ришат фазлиахметов биография личная жизнь жена дети

Ришат Фазлыйәхмәтов аерылышуының серен ачты

ришат фазлиахметов биография личная жизнь жена дети

Аны хатыныннан аерылган, эчүгә сабышкан дип тә сөйләделәр. Артистның тормышында, чынлап та, зур үзгәрешләр булган.

— Ришат, тормыш иптәшең белән аерылышуыгыз дөресме?

— Әйе. Бер ел элек аерылыштык.

— Артист кеше булгач, гастрольләргә китәргә туры килә. Кайвакыт мәҗлесләрдә чыгыш ясап, соң гына өйгә кайтам. Хатыным соң кайтуымны яратмады.

— Белүемчә, улыгыз Искәндәр әнисе белән яши. Улыңны еш күрәсеңме?

— Кызганычка каршы, әнисе улым белән күрештерми. Суд юлын таптарга мәҗбүрмен. Улыма хәзер 2 яшь 3 ай. Бик сагынам үзен. Искәндәр миңа охшаган, кечкенә чагымдагы фотосурәтләр белән чагыштырсаң, нәкъ мин!

— Хатыныңның хәлле гаиләдән икәнен белә идек. Никахны да Төркиягә барып укыттыгыз, аннан соң Чаллыда зурлап никах туе үткәрдегез. Төрле социаль катламнан булу мөнәсәбәтләргә тәэсир итәме?

— Тәэсир итә. Мин моны хәзер аңладым. Парыңны үз тирәңнән эзләргә кирәк икән ул.

— Ришат, сине бик каты эчә, дип сөйләделәр.

— «Бик каты» дигәне дөреслеккә туры килми. Авыр чакларымда кабып карадым. Ләкин хәзер бу хакта уйлаганым да юк, теләмим дә.

— Сез бик матур пар идегез. Әллә күз тидеме икән?

— Кайвакыт үзем дә шикләнәм. Гаиләбез таркалганнан соң, үземдә үзгәрешләр сиздем. Кулымнан бер эш килмәде. Ләкин боларның барысы да артта калды. Мин хәзер яңа тормыш башлыйм, Алла теләсә!

— Димәк, син яңа мөнәсәбәтләргә әзер?

— Ир кешегә ялгыз булырга ярамый. Янәшәмдә мине аңлый торган, өйдә тәмле ризыклар пешереп көтеп торучы кеше булсын иде.

— Хәзер кайда яшисең?

— Әлегә Казанның бер бистәсендә туганнарда.

— Авылдагы (Мари Эл, Бәрәңге районы) өеңне дә тәрбияләп карап торасың дип беләм.

— Әйе, өебез ялт иткән, Аллага шөкер! Йорт тирәбез чиста, пөхтә. Кеше яшәмәсә дә, тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп утыра. Аларга авылда яшәүче җизни кереп су сибә. Бертуган абыйларым Мари Элда үз гаиләләре белән яши.

— Ришат, тамашачы синең яңа җырларыңа сусады. Синнән яңа хитлар, клиплар, концертлар көтә.

— Шәхси тормышымны гына түгел, иҗатымны да яңа баскычтан башларга телим. Хәзерге вакытта яңа җырлар яздыру белән шөгыльләнәм. Тиздән яраткан тамашачым яңа Ришат Фазлыйәхмәтовны күрәчәк!

Источник

Ришат Фазлыйәхмәтов шәхси тормышы турында сөйләде: “Йөргән кызым бар!”[интервью]

ришат фазлиахметов биография личная жизнь жена дети

Аллаһ Тәгалә яман кешеләрдән сакласын, туры юлдан тайпылдырмасын иде, ди Ришат Фазлыйәхмәтов. Ни өчен сәхнәдән китәргә җыенуы, кайчан өйләнчәге турында җырчы Татар Тудейга сөйләде.

– Ришат, бу чибәр кыз сиңа кем?

– (Елмая) Яратып йөргән кызым.

– Озак очрашасызмы соң әле?

– Бер ел чамасы бар инде.

– Шулай да исемен сер итеп тотасың. Кызың турында мәгълүмат чараларында да ачылып сөйләмисең. Ниятләрең җитдиме?

– Яман күзләрдән саклыйм мин аны. Әллә нинди начар ниятле кешеләр бар. Гел яшереп тотып та булмый, вакыт-вакыт менә шулай бергә төшкән фотоларны куясы килә.

– “Өйлән, сәхнәдән китмә, ялгыш юлларга басма. Кызың гади, яхшы кешегә охшаган”, дип язалар сиңа. Яраткан тамашачыңа нәрсә дип җавап бирерсең?

– Иҗатымны яраткан, үземне хөрмәт иткән тамашачыма олы рәхмәтемне белдерәм. Аллаһ Тәгалә яман кешеләрдән сакласын, туры юлдан тайпылдырмасын иде. Һәркемгә күңел тынычлыгы телим.

– Ришат, өйләнергә уйлыйсыңмы, әллә гомер буе ялгыз яшәргәме исәп?

– Өйләнәм. Бу тормышта иң курыкканым ялгыз калу. Өйлән дә өйлән, диләр. Бер пешкәч өреп кабасың, диләрме? Барысы да үз вакыты белән. Хәерлесе булсын! – Хатының белән аралашканың бармы?

– Юк. Минем өчен бу тема ябык!

– Әле күптән түгел генә инстаграмыңа “Сәхнәдән китәргә ниятлим” дип яздың. Яхшы эш урыны тәкъдим иттеләрме әллә?

– Юк, тәкъдим итмәделәр. Эштән курыкмыйм, авыл егете бит мин. Менә бу яңа концерт программамны тиешенчә итеп әзерләп, клиплар төшереп карыйм да, халыкка кирәк булмый икән – икенче елга тулысынча эстрададан китәргә ниятлим, дип яздым. Халыкка нәрсә кирәген аңламыйм, аптырашта. Моңлы җырлар белән шаккаттырып булмый, шоу көтәләр. Тагын бер тапкыр талпынып карыйм да, булмаса кул селтим.
Фото: скриншот инстаграм

ришат фазлиахметов биография личная жизнь жена детиришат фазлиахметов биография личная жизнь жена дети

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Источник

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Ә мин Фирзәр атлы буласы идем»

ришат фазлиахметов биография личная жизнь жена дети

Беркайчан да кеше турында ашыгып нәтиҗә сипләмә икән. Беркайчан да. Инде белеп бетердем, дигән очракта да. Яшьтән дә, зирәклектән дә, калебтән дә тормый икән. Яши-яши шуңа төшенәм – кешенең эчке дөньясын белми торып. Ашыкма!

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов белән да шулай булды. Унынчы-уникенче еллар тирәсе булдымы икән, әңгәмә кордык без аның белән. Менә ышанмассыз – «ууф, үләм» дип кайттым аннан. Сорау бирәм – Ришат җаваплый, кызыксынам – бу шалт өзә. «Киләчәккә планнарың» форматындагы әңгәмә кирәкми иде, әмма кылы да селкенмәгән, миңа кирәк төсле утырган Ришатны ташлап качасыларым килде.

Мин белмәгән, ул әйтмәгән генә икән, баксаң. Ул чакта аның әтисенең фани дөнья белән алыш-бирешне өзгән вакыты булган. Ришат кайгыдан басылган-бастырылган, ә миңа – кызыклы әңгәмә кирәк. Бу юлы күрешеп бер күзенә багуга ук аңладым – әнекәйгенәм, күпме кайгы кичергән бу Ходай бәндәсе! Мари Эл республикасы, Бәрәңге районы, Мазарбаш авылы егете – Ришат Фазлыйәхмәтов белән аралашу беренче тапкырдагы кебек кытыршы башланса да, бераздан, вакытны онытып, бөтен эч-серләрне бушатып, күңел елгаларының яры күтәрелүгә әверелеп куйды.

«Без Хәмдүнә апа белән икәү генәдер»

«Татар эстрадасында күрмәгәне калмаган шул Хәмдүнә апа белән мин генәдер инде ул, – ди Ришат. – Әмма ул кичергән кайгыларымны сөйләп, яраларны яңартып утырасым килми. Үткән, бетмәсә дә – яшәргә кирәк. Бүген мин бөтенләй башка дөнья кешесе».

Ришат бер ай элек, «Барс Медиа» компаниясе белән килешү тәмамлану сәбәпле, дилбегәне үз кулына алган икән. Мәш килеп яңа программа төзеп, фотосессияләрдә төшеп, яңа җырлар яздырып йөреше. Без аның белән күрешкәндә дә фотограф кыз белән фотолар сайлыйлар иде.
«Әле батырып эшләп карамыйча, аерылып башка чыгуның уңай һәм тискәре яклары турында сөйли алмыйм, – ди Ришат. – Тагын биш елга килешү төзү тәкъдиме бар – уйланам. Яңа концерт программасы төзедем, яңа җырлар сатып алдым менә».

– Ришат, хәзер тавыш, моң белән беркемне дә шаккатыра алмыйсың. Бүген маймыллану-шамакайлану (заманча тел белән әйткәндә – харизма) алдан йөри. Син дә ул мутлануга өйрәнәсеңме соң?
– Миндә ул юк. Бөтенләй. Мин чыгып, үзе эшемне – җырлауны гына тиешенчә дәрәҗәдә башкара алам. Шуңа кайвакытта кәеф кырылган, күңелгә тигән чаклар да була.

– Ул чакларда Ришат нинди нәтиҗә ясый?
– Менә бу яңа концерт программамны тиешенчә итеп әзерләп, клиплар төшереп карыйм да, халыкка кирәк булмый икән – икенче елга тулысынча эстрададан китәргә ниятлим. Ә тавышсызлар яки фонограммага авыз ачып торучыларга мин бик битараф карашта.

– Җырчылар арасында дусларың юкмыни?
– Гомумән. Исәнме – исән, сәламме – сәлам. Җанга якын җибәреп, кемгәдер эч сереңне сөйләргә ярамаганлыгына мине тормыш күптән өйрәтте. Синең янда чөкердиләр дә аннан син сөйләгәннәрне җилгә чыгарып җилпүләрен белүдән дә авыры юк. Бөтенесен бер иләктән үткәрүем түгел, әмма алай да.

«Салават абыйга рәхмәтле»

– «Мин кечкенәдән җырларга яратып үстем»нәрне читкә алып куеп торып, Казан сине «Син генә җитмәгәниең», дип каршы алдымы, әллә кочак җәепме?
– Кая кочак җәйсен инде! Әни белән сораша-сораша килеп, мәдәният институтының тулай торагын эзләп тапкан, документларны тапшырган, аннан әнине ЦУМ яныннан автобуска утыртып кайтарып җибәргәнем истә калган. Аннан хәзерге Назарбаев урамында урнашкан тулай торакта – күңелле, ут яндырып яшәгән студент еллары белән хәтергә теркәлгән.

– Ой, кызык булгандыр ул еллар? Беренче банкетка чакырганнары истә калганмы?
– Ничә сум биргәннәрен дә хәтерлим. Икенче курска кадәр 500 сумга җырлап йөрдем. Студент еллары һәркемнеке төсле күңелле вакыйгалары, кечкенә этлекләре белән хәтергә теркәлгән. Зөлфәт Фәхретдинов, Рөстәм Галимуллин белән бер бүлмәдә яшәдек. Берсендә хәтерлим – таңга кадәр көлешеп, сөйләшеп утырдык та, урын-җирне җәймичә генә йокларга түнгәнбез. Пружиналы иске караватлар бит инде – иртән торсам, ярты бит, ярты тән матрасның шакмак-шакмак «бизәкләрен» үзенә алган. Ярты көн «шакмаклы» булып йөргән идем (көлә).

– «Барс Медиа»га килгәнче, син Салават төркемендә аңа охшатып җырлап йөргән идең бит?
– Салават абый мәктәбен узганнарның һәрберсендә дә бар инде ул «чир». Аны махсус та эшләмисең үзе, әмма шулай килеп чыга. Салават абыйга мин бик рәхмәтле – ул мине икенче курстан, үзенең концертларына алып чыгып киткән иде. Аннан тыш, мин укытучыларым – Римма Ибраһимова, Кирам Сатиевларга рәхмәт әйтеп туймыйм.

– Килешү төзеп, «Барс Медиа»га китүеңне белгәч, аркаңнан сөйдеме соң Салават абыең?
– Ие инде. Ут яндырып, утыртып сүкте. Әмма Салават абый канаты астында гына калып булмый иде. Анда утырган булсам, үсә алмаган булыр идем.

– «Барс Медиа» сине үстердеме? Әллә мең җырчының мең дә беренчесе генә иттеме?
– Үстерде. Мин аларга бик рәхмәтле. Без эшләгән чорда компаниянең чәчәк аткан чоры иде дип саныйм мин. Кайнап, рәхәтләнеп эшләдем. Шул ук чорда «Ак шомырт та, ак сирин» җыры белән тамашачы күңеленә ачкыч яраттым.

«Кайгы миңа ишелеп кенә төште»

– Бик авыр сорау бирергә мәҗбүр булсам да. Кайгыны тустаганлап эчкәнсең, Ришат. Сындыңмы?
– Мин эчтән бик көчле кеше булсам да, сындым. Күрмәгәнем калмады. 2006 елда бертуганым Рифат абый йөрәге тотып үлгәннән соң, кайгы бездән китеп тә тормады бугай. Мин ул гүргә иңдерүләрдән акылдан шаша яздым. Абый китеп барганнан соң, әти бетеренде. Инженер-механик булып эшләүче әтием Нур алты елдан соң – 2012 елда арабыздан китте. Ике елдан соң, бот сөяген сындырып, шуннан төзәлә алмыйча, әни бакыйлыкка күчте. Шул ук елны әнинең әнисе – әби китеп барды. Аннан җизни, аннан – туганыбызның баласы. Ничекләр уздырып җибәрдем – барысы да томанда. Ринат, Рүзәл абыйларым исән-сау булсалар да, мин Казанга чыгып тайдым. Үз-үземә һәм яшәгән җиремә бикләнеп, шешәгә ябыштым. Үземнең беркемгә кирәксезлегем мине бары тик бер нәрсәгә этәрә иде.

– Яныңда кул сузар якыннарың-дусларың булмадымыни?
– Мин бөтен кешене кудым. Кеше күрәсем, аралашасым килми иде. Аннан, чоңгылга тәгәрәвемне аңладым, хастаханәгә эләккәннән соң, ниһаять, үз-үземне кулга алдым. Мәчетләргә йөри башладым, кеше арасына чыктым. Аннан авылга кайттым.

– Миңа бик сәер тоелды әле. 120 километр ераклыктагы авылга кайтып торып, яшәешеңне ничек Казан белән бәйли аласың син?
– Казанда торагым юк шул әлегә. Кайгыдан бераз күз ачылгач, мин үз-үземә сүз бирдем: туган нигезне юкка чыгармыйм! Кайттым, авылдагы өйне ялт иттереп җыештырып чыгардым, ремонт ясадым, бөтен җирне яңарттым, әнинең гөлләренә шау-чәчәктә утырырлык мохит тудырдым һәм яшәешемне туган нигез белән бәйләячәгемне аңладым. Мин исән чакта, нигез нык булачак!

– Анда берүзең торасыңмы, Ришат? Улың Искәндәрнең анда кайтканы бармы?
– Гаиләм таркалды. Аның турында бер сүз сөйлисем килми, зинһар, сорама да. Улым Искәндәрне күрмәгәнгә ярты ел. Авылда шуңа берүзем торам. Ялгызыма кыен дип зар елыйсым килми. Шундый рәхәт.

– Әти-әниең төшкә керәме?
– Шешә белән дус булганда, керделәр. Борчылулары булгандыр, күрәсең. Аннан ул күңелсез тарихларга нокта куелгач, әнине ак халаттан, ризыктан сыгылып торган өстәл янында итеп күрдем. Әнием Луиза гомер буе аш-су остасы булып эшләде. Ул төштән соң мин аңладым – алар туган нигездә мин булганга икесе дә шат.

– Иркә төпчекләрен аеруча яраткан булганнардыр инде?
– Шулайдыр. Мин карында чакта авылга Фирзәр Мортазин концерт белән килгән булган. Шул вакытта әти, малай туса, Фирзәр дип исем кушам, дигән. Мин туганда, әти эштә булган, олы абыйлар, ул кайтканчы мулла чакырып, Ришат дип исем куштырганнар. Әтидән эләккәндер инде аларга аннары. Әмма мин аздан гына Фирзәр булмый калганмын. Ә әни белән ике арадагы җылылык турында сөйләп тә тормыйм. Мин дүрт яшькә хәтле ими генә имгән бала. Абыйлар кышын – чанага төреп утыртып, җәен – арбада тәгәрәтеп, әни янына ашханәгә алып баралар иде мине. Минем әбәт вакыты! Әнине имеп кайтканмын шулай (көлә). Көчкә аердым, дип сөйли иде әни-бәгърем.

«Күңел кайтты, әмма яшәү дәрте сүнмәде»

– Күпне күргәнсең, әле дә күзләрең сагышлы. Инде хәзер алга барышыңдыр бит, Ришат? Җир җимертеп яшәр вакытың җитеп кенә килә?
– Шулай дип ышанам. Әле җан бәргәләнү дәвам итә, эчтә көч булса да, яралар җөйләнеп бетмәде. Әмма мин хәзер булган кайгылардан, ясаган ялгышлардан сабак алып, төптән уйлап эшли торган ир-атка әверелеп барам. Сәхнә матур итеп яшәргә өйрәтсә, тормыш сәхнәдә үз-үземне тотарга өйрәтә.

– Әле яраткан кешеңне очратмадыңмы?
– Мин хәзер үлә-бетә кемгәдер гашыйк була алырмын дип уйламыйм. Аннан, шуны да яз әле зинһар, хәзер кызларны инстаграм бозып бетерә. Ниндидер матур-мишуралы тормышка кызыгып, фальш тормышка кереп батты бөтенесе дә. Мин ашыкмыйм. Бер авызы пешкән салкын чәйне дә өреп каба, диләрме әле?

– Тормышта син нәрсәгә гашыйк, дигән сорау белән әңгәмәне тәмамлыйк алайса?
– Мине хәзер бер нәрсә белән дә шаккатырам димә. Күңел кыса эчендә. Әмма мин күңелгә якын, матур күңелле кешеләр белән тормыш турында гәпләшеп, йөрәгемне бушатып та утыра алам. Яшәүне яратам. Урман-күлләрне. Һәм офыкта кызарып уяна башлаган кояш җылысын.

Гөлнара Җәлилова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Источник

Ришат фазлиахметов биография личная жизнь жена дети

ришат фазлиахметов биография личная жизнь жена дети

Популярный татарский эстрадный певец, четырехкратный Лауреат премии «Татарская песня», Лауреат международных музыкальных конкурсов – Ришат Фазлиахметов – появился на свет 15 февраля 1989 года в Казани. Молодой и энергичный певец невероятно популярен не только в Татарстане, но уже и далеко за пределами Республики. Его известность молниеносно распространяется в разных городах нашей большой страны. В репертуаре молодой звезды замечательные лирические, торжественные и танцевальные песни. Вы можете заказать Ришата Фазлиахметова на корпоративный вечер, день рождения, свадьбу, если вы любите звучные татарские напевы. Ваше торжество станет оригинальным, колоритным и уникальным. Под замечательные музыкальные композиции яркого певца можно блестяще отдохнуть, весело потанцевать, помечтать и просто великолепно провести время. Артист способен создать замечательную дружескую атмосферу. Песни молодого артиста идеально вписываются в любое торжественное или развлекательное событие. Фотографии с популярным исполнителем пополнят ваш альбом чудесными эксклюзивными кадрами.

Ришат Фазлиахметов достойно занял одно из ведущих мест на большой сцене Татарстана. Его коллеги и друзья отзываются об артисте, как об очень талантливом и перспективном человеке с большой буквы. Благодаря своей целеустремлённости молодой исполнитель с завидным упорством двигается от начинающего певца к громкой славе артиста. Музыка стала надёжным спутником в жизни Ришата с раннего детства. Вся его семья – музыкальная и певчая. Песня занимает большое место в жизни татарского народа. Позже артист получил профессиональное музыкальное образование. Он великолепно играет на нескольких музыкальных инструментах.

Пригласить Ришата Фазлиахметова на праздник – лучший способ сделать этот день незабываемым и уникальным, наполнить его хорошей национальной музыкой, «живым» звуком и яркими впечатлениями. Великолепный артист создаст на вашем праздничном вечере настоящее музыкальное шоу. Артист – очень стильный, культурный и высокообразованный человек. Ришат чудесными песнями и великолепным вокалом придаёт изюминку каждому концерту. Рекомендуем заказать Ришата Фазлиахметова на торжественный вечер, корпоратив или юбилей. Вы сможете стать участником настоящей современной татарской дискотеки. Отличное настроение, праздничная атмосфера вам – гарантированы. Если вы любите очень весело, душевно, качественно проводить свои праздники, то Ришат сможет сделать ваш праздник незабываемым. Благодаря замечательному репертуару артиста и его уникальному исполнению, вы сможете организовать торжественное событие на самом высоком уровне.

ришат фазлиахметов биография личная жизнь жена детиришат фазлиахметов биография личная жизнь жена детиришат фазлиахметов биография личная жизнь жена дети

Специалисты концертного агентства 123 ШОУ обязательно свяжутся с Вами и помогут ответить на все Ваши вопросы.

Источник

Ришат фазлиахметов биография личная жизнь жена дети

Когда в начале очередного творческого сезона у Салавата Фатхутдинова спрашивают: «А у вас будет новая программа?», он отвечает: «Вопрос неправильный – у меня всегда новая программа!».

– Салават, как вы расцениваете то, что происходит сейчас с татарской эстрадой? Настоящих звезд там раз-два и обчелся – это вы, Хания Фархи, Айдар Галимов, Зейнаб и Зуфар. Среди молодых певцов есть интересные, но они не дотягивают до планки, которую установили вы. В чем причина явного дефицита звезд среди молодых артистов?

– Молодые певцы нарушили самое главное – отвергли национальные корни и ушли даже не в русскую эстраду, а в какую-то африканскую. То, что они поют – это полный дебилизм, это примитив! Такие, как Малика и ей подобные, портят нашу эстраду! В их песнях нет ничего татар-ского. Было несколько хороших голосов, но они затерялись в этой массе бездарности и пошлости. То, что творится сейчас на эстраде – это ужас! Ощущение, что молодые татарские артисты забыли, где живут. В отличие, например, от турков, грузин, которые всегда помнят о своих национальных корнях. А у нас все на уровне какого-то Зимбабве! Эти бездари завалили своими кассетами и дисками все магазины. При этом купить записи с песнями Ильхама Шакирова и Альфии Авзаловой невозможно. А ведь они должны быть на самом видном месте, а уж потом должна идти все эта шушера. У меня есть огромное желание собрать в один концерт всю эту бездарность, пригласить их спонсоров, закрыть дверь снаружи и заставить их слушать часов пять, чтобы отбить у них желание заниматься спонсорством этих пустышек!

– Судя по всему, засилие певцов-однодневок подвигло вас открыть в Казанском университете культуры и искусств кафедру артистов эстрады. Кто эти ребята, которые хотят стать артистами эстрады? Из каких республик?

– Первые два года были в основном ребята из Башкортостана. А в этом году – из Нижнего Тагила, Екатеринбурга, Марий Эл. Кстати, нынче нет ни одного студента из Татарстана. Что касается кафедры, то мы долго воевали за нее, спорили, доказывали, что она необходима.

– Вы лично отбираете студентов, которые будут учиться на вашей кафедре?

– Да, я председатель комиссии. Отбор очень жесткий и, между прочим, проходит интересно. В комиссию, помимо преподавателей и вокалистов, я приглашаю несколько своих друзей, не имеющих никакого отношения к песне. Это могут быть, например, мои поклонники. И наши мнения, как правило, совпадают.

– У вас, как у артиста, душа радуется при виде будущих талантов? Это тот материал, из которого получится что-то стоящее?

– Нет, душа не радуется. Это ужас, это бездари! Это инфантильное поколение, которое не умеет жить и работать самостоятельно. При этом они быстро заражаются звездной болезнью. В этом медвежью услугу оказывают им журналисты. Только выступил молодой певец, как пресса пестрит заголовками: «Появилась еще одна звезда!» Какая это звезда? Настоящих звезд – единицы, это штучный товар. Называйте молодых по-другому: подающие надежду, полюбившиеся публике и т. д. Ну почему их упорно называют звездами?

– Слово «звезда» пустили на поток и, в общем-то, убили его.

– Вы точно сказали: это слово убили! Звезда стало дешевым понятием. Если хочешь кого-то обидеть, можешь просто назвать его звездой.

– Получается, следующий мой вопрос отпадает. Я хотела спросить: почему вы добровольно взращиваете на своей кафедре будущих конкурентов по сцене?

– Эх, я был бы рад, если это была конкуренция. Но конкурентов-то нет! У меня была мысль: ближе к 20-летию творческой деятельности уйти со сцены. Оказывается, нет. Мы, старые волки, не имеем пока права уходить с эстрады. На кого ее оставлять? Мы убьем татарскую эстраду, если уйдем.

– В свое время на конкурсе «Татарская песня-89» среди членов жюри разгорелся ожесточенный спор по поводу вас. Решающим оказалось слово Ильхама Шакирова и Альфии Авзаловой, которые поддержали вас, и вы в итоге стали лауреатом этого конкурса.

– Между прочим, члены жюри, голосовавшие против, сейчас работают у меня. Некоторые до сих пор извиняются, что хотели тогда загасить меня. Кто-то, видимо, испугался, увидев во мне конкурента. Но спасибо великим певцам Ильхаму Шакирову и Альфие Авзаловой, которые поддержали меня. Меня самого часто приглашают в жюри, и могу сказать, что я самый неподкупный и прямолинейный член жюри. Если есть талант, то это видно. Если нет, предлагаю поискать другую работу, потому что этот человек и сцена – понятия несовместимые. Конечно, на меня обижаются, но лучше сказать жесткую правду, чем обманывать молодых людей. Я поступаю так, невзирая на лица – я даже жену уволил с работы за непрофессиональное пение, за то, что она не занималась повышением мастерства. Понятно, что много времени у нее занимала семья, дети. Но выйти на сцену и спеть плохо не имеет права никто.

– Какие песни слушает ваш маленький сын Рустам?

– Не знаю, откуда такая любовь, но он слушает только мои песни. А вообще, любит смотреть на видео три вещи: мои концерты, то, как он отдыхал в Турции, и гонки. В общем, сын от меня далеко не ушел.

– Салават, с какими чувствами вы приезжаете в Челны?

– Я очень благодарен этому городу, он для меня как родной. Проверено: если Челны тебя примут и полюбят, значит, и с остальными городами проблем не будет.

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *