД

раил нургалиев крш биография

Рашид Нургалиев, биография которого на долгие годы была связана исключительно с МВД, был одним из инициаторов переименования милиции в полицию. Однако при этом методы работы правоохранительных органов, как отмечают многие, остались прежними.

В 2011 году Нургалиев возглавил межведомственную комиссию, главной целью которой стала борьба с экстремизмом. В функции новой структуры входило не только руководство различными службами, но и корректировка их непосредственной деятельности.

Реформа милиции

раил нургалиев крш биография

При этом были значительно расширены права полицейских, была проведена внеплановая переаттестация всех сотрудников, в результате которой ряды российской полиции значительно поредели. На отдельных направлениях, особенно в регионах, ощущалась острая нехватка квалифицированных кадров. Своих должностей лишились около 20 процентов вчерашних милиционеров.

Федеральный закон «О полиции» был принят в 2011 году. Одним из главных его пунктов стала переаттестация. В 2015 году в закон были внесены поправки, значительно расширившие полномочия полицейских. В частности, им разрешалось открывать огонь в людных местах, если существует угроза теракта, либо отражения атаки на общественно важные объекты.

Отставка с поста главы МВД

На следующий день стало известно, где Рашид Нургалиев продолжит работу. Бывший глава ведомства был назначен заместителем секретаря совета безопасности РФ. Эту должность он занимает и в настоящее время.

Параллельно с работой в правоохранительных органах Нургалиев занимался научными исследованиями. В частности, защитил диссертацию, посвященную экономическим аспектам формирования предпринимательства в современной России. В данный момент имеет ученое звание кандидата экономических наук.

Рашид Нургалиев женат. Его супруга Маргарита подарила ему двух сыновей. Оба впоследствии стали офицерами.

С Маргаритой Евгеньевной Нургалиев познакомился еще в Петрозаводске, во время празднования Нового года. На тот момент она была студенткой карельского педагогического института. После женитьбы работала учительницей начальных классов в средней школе.

Сам Нургалиев всю жизнь занимается спортом, особенно любит хоккей. Но также занимался и спортивной гимнастикой. Регулярные занятия не оставлял никогда, поэтому и сейчас находится в отменной физической форме.

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *